МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Акция по профилактике ВИЧ- инфекции, приуроченный к Всемирному дню борьбы СПИД 30.11.2016

Ученики нашей школы участвовали в акции по профилактике ВИЧ- инфекции, приуроченный к Всемирному дню борьбы СПИД. В рамках этой акции проведены следующие мероприятия:
- Дискуссия на тему « Это мой выбор»,
- Члены отряда БАРС проводили игру на свежем воздухе под девизом «Здорово живем». Ребята показали всей душой что они здоровы, полны сил и энергии.
-
Кар сыннары ясыйбыз 29.11.2016

Әйләнә-тирә дөнья дәресендә суның үзлекләрен, төрле халәттә булуын өйрәнсәк, табигатьтә без аны үз күзләребез белән күзәтәбез, тоябыз, чагыштырабыз. Бүген көн җепшек, кар сыннары ясарга бик уңайлы. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары зур шарлар тәгәрәтеп, төрле сыннар ясадылар. Кыш бабай белән Кар кызы да, Яңа ел символы ӘТӘЧ тә, башка җәнлекләр дә бар биредә.
-
Иң кадерлеләребез 28.11.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Иң кадерлеләребез" дигән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмдә укучылар әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бергәләп уеннарда катнаштылар, ярыштылар. Ә бәйрәм ахырында табылган ачкыч балаларны кызыксындырса да, әни күңеленә ачкыч - тырышып уку икәнлеген төшендерде.
-
Әни-иң кирәк кеше!
26.11.2016
Иске Кенәр башлангыч мәктәбендә "Әни-иң кирәк кеше" исемле бәйрәм иртәсе үткәрелде.
Әни булганда,
Өйләр ямьлерәк,
Күлмәкләр матур,
Ашлар тәмлерәк.
Әни булганда,
Яшәве рәхәт.
Рәхмәт, әнием,
Сиңа зур рәхмәт!
-
Рәссамнар иҗатында әниләр темасы
23.11.2016
Шагыйрьләр, композиторлар, язучылар, рәссамнар үз иҗатларында әниләр темасын үзәккә алалар. Әниләр көне алдыннан укучылар белән рәссамнарыбызның картиналарына игътибар иттек. Фәрит Якуповның "Әниләр җәе", Илдар Зариповның "Өйдә", Ф.Халиковның "Гаилә портреты" рәсемнәре буенча фикер алыштык.
-
Тиздән Әниләр көне
22.11.2016
Тиздән Әниләр көне җитә. Мәктәптә укучылар бәйрәмгә әзерләнәләр, рәсем күргәзмәләре оештыралар,бүләкләр ясыйлар. Әниләребезне яхшы эшләребез, үрнәк тәртибебез, тырышып укуыбыз белән сөендерик.
Бәйрәм көне бүләксез
Һичкенә дә булалмый.
Иң зур бүләк бишледер,
Ул берничек югалмый.
Әниемне сөендерим
Бүген дә, иртәгә дә.
Елмаеп торсын әнием
Кояштай иртәләрдә.
-
Газета-журналлар укыйбыз
21.11.2016
Балалар өчен бик күп төрле газета, журналлар чыга. Интернет заманы дисәк тә , әти-әниләр балаларының телефон һәм компьютердан аерылып, газета-журнал укуларын телиләр. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары яңа басмаларны мәктәптә иптәшләре белән бергәләп карыйлар. Мөхәмәтҗанова Айзилә алдыра торган "Детская газета"да басылган "Сколько лет шариковой ручке?" дигән мәкалә укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Акция "Здоровая мама - здоровый ребенок"
18.11.2016
21 ноября члены отряда «БАРС» проводили в школьном родительском собрании и в центре села Старый Ашит республиканскую акцию «Здоровая мама – здоровый ребенок!» В рамках акции они проводили разъяснительную работу с прохожими. В конце акции раздали сердца – символ любви с пожеланиями здоровья. Было подписано 56 однодневных контрактов.
-
Антинаркотическая акция
17.11.2016
Учащиеся нашей школы активно принимают участие в антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». Классными руководители 5-9-ых классов, фельдшер Староашитского ФАП, администрация школы информировали обучающихся о последствиях употребления ПАВ, в том числе наркотических средств, предупреждению и профилактике наркомании в подростковой и молодёжной среде. В 9 классе фельдшер Файзрахманова Г.М. рассказала ученикам о пагубном воздействии наркотиков на организм. Дети активно отвечали на вопросы и с интересом просмотрели видеоролики.
-
Сәламәтлек утравына сәяхәт 15.11.2016

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә укучылар "Сәламәтлек утравына сәяхәт"кә чыктылар. Уен-дәрес укучыларга төрле ярышларда катнашырга, аз булуга да карамастын командалар арасында көч сынашырга ярдәм итте. Дуслык, бер-береңне хөрмәт итү, юл куя белү кебек сыйфатларны балаларда тәрбияләү өчен уен-дәресләр бик отышлы.






