МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Күңелле стартлар 04.10.2016

Көзге көннәр әле аяз,әле яңгырлы. Табигатьнең матур төсләргә бизәлгән җылы көннәре балаларны тышка дәшә. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп мәйданчыгында күңелле стартлар үткәрде. Балаларның сәламәтлеге өчен саф һава һәм хәрәкәтле уеннар кирәк һәм файдалы.
-
1 октябрь - агач утырту көне 03.10.2016

1 октябрь - агач утырту көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне безнең укучылар да мәктәп территориясенә чыршы үсентеләре утырттылар.
-
Поздравляем! 03.10.2016

Поздравляем команду юношей ( тренер Габделахатов М.Р.) , занявшую 2 место в первенстве Арского муниципального района по волейболу среди юношей 2002-2003г.р. и моложе. Молодцы!
-
Бәйрәм белән! 01.10.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр әзерләделәр. Үзләренең кадерле әбиләрен һәм бабайларын бәйрәм белән котладылар. Мәктәбебездә озак еллар класс бүлмәләребез чиста булсын дип тырышкан, укучыларыбызны тәмле итеп сыйлаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Ясминур Әхмәтҗанованы да укучылар бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен теләделәр.
-
Көзге экскурсиядә 30.09.2016

Иске Кенәр башлангыч мәктәбе укучылары табигатькә көзге экскурсиягә чыктылар.Укучылар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр,уеннар уйнадылар.Соңыннан технология дәресләрендә кулланыр өчен табигый материаллар җыйдылар.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Көз килә әкрен генә.
-
Яшелчәләрдән шаян дуслар 27.09.2016

Бакчаларда яшелчәләрнең өлгергән чагы. Түтәлләрдән җыеп алынган уңыш укучыларны тукландыру өчен кулланыла. Печмәнтау башлангыч мәктәбендә укучылар өлгергән яшелчәләрнең орлыкларын икенче елга утырту өчен алып куйдылар. Ә яшелчәләр үзләре бик матур шаян дусларга әйләнделәр.
Бакчабызның түтәлләре
Тулып торды җәй буе.
Кышка өстәлләрдә торыр
Бакчабызның бу сые.
Ташкабакның төрлеләре
Үскән икән, күр әле.
Ә без менә ясап куйдык
Аның матур күзләрен.
Өстәлләргә килде бүген
Шаян дуслар, төрлеләр.
Безнең куллар эшкә оста,
Бар нәрсәгә өлгерләр.
-
Интернет урок 27.09.2016

27 сентября состоялся Всероссийский Интернет-урок по теме «Профилактика наркомании в образовательной среде».
-
Тырыш хезмәт җимеше 26.09.2016

Җәй буе тырышып эшләгәннең нәтиҗәсен көз көне җыябыз. Бакчабызда кишер, чөгендер, суган, кәбестә, кабак уңышы мул булды. Үзебез үстергән уңышны мәктәп ашханәсендә рәхәтләнеп кулланырбыз.
-
Мәктәбебез - гөлбакча 24.09.2016

Көз озын килеп, кояшлы матур торгач, мәктәп бакчалары әле дә шау чәчәктә. Мәктәбебез - гөлбакча ди Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары. Инде орлыклар өлгереп килә, ә өлгергәннәрен җыя барабыз.
-
Татарстанның варислары без! 22.09.2016

5 нче класс укучылар варислар сафына кабул ителделәр. Алар иптәшләре яхшы варис булырга, яхшы укырга, олыларга, кечеләргә игелекле булырга сүз бирделәр.






