Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан очрашулар... 18.02.2020

1941нче елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе ята.
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз инде бакыйлыкка күчеп беттеләр, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның да саны елдан-ел кими бара. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый.
Бүген без дә тыл ветераннарыбызның хәлләрен белеп кайттык. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык. Быел Бөек Җиңүгә дә 75 ел тула. Балалар, дәһшәтле сугыш елларында, тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әбиләребез тылдагы авыр хезмәтне, ачлыкны башыннан үткәргән вакытларын, әтисезлек хәсрәтен сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәннәре киләчәк буыннарга изге Җиңү һәм халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар икәнен онытмыйк.
-
Туган тел атналыгы башланды 17.02.2020

И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел...
Бүген мәктәбебездә “Туган тел” атналыгы башланып китте. “Газиз туган телем” дип исемләнгән интеллектуаль викторинада укучылар мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләрне тиз-тиз әйтеп телләрен шомарттылар. Шулай ук тел байлыгын үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгытуга да биремнәр эшләделәр... -
Муса Җәлил - Герой шагыйрь!.. 15.02.2020

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь – Муса Җәлил. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без, Җәлилнең милләтәше буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.
ТАССРның 100, Арча районының 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары уңаеннан мәктәбебездә үткәрелгән әдәби кичәнең темасы «Муса Җәлил-балалар шагыйре» дип аталды. Муса Җәлил дә үз телен, үз милләтен, илен, балаларны бик яраткан. Бүгенге кичәдә без аның тормышын күзалдыннан кичерердек, балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдык. Әлеге чарада Кушлавыч авыл клубы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып күп өстәмә материал җиткерделәр.
-
Әфганстан - йөрәк ярасы... 14.02.2020

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү максатыннан тәрбия сәгатьләре үтте. Авылыбыздан Әфган сугышында катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улы турында мәгълүмат бирелде.
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.02.2020

...1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды! Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган! Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән, жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немецлардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар хәрабә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татый...
Бүгенге тәрбия сәгатен без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладык. Укучыларыбызның сугыш кырларында ятып калган бабайлары алдында баш идек, җиңү яулап, туган якларыбызга әйләнеп кайткан бабайларны барладык. “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабында бирелгән мәгълүмат белән, Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйләгән китаплар белән таныштык... -
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе 13.02.2020

Кичә 9 нчы класс укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе (итоговое собеседование) үттеләр. Аларга 4 төрле бирем башкарырга кирәк иде:
1) текстны кычкырып уку;
2) укыганның эчтәлеген сөйләү;
3) аерым темага монолог;
4) диалог.
Әлеге биремнәрне үтәү өчен укучыларның һәрберсенә 15 минут вакыт бирелә. Безнең мәктәбебез укучылары сынауны уңышлы үттеләр. Инде хәзер төп имтиханнарга ныклап әзерләнәбез... -
Парламент дәресе 12.02.2020

Бүген мәктәбебездә ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Гореф – гадәтләрне саклап, киләчәкне төзибез” исеме астында парламент дәрес үтте. Дәрестә җирле үзидарәнең әйдәп баручы белгече С.С. Минһаҗева да катнашты.
Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Конституция тарихы, Россиянең һәм Татарстанның данлы символларын искә төшердек, дәүләт хакимияте органнары системасы турында белемнәрне киңәйттек. Әлеге дәрестә ТАССР төзелүгә 100 ел булу уңаеннан, бу елларда илебездә булган вакыйгаларга күзәтү ясадык. Аеруча тарихка кереп калган, күп югалтуларга китергән Бөек Ватан сугышы турында искә төшердек. Кушлавыч һәм Иске Җөлби авылларыннан да күп ир – егетләребез фронтка киткән. Барысына да яу кырларыннан кайту насыйп булмаган, чит җирләрдә ятып калганнар...
Ахырдан белемнәрне тикшерү максатыннан, ике командага бүленеп, сорау-викторина үткәрелде. -
Әдипләребезне өйрәнәбез 10.02.2020

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү дәвам итә. Без бүген Татарстан Республикасаның халык шагыйре Фәнис Яруллин турында әңгәмә үткәрдек. Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый.
1954 елны “Татнефть” бәрләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый. 1957 елны гаскәри хезмәткә алына. Анда һава укчы-радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.
1963 елны экстерн тәртибендә урта белем ала, читтән торып укып, 1970 елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә.
Ул иҗат иткән“Кыйгак –кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Кайту”, “Яралы язмышлар” повестьлары, “Һәркемнең үз сукмагы”, “Туган көн бүләге” җыентыклары иң популярлардан була.
1964- 2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигырь китаплары басыла...
-
Музей дәресләре дәвам итә... 08.02.2020

"Бер экспонат тарихы" циклын дәвам итеп Кушлавычтагы "Тукаевларның музей-йорты" җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М. аяк киеме тарихы, ата-бабаларыбызның кер юу һәм үтүкләү тарихы белән таныштырды. Татар халкы электән үк чисталыкны яраткан. Һәр йортта юу чарасы - селте әзерләгәннәр. Мич яки учактан көл алып, төеп суга салып куйганнар. Бу катнашма берничә көн тора, аннары аңа бераз су кушып кер юу өчен файдаланганнар.
Тормышыбызны үтүктән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Элек үтүкне кырлы бәләк алыштырган. Соңрак күмер үтүге барлыкка килгән. Вакыт үткән саен тормыш үзгәрә, яхшыра бара. Кешеләрнең хезмәте дә җиңеләя... Музей дәресе бик кызыксындыргыч үтте. -
Россия чаңгы юлы 2020 акциясе Арчада 08.02.2020

Бүген, 8 нче февраль көнне, Арча шәһәре стадионында "Россия чаңгы юлы 2020" акциясе кысаларында чаңгы ярышлары оештырылды. Район мәктәпләре укучылары, мәгариф хезмәткәрләре бу чараның актив катнашучылары. Шулай ук кышкы волейбол, 2012 нче елны туган укучыларга, әти-әниләре белән таудан ватрушкаларга утырып шуу ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәп командасы да әлеге акциядә бик теләп катнашып кайтты.













