Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Каникуллар... 21.03.2020

Язгы каникуллар чоры инде килеп җитте. Шушы чорда укучыларыбызның шәхси куркынычсызлыгы беренче урынга чыга. Хөрмәтле ата-аналар игътибарына таныша тору өчен агымдагы уку елының язгы каникул чорына кагыйдәләр тәкъдим итәбез. Алар белән танышып чыкканны һәрвакыттагыча язма имзагыз белән дә раслыйсы була.
Түбәндә бирелгән сылтама буенча кереп танышырга чакырабыз:
-Беренче сан белән грипп, ОРВИ, коронавирус турында һәм аларны профилактикалау инструкцияләре (3 шт.);
-Икенче сан астында гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре буенча 7 инструкция.
Балаларның куркынычсызлыгын бердәм саклыйк! -
Дистанционное образование/ Дистанцион укыту 19.03.2020

В соответствии с письмом МУ «Управление образования» исполнительного комитета Арского муниципального района РТ №353 от 18.03.2020 в связи со сложившейся эпидемиологической ситуацией по гриппу, ОРВИ и новой коронавирусной инфекции с целью предупреждения распространения заболеваний среди учащихся и недопущения рисков осложнения эпидемиологической обстановки в общеобразовательных учреждениях, на основании решения санитарно-противоэпедемической комиссии Кабинета министров РТ от 17.03.2020 №23 в МБОУ "Кошлаучская ООШ" с 19.03.2020 введена
-
Геройларны искә алабыз 18.03.2020

Бүген укучыларыбыз белән Советлар Союзы Герое Гризодубова Валентина Степановнага 110 яшь тулу уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Укучылар әлеге очучы турында бик күп белешмә алдылар, эчтәлекле презентация карадылар. Валентина Гризодубова беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган хатын-кызларыбызның берсе. Ул 1909 нчы елның 27 нче апрелендә туа. Валентина мәктәпне тәмамлагач, Харьков технология институтына укырга керә, шул ук вакытта консерваториядә белем ала. 1928 нче елны Харьковта аэроклуб үзәге ачыла.19 яшьлек кыз өч ай өчендә аны тәмамлап, Тула шәһәрендә очучылар әзерли торган мәктәпкә керә. 1929 нчы елны Пензадагы очучы-инструкторлар әзерли торган мәктәптә укый. Аны тәмамлагач Тулада, соңрак Мәскәүдә очучы-инструктор булып эшли. Ул төрле самолетларда бөтен илне әйләнеп чыга.
1938 елның 25 сентябрендә Валентина экипаж командиры сыйфатында...
-
Дөрес туклану серләре 17.03.2020

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында туклана. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Иртә - организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир,”- дип әйтмиләр.
Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңлату максатыннан, бүген мәктәбебездә укучыларыбыз белән дөрес туклану турындагы сөйләшүләрне дәвам иттек, эш дәфтәрләре белән эшләдек. -
Сәламәтлек - зур байлык!.. 16.03.2020

Коронавирус ‒ ул югары сулыш юлларын зарарлый торган кискен вируслы инфекция. Көчле иммунитетлы өлкәннәр авыруны йомшак иммун системасы булган балаларга караганда җиңелрәк кичерә. Соңгыларына үпкә пневмониясе, ашказаны гриппы һәм үлем куркынычы да яный.
Коронавирус симптомнары:
- тамакта авырту тойгылары;
- көчсезлек, баш авырту, арыганлык;
- көчле ютәл;
- температура.
Балаларны вирустан ничек сакларга?
- Өегезне җилләтегез.
- Баланың ашар алдыннан кулларын яхшылап сабын белән юыгыз.
- Кеше күп җыела торган урыннарда йөртергә тырышмагыз.
- Өйне, бигрәк тә баланың бүлмәсен чиста тотыгыз.
- Базардан сатып алынган җиләк-җимешләрне кат-кат җылы су белән юыгыз.
Укучыларга әлеге вирус турында информация бирелде. Ата-аналарга вирусны профилактикалау юллары белән танышу кәгазьләре таратылды. -
Һөнәр сайлау. Уку йортлары белән элемтә. 12.03.2020

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез.
Бүген мәктәбебезгә автономияле коммерцияле булмаган урта һөнәри белем бирү оешмасы «Арча гуманитар-техник техникумы»ннан методист Абзалова Ләйсән Альбертовна килде. Ул укучыларга белем йорты турында мәгълүмат бирде, андагы белем алу юнәлешләре, уку шартлары турында сөйләде, буклетлар таратты. -
Язгы боз куркынычы... 10.03.2020

Барыбыз да зарыгып көткән яз җитте. Көннәр җылына. Җылы кояш нурлары барыбызны да урамга дәшә. Әмма безне урамда бик күп хәвеф-хәтәрләр көтеп тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, язын урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен карап үттек.
Язгы кояш нурлары тәэсирендә боз өсте дә юкара. Укучыларга язгы бозның ярылып китү куркынычы аңлатылды, боз өстенә керергә ярамаганлыгын, балык тотарга һәм су өстендә агып баручы боз кисәкләре өстендә сикереп йөрүнең куркыныч икәнлеген искә төшердек. -
8 март, бәйрәм концерты... 07.03.2020

Кушлавыч авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан матур концерт үтте. Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы, китапханә, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты коллективлары берләшеп бик матур программа тәкъдим иттек...
Укучылар әниләргә багышлап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Башлангыч сыйныфлар “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләребез үзләре дә тик утырмадылар, төрле уеннарда актив катнаштылар. Авыл үзешчәннәре дә матур чыгышлар тәкъдим итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!..
-
"Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары" көне 06.03.2020

Бүген 6 нчы март "Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары" (ЮИД) көне. Әлеге уңайдан мәктәбебездә “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме" дигән уен – викторина булды. Аны яшь инспекторлар отрядында булган югары сыйныф укучылары үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары ла бик актив катнашты. Әлеге чарада укучылар юлда һәрвакыт сак булырга, юл билгеләрен кабатладылар, ЮИД отрядының эшчәнлеге белән таныштылар...
-
Грипп һәм ОРВИ, коронавирус. Профилактик чаралар. 05.03.2020

Бүген укучыларга салкын тию, грипп һәм короновирус инфекцияләренә каршы профилактика чаралары турында аңлатма бирелде. Түбәндәге кагыйдәләрне бөтен кешегә дә үтәү мәҗбүри. Без үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиеш.
Индивидуальная профилактика гриппа, ОРВИ, в том числе коронавирусной инфекции COVID-19
ПРАВИЛО 1. МОЕМ РУКИ
• Мойте руки с мылом после посещения любых общественных мест, транспорта, прикосновений к дверным ручкам, деньгам, оргтехнике, перед едой и приготовлением пищи.
• При отсутствии доступа к воде и мылу необходимо использовать дезинфицирующие средства или одноразовые влажные салфетки.
• Не прикасайтесь к лицу и глазам немытыми руками.
• Не пользуйтесь общими полотенцами.
ПРАВИЛО 2. СОБЛЮДАЕМ ГИГИЕНУ РАБОЧЕГО МЕСТА И...













