Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Грипп, ОРВИдан сакланыйк... 07.02.2020

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча күп җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз.
Гриппны кисәтү максатыннан, бүген без укучылар белән әңгәмә уздырдык, видеороликлар карадык. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүнең яхшырак булуы турында без инде беләбез. Грипптан саклану чараларын, әгәр инде авырый калсак, бу авыруны җиңеп чыгу юлларын искә төшердек. Сәламәт булыйк!Кулланма видеороликлар: Видеосюжеты по теме профилактики гриппа и ОРВИ. Сайт Роспотребнадзора,
Лечение гриппа, ОРВИ и простуды_ простые советы. Нужно ли пить антибиотики или таблетки от гриппа,
-
Музей дәресе 06.02.2020

Кичә мәктәп күләмендә "Бер экспонат тарихы" циклыннан "Борынгы заман яктырткыч приборлары" дип исемләнгән музей-дәресе үтте. Музей мөдире Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы балаларны яктырту приборлары барлыкка килү һәм үсү тарихы белән таныштырды.
Әле кайчан гына, күп дигәндә 1-2 гасыр булыр, адәм баласы электрның ни икәнен дә белмәгән. Патша, корольләр дә шәм яктысы белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган. Авылларда, шәм булмаган җирдә, аны чыра алыштырган. Тора-бара тормышка керосин лампасы килеп керде. Хәзер исә дөньяны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Ул азга гына сүнеп торса да, зур кыенлыклар килеп чыга. 200 ел элек шырпы уйлап тапканнар. Ләкин шырпы, электр приборлары белән сак булырга кирәк!
-
Тынычлык символы 05.02.2020

Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, бүген укучылар белән тынычлык символы булган, ак күгәрченнәр турында сөйләштек. Күгәрчен - Җиңүгә таба очучы кош. Әлеге кош турында шигырьләр, табышмаклар искә төшерелде. Ахырдан укучыларыбыз белән бергәләшеп ак күгәрченнәр ясадык. Илгә, җиргә тынычлык теләп, мәктәбебезне күгәрченнәр белән бизәдек.
-
Тәрбия сәгатьләрендә. Сталинград янындагы җиңү. 03.02.2020

1942 нче елның июль аенда Сталинград сугышы башлана. Сталинградны яклаучы составында 147 нче укучы дивизия авыр сугышлар алып бара. 1943 нче елның 2 нче февралендә дошман камалышта кала. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы җиңүе Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылышны башлап җибәрә.
Бүген тәрбия сәгатендә укучылар белән Сталинград сугышы турында фильм карадык, фикерләр алыштык -
Ленинград камалышы киноларда... 30.01.2020

Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне уңаеннан, укучылар белән “Жила - была девочка” исемле фильм карап үттек. Фильмда ике кыз язмышы сурәтләнә. Ачлык, үзәккә үткән салкынлык, шул салкында чана белән су ташулар, әнисез калу, сугыш, яралану – болар барысы да балалар җилкәсенә төшкән авырлыклар...
Барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде, барчабыз да сәламәт,кешелекле булсак иде. -
Ленинград камалышы өзелгән көн 27.01.2020

Бүген 27 нче гыйнвар Ленинград камалышы бетерелгән көн. Бүген сыйныф сәгатендә әнә шул хакта мәгълүмат бирелде. Укучылар презентация ярдәмендә тулы информация алдылар.
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварендә өзелә) — 872 көн сузыла.
Камау башланганчы шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала - Ладога күле. Бу күл алман-фашист әртиллириясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Лениградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә.
Камау өзгәннән соң Ленинград чолгавы дошман көчләре тарафыннан 1944 елның сентябренә кадәр дәвам итә.
Укучылар авылдагы һәйкәлне җыештыруда катнаштылар һәм Ветераннарны искә алып чәчәкләр салдылар.
-
Дәрестән тыш... 24.01.2020

Балыкка - су, кошларга - һава, җәнлекләргә - урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау - һәркемнең изге бурычы. Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Без дә укучылар белән көн саен җимлекләргә ярмалар, орлыклар салабыз. Кошларны күзәтәбез, укучыларда кошларга карата мәхәббәт тәрбиялибез.
-
Кулдан язу көне 23.01.2020

23 нче гыйнвар - бөтен дөньяда Почерк көне, ягъни кулдан язу көне итеп билгеләп үтелә. Хәзерге заманда бу бәйрәм бигрәк тә актуаль, чөнки кешелек тормышында кулдан язу төшеп кала, ә бик күп эшләр компьютерда башкарыла. Графологлар кешенең кулъязмасы буенча характерын да әйтеп бирергә мөмкин дип исәплиләр.
Бүген без, шушы бәйрәм уңаеннан, язу турында сөйләштек һәм укучыларның үзләре иң матур дип тапкан дәфтәрләрен барладык. Матур язуга булган таләпләрне искә төшердек. -
Музей дәресе 22.01.2020

Бүген Габдулла Тукай музеенда Кушлавыч авылы китапханәсенең 60 еллыгы уңаеннан музей дәресе узды. Элеккеге китапханәнең бер бүлмәсендә Тукай музее эшли башлаган. Музей мөдире Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы элеккеге китапханә, анда эшләгән хезмәткәрләр турында бик күп белешмә бирде. Укучылар әлеге дәрестән үзләре өчен кызыклы мәгълумат алдылар.
-
Игелек кыла бел!.. 20.01.2020

Һәйкәл – әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән.
Ә инде һәйкәлләрне карап, тәрбияләп тору безнең төп бурычларыбызның берсе!
Бүген без дә укучылар белән Бөек Ватан сугышчыларына куелган һәйкәл тирәләрен, Тукай һәйкәлен кардан чистарттык. Саф һава да суладык, изге эш тә башкардык. Күп вакыт үтүгә карамастан, һәйкәл бүгенге көндә дә киләчәк буынны тәрбияләүдә башлангыч нокта булып тора.













