Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Дәрестән тыш... 18.01.2020

Бүген башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә кунакка керделәр. Китапханәче Рәмзия Габделбәр кызы безне бик җылы каршы алды. ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга тулы, эчтәлекле белешмә бирде. Әлеге темаларга кагылышлы яңа китаплар белән таныштырды. Укучылар әлеге чарадан үзләренә кирәкле файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Табигатьтә ял 16.01.2020

Бүген башлангыч класс укучылары физкультура дәресендә тауга чана шуарга бардылар. Көн матур, җылы. Рәхәтләнеп уйнадык, көлдек, төрле ярышлар да уздырып алдык. Менә кайда икән ул рәхәтлек!
Чана шуганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Шул турыда да бераз белешмә биреп китәбез. Кышын җәрәхәт алу, кул-аяклар сыну ихтималы бар. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынган балада имгәнү куркынычы арта. Шуңа да шуганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
- Чаналарның төзеклеген тикшерергә.
- Чаңгыларның ныгытмаларын карап, шуучының аягына яхшы беркетелгәнен тикшерергә.
- Тимераякларны аяк үлчәменә туры китереп алырга... -
Янгын куркынычсызлыгы интернет-акциясе 14.01.2020

Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү.
"Янгын куркынычсызлыгы” Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясендә мәктәбебез укучылары бик теләп катнашалар. Чараның төп максаты: укучыларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен арттыру. Монда укучылар янгын куркынычсызлыгы турындагы материаллар, баннерлар, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныша, белемнәрен тестлар ярдәмендә сынап карый алалар. -
Класстан тыш эшчәнлек 13.01.2020

Тыюлыклар-ул аеруча саклана торган табигый территорияләр – бүген, мөгаен, кыргый табигатьнең һәм хайваннар дөньясының аз өлешен генә булса да югалтудан саклап калуның бердәнбер ысулы.
Тыюлыклар һәм милли парклар көне 1997 елдан Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән билгеләп үтелә башлады. Ни өчен нәкъ менә 11 гыйнварда, икенче көнне түгел?
11 нче гыйнварда бу вакыйга өчен очраклы гына сайланмаган — бу көнне 1917 нче елны Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы — Бәргуҗа тыюлыгы оештырылган иде.
Бәргуҗа дәүләт табигый биосфера тыюлыгы Россиянең иң борынгы тыюлыкларыннан берсе булып тора. Ул Иркутск генерал-губернаторының 1916 елның 17 маендагы Карары белән гамәлгә куела, ә 1917 елның 11 гыйнварында тыюлык төзү Хөкүмәт Карары белән рәсмиләштерелә.
Хәзерге вакытта Россиядә гомуми мәйданы 33 миллион гектардан артык булган 100 тыюлык һәм гомуми мәйданы 7 миллион гектарга якын булган 35 милли парк исәпләнә.
Шушы уңайдан, бу бәйрәм класстан тыш шөгыльләрдә билгеләп үтелде. -
Тәрбия сәгатьләрендә 11.01.2020

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә тәрбия сәгате үткәрелде. Прокуратура хезмәткәрләре законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Алар тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә тора. Бәйрәмегез белән!
-
Шашка ярышында уңышлар. 06.01.2020

30 нчы декабрь көнне, Лесхоз урта мәктәбендә, Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында, зональ шашка ярышлары узды. Безнең мәктәбебездән башлангыч сыйныф укытучысы Р.Ә. Ибраһимова 1 нче урын, газоператор Р.Г. Сабирҗанов 2 нче урыннарга лаек булдылар.
6 нчы гыйнвар көнне шушы ук ярышларның район этабында Р.Ә. Ибраһимова 3 нче урынны яулады. Шушы нәтиҗәләр буенча шашка уенында мәктәп командабыз районда беренче урында. Афәрин, хезмәттәшләребез, җиңүләрегез белән котлыйбыз! Эшегездә зур уңышлар!
-
Яңа ел мизгелләре... 28.12.2019

Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклары, күңелле эшләре белән Яңа ел аяк баса...
Каршылыйк, дуслар, бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Иң лаеклы укучыларыбыз район башлыгы, республикабыз президенты чыршы бәйрәмнәрендә булып кайтканнар иде инде. Менә мәктәбебездә дә Яңа ел бәйрәме узды. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килде. Бәйрәмебез җыр-бию, уен-көлке белән аралашып барды. Килгән кунаклар да укучыларыбыз чыгышын бик җылы кабул итте. Һәркемгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез! Еллар имин, дөньялар тыныч булсын! -
Ачык бадминтон ярышы 23.12.2019

Узган шимбәдә Арча шәһәре спорт комплексында Гайнуллин Илгиз Ильяс улы истәлегенә ачык бадминтон ярышы үткәрелде. Анда безнең мәктәп командабыз да уңышлы чыгыш ясады.... Гайнуллин Илгиз Ильяс улы күп еллар безнең мәктәбебездә директор булып эшләде. 2017нче елдан Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарды. 2018нче елны вакытсыз вафат булды. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр...
-
Яңа ел кроссворды 20.12.2019

Яңа ел бәйрәмен каршы алуга әзерлек эшләре дәвам итә. Ә Яңа елны каршылау кайчаннан башланып киткән соң? Кыш бабай, Кар кызы кайчан барлыкка килгән? Бүген без укучыларыбыз белән тарих битләренә күз салдык. Башка илләрдә Яңа ел бәйрәмнәрен ничек бәйрәм итүләре, аларга Кыш бабайның нинди коллегалары килүе, бүләк бирүе белән таныштык. “Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командаларына бүленеп, кроссворд чиштек. Яңа елны күңелле итеп каршы алыйк!
-
Яңа елга әзерлек 17.12.2019

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Яңа ел укучылар өчен үзенең бизәкләре, традиция-йолалары белән бик якын. Шуңа күрә, мәктәбебез укучылары бу көннәрдә, укудан тыш, күңелле мәшәкатьләр белән кайный. Һәр класс тырышып сыйныф бүлмәләрен бизи, концерт номерлары, спектакльләр өйрәнәләр, мәктәпнең төп чыршысын бизиләр, яңа ел кичәсенә бик тырышып әзерләнәләр...













