МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге"нтапшыру тантанасы. 15.09.2017

Татарсан Республикасы Президенты, Мәдәният hәм Мәгариф фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Мәдәни көндәлек" тапшыру тантанасы бүген Иске Ашыт төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче укучыларга китаплар турында сөйләде,аңлатты, аларны укырга өндәде.Соңыннан "Мәдәни көндәлек" тапшырылды.
-
Ата - аналар җыелышы 14.09.2017

Бүген мәктәптә ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышта мәктәп инспекторы Нигматллин Н.К., фельдшер Файзрахманова Г.М., иминятләштерү бүлеге агенты Баязитов И. катнашты. Мәктәп директоры ата - аналарны узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, алда торган бурычларны җиткерде. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Туган көнегез белән! 10.09.2017

Хөрмәтле Ләйлә Борхановна!
Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә.
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә 06.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген безнең укучылар белән очрашуга мәктәп инспекторы Нигматуллин Н.К. килде. Ул "Экстремизмга - юк!"дигән темага эшлекле әңгәмә үткәрде.Үзенең чыгышында экстремизм, террорчылык, ксенофобия кебек күренешләрнең куркыныч ягын тагын бер кат искәртеп үтте һәм әлеге проблема буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Әңгәмә барышында укучылар яшьләр арасында формаль булмаган һәм милләтчелек хәрәкәтләре ни сәбәпле килеп чыга, дигән сорауга җавап табарга тырыштылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Җәй буе кояш нурларын эчкән
Яфраклар әнә юлга сибелә.
Һәм инде җәйге яллары беткән
Балалар үген укырга килә.
Алар алдында көн ысуллары:
заман таләбе, яңача сорау...
Башлан тагын уку еллары,
Тагын башлана, чыңлый кыңгырау.
-
Республиканская акция "Помоги своей школе!
31.08.2017
Республиканская акция "Помоги своей школе"
-
Укучыларыбыз хоккей серләренә өйрәнә
24.07.2017
Мәктәбебезнең 3 укучысы тренерлары Габделахатов М.Р. белән Арчада оештырылган хоккей серләренә өйрәтүче лагерьда шөгыльләнәләр.
-
Мәктәп бакчасында
19.07.2017
Мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар барыбыз да тырышып эшлибез. Көзгә яшелчәләр мул уңыш биреп куандырыр.
-
Акция "Будь здоровым! Танцуй!" 30.06.2017

26 июня члены отряда «БАРС» проводили акцию «Будь здоровым! Танцуй!». Они проводили флешмоб по пропаганде здорового образа жизни. В акции принимали участие 24 человек.
-
Хәерле юл сезгә, укучылар! 27.06.2017

26 нчы июнь көнне мәктәптә чыгарылыш класс укучыларына багышланган тантаналы кичә үтте. Чибәр, сылу кызларыбыз, батыр, акыллы егетләребез! Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде, ә бүген олы юлга фатихасын бирә. Шул юллардан ныклы адымнар белән алга барыгыз. Хәерле юллар сезгә,укучылар!
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.






