МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Тынычлык дип тибә һәр йөрәк 20.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары белән "Тынычлык дип тибә һәр йөрәк" дигән тәрбия сәгате үтте. Укучылар тынычлык турында шигырьләр укыдылар, обелиск тирәсен яфраклардан чистарттылар. Соңыннан тынычлык күгәрченнәре ясадылар.
-
Республиканская акция "Подари улыбку" 19.09.2016

16 сентября члены отряда «БАРС» проводили в центре села Старый Ашит республиканскую акцию «Подари улыбку!» В рамках акции они раздали листовки в форме улыбки «смайла» с призывом вести ЗОЖ. Было роздано 56 листовок.
-
Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы 16.09.2016

16 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында авыл китапханәчесе Магсумова Г. һәм укучыларның әниләре дә катнашты. Дәресне 2 нче сыйныф җитәкчесе Шангараева Л.Р. “Хәерле көн!” дигән әңгәмә белән башлап җибәрде. Мәктәп китапханәчесе Гайнуллина Р.Ә. көндәлеккә аңлатма бирде, аны тутыру тәртибе белән таныштырды. Дәрескә әзерләнгән “Китап-белем чишмәсе” темалары астындагы китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чыгышлар укучыларның матур җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды.Мәдәният дәресе ахырында мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Гарипова Н.И. кызы 1-4нче сыйныфларда белем алучы 20 укучыга көндәлек тапшырды. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәге турында сөйләде.
-
Доброта для души 13.09.2016

В рамках акции "Осенняя неделя добра" старшеклассники проводили интересные игры с младшими школьниками , приготовили подарки своими руками детям - инвалидам
-
Имин булсын юлыгыз! 09.09.2016

Иминлек айлыгы һәм укучылар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә тәрбия сәгате үткәрелде.Чарада ЮХИДИ инспекторы катнашты. Инспектор укучыларга юлда тәртип бозмыйча,дөрес итеп йөрергә кирәклеген аңлатты.
Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез,
Имин булсын юлыгыз!
-
Жизнь дана на добрые дела 08.09.2016

8 сентября в рамках добровольческой акции«Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#КомандаТатарстана среди учащихся начальных классов проводился конкурс стихов «Жизнь дана на добрые дела».
-
Көзге мәрхәмәтлелек атнасы 07.09.2016

Мәктәбебез укучылары "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы"на бик теләп кушылдылар. Акция кысаларында 7 сентябрь көнне "Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк" дигән темага әңгәмәләр үтте.
-
Котлыйбыз! 04.09.2016

Хөрмәтле хезмәттәшебез Миләүшә Гыймадетдиновна !
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән Иске Ашыт мәктәбе коллективы.
-
Экстремизмга - юк! 03.09.2016

“ Экстремизмга – юк!” айлыгы уңаеннан 3 нче сентябрь көнне мәктәптә тәрбия дәресләре үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар терроризмның аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерделәр.Бесланда һәлак булган балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Хәерле сәгатьтә! 01.09.2016

Менә беренче сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды.Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу көн безнең өчен аеруча куанычлы, чөнки ныклап төзекләндерүдән мәктәбебез ишекләрен ачты. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.
Мәктәп еллары—кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә баланың укырга килү көне—зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлыда, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка,сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели.Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Хәерле сәгатьтә, дуслар!






