Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
5 класс укучысын “Варислар” сафына, ә 1-4 сыйныф укучыларын “Карлыгачлар” сафына кабул иттек 15.09.2020

1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда “Татарстан Варислары Берлеге” балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көн буларак билгеләп үтелә. Аның оешуына быел 30 ел. Мәктәбебездә шул уңайдан, 5 класс укучысын “Варислар” сафына, ә 1-4 сыйныф укучыларын “Карлыгачлар” сафына кабул иттек. Югары сыйныф укучылары ТВБ законнары, символлары һәм атрибутикасы белән таныштырдылар.
-
"Дело мастера боится" 14.09.2020

Мәрхәмәтле Татарстан" атналыгында "Дело мастера боится"(Остадан эш курка)исеме астында, б китапханәдә дәреслекләргә икенче тормыш бүләк иттек. Таушалган китапларның битләрен ябыштырдык,төпләдек. Укучылар белән дәреслекләрне кадерләп саклау кагыйдәләрен искә төшердек. Кулланышка бирелгән дәреслекләрнең тышланган булу-булмавын тикшердек.
-
"Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" акциясе 11.09.2020

"Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында, бу атна укучыларыбыз тарафыннан башкарылган яхшы эшләргә бигрәк тә бай булды. Бүген укучылар белән "Мулла чишмәсе" территориясен тәртипләп кайттык. Авылыбызның горурлыгы булган бу чишмәдә һәрвакыт тәртип һәм чисталык сакларга тырышабыз.
-
Патриотик фотофлешмоб 09.09.2020
Укучыларны экстремизм төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итеп, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү максатыннан башлангыч класс укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Ахырдан фотофлешмоб уздырдык. Бу чара укучыларга аеруча ошады. -
“Сәламәт бул!”(“Будь здоров!”) темасына әңгәмә 08.09.2020

Бүген авылыбызның яңа фельдшеры мәктәп укучылары белән танышты. Ул - Хәкимҗанова Рәсимә. Бүген укучылырыбызга “Сәламәт бул!”(“Будь здоров!”) темасына әңгәмә үткәрде. Укучыларга ОРВИ һәм Грипп турында мәгълүмат бирде. Әлеге авыруларның беренче билгеләре, авырганда саклану чаралары турында сөйләде. Гриппка каршы прививка турында мәгълүмат бирде. Әңгәмә презентация ярдәмендә алып барылды. Көзге сезонда салкын тидермәс өчен туңудан сакланырга, витаминнар кулланырга киңәш итте. Яңа фельдшерыбызга уңышлар, укучыларыбызга сәламәтлек телибез.
-
"Перерыв на кино" акциясе 08.09.2020

Ленинград блокадасына 79 ел тулу уңаеннан, укучылрга Бөтенрәсәй кинофестивале кысаларында "Перерыв на кино" акциясе үтте.
-
"Куркынычсыз юл" акциясе 07.09.2020

Бүген укучылар белән "Игътибар - балалар!" исемле профилактик чара үткәрелде. "Куркынычсыз юл" акциясендә катнашып, укучыларның өйдән мәктәпкә килү юлында булган юл тамгаларын өйрәндек, юлда йөрү кагыйдәләрен дә искә төшердек
-
“Үзеңне ничек сакларга” дигән темага әңгәмә. 04.09.2020

Бүген укучыларга тәрбия сәгатендә терроризм сүзләренең мәгънәләре искә төшерелде, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга кирәклеге искәртелде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр. Чара ахырында “Үзеңне ничек сакларга” дигән темага әңгәмә узды. Укучыларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструкция үткәрелде.
-
"Капля жизни" акциясе 03.09.2020

Бүген музейда Бесланда һәлак булучыларны искә алып, "Без хәтерлибез!" исемле әңгәмә узды. Музей мөдире Л.М. Мөхәммәтшина укучыларны илебездә булып узган террактлар белән таныштырды. 2004 нче елның сентябрендә Бесланда булган терракт искә төшерелде. Бер йотым суга тилмерүче балаларны искә алып, "Капля жизни" акциясенә кушылып, укучылар чәчәкләргә су сиптеләр.
-
"Терроризмга - юк!" 02.09.2020

3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итеп, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү максатыннан мәктәбебездә "Терроризмга - юк!" темасы буенча рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр билгеләнде. Укучыларга тәрбия сәгатендә төрле куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнлеге аңлатылды. Беребез дә куркыныч хәлләрдә калмасак иде.













