Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Милли уеннар 24.10.2021

Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү һәм таныштыру максатыннан, башлангыч класс укучылары белән милли уеннар оештырдык. "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын балалар бик яратып уйнадылар.
-
Матур яшик 24.10.2021

Республикабызның наркотикларга каршы проектын тормышка ашыру йөзеннән күп кенә акцияләр үтә. Бүген укучыларыбыз, психоактив матдәләр куллануны булдырмый калу максатыннан, тирә-юнебездә яшәүче кешеләргә белешмәлек тараттылар.
-
Сәламәт йөгерү 24.10.2021

Мәктәбебез укучылары "Сәламәт йөгерү" акциясендә теләп катнаштылар. Йөгерүнең файдасы турында сөйләп бетерерлек түгел. Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле «бәхет гормоны» дип тә йөртәләр.
-
Кыргый җәнлекләрне саклау 24.10.2021

Татарстан Республикасында биологик ресурсларны саклау максатыннан " Кыргый хайваннарга жимек кую" акциясе үткәрелә. Без дә, үз чиратыбызда, әлеге эшкә жаваплы карап, кулдан килгәнчә кыргый жәнлекләргә ярдәм итәргә булдык.
-
Дөрес яшик
24.10.2021
2021 елның 18 октябреннән 29 октябренә кадәр "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" («Сообщи, где торгуют смертью») Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уздырыла.
Акция чаралары җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итүгә, оператив-әһәмиятле мәгълүматны җыюга һәм тикшерүгә, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтүгә һәм консультацияләргә юнәлтелгән.
Бүгенге тәрбия сәгатенә авылыбыз фельдшеры Рәсимә Рөстәмовна керде. Әлеге дәрестә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануның зарары, шулай ук бу матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашкан кешеләр үзләренең гамәлләре өчен җавап бирергә тиешлеге турында аңлатылды. -
Юл билгеләре 24.10.2021

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау, ярышу, бер-береңне узарга тырышу рухы тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныф укучылар белән тәрбия сәгате уздырылды. Табышмакларга җаваплар таптылар. Юл йөрү билгеләрен искә төшерделәр. Һәрберебез юл кагыйдәләрен үтәп, исән-сау яшәсен иде.
-
Әтиләр көне 24.10.2021

Россиядә, 2021 елдан башлап, бик мөһим гаилә бәйрәм – әтиләр көне билгеләп үтелә башлады. РФ Президенты Указы белән «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында»рәсми рәвештә үткәрелә әлеге бәйрәм. Аны бәйрәм итү датасы – октябрьнең өченче якшәмбесе.
-
"Сакла" проекты 24.10.2021

«Сакла» проекты юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохите булдыруга юнәлтелгән.
Максаты – 4-11 яшьлек балаларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру һәм, нәтиҗә буларак, Татарстан Республикасы юлларында балалар травматизмын киметү һәм киләчәктә юл хәрәкәте законнарына буйсынмаучыларны тәрбияләү.
Проект кысаларында укучылар «Куркынычсыз балачак шәһәре» интерактив белем бирү онлайн уены, «Сакла» мультимедияле укыту модульләре һәм «Дозорные дороги»мультфильмнары сериясе белән таныштылар.
Бүген мәктәбебезнең 5, 6 һәм 7 сыйныф укучылары “Сакла” порталында Республика интернет-олимпиадасында катнашып, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен ачыкладылар. -
Атом дәресе 24.10.2021

Бүген мәктәбебездә атом дәресе үткәрелде. Дәрестә, атом көченең әһәмияте, тыныч тормышта кулланылышы турында сөйләнелде. Илебез киңлекләрендә атом электростанцияләренең урнашу үзенчәлекләре ачыкланылды. Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар, сораулар бирделәр, дәрес бик күңелле узды.
-
Кат-кат тунлы... 24.10.2021

Мәктәп яны бакчасыннан кәбестә уңышы җыйдык. Быелга бакч эшләрен төгәлләдек.













