Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Ак чәчәк" ("Белый цветок") акциясе 24.10.2021

Укучыларыбыз "Ак чәчәк" ("Белый цветок") хәйрия акциясенә кушылды.
-
Көзге өмә 12.10.2021

Табигатьтә көз хакимлек итә. Бөтен җирдә уңышны җыю, җыештыру эшләре бара. Бүген без дә укучылар белән мәктәп территориясен тәртипкә китерүне дәвам иттек. Җиләк-җимеш бакчасындагы яфракларны тырмаладык, яшелчә һәм бәрәңге бакчасын чистарттык. Бакчабыз тагын да матурланып, ямьләнеп китте.
Табигать шартлары да яхшы кәеф белән эшләргә мөмкинлек бирә. Һәр эшне вакытында төгәлләргә кирәк. -
Укытучылар көне 11.10.2021

Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Укытучыларга бездән чиксез рәхмәт !
Сезнең гадел, җаваплы эшкә
Юлдаш булсын гомерлеккә – хөрмәт
Билгесе дә булсын тик – бишкә ! -
Авырудан сак булыгыз! 11.10.2021

Бүген башлангыч класс укучылары белән коронавирус буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Саклану чаралары искә төшерелде.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, медицина битлекләре куллану,
йогышсызландыру чаралары үткәрүгә аерым басым ясалды.Укучыларга да, өлкәннәргә дә кулны кат-кат сабынлап юарга өйрәнүне гадәткә кертергә кирәк. Борын куышлыгын берничә кат юып төшерү дә куркыныч авыртудан саклый. Төчкергәндә авызны уч төбе белән капламагыз, кульяулык, яки беләк белән каплагыз. Грипптан ничек саклансак, короновирустан да шулай сакланырга тиешбез.Һәрберебезгә сау-сәламәт булып яшәргә язсын. -
Иминлек көндәлеге 11.10.2021

Юлда халәкәтләр булдырмау максатыннан, интернет-порталда икетелле “Сакла” проекты эшләп килә www.sakla.ru. Татарстан Республикасының 40 меңләп 5нче сыйныф укучылары “Укучының иминлек көндәлеге” белем һәм тәрбия бирү проекты катнашучылары. Мәктәбебезнең 5нче сыйныф укучыларына да күңелле биремнәр урнаштырылган әлеге көндәлек тапшырылды.
-
Агач утырту акциясе 11.10.2021

Мәктәп укучылары белән тирә-юньне яшелләндерү акциясе уздырдык. Агачлар, куаклар утыртуда балалар бик актив катнаштылар.
-
Табигатькә экскурсия 01.10.2021

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас булган бизәкләргә күмелә. Шушы матурлыкны күзәтү, табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, укучыларыбыз белән экскурсиягә чыктык. Яфраклар җыйдык, уйнадык.
-
"Без бит Арча яклары" 01.10.2021

Бүген без укучыларны туган районыбыз, Татарстан Республикасының иң эре районнарыннан берсе, көнбатыш Кама алдының төньяк өлешендә урнашкан Арча районының тарихы белән таныштырдык. Арча төбәгеннән чыккан әдипләр һәм аларның иҗатына күзәтү ясадык.
-
Энергия саклау, экологик тәрбия 29.09.2021

Бүген укучыларыбыз белән “Энергияне саклау һәм экологик куркынычсызлык нигезләре» (“Основы энергосбережения и экологической безопасности”) электрон уку әсбабы белән таныштык. Бу курс укучыларда, көндәлек тормыш шартларында, коммуналь ресурслардан нәтиҗәле файдалануны формалаштыру максатыннан эшләнгән.
Уку әсбабындагы материаллар укучыларга энергияне сак тотуның заманча технологияләре белән аңлаешлы рәвештә танышырга мөмкинлек бирә.
Алган белемнәрне ныгыту өчен бу курс онлайн-уен ЖЭКА https://www.igra-jeka.ru/ тәкъдим итә. -
Халык санын алу. Перепись населения 29.09.2021

Халык санын алу – илебез өчен мөһим вакыйга. Агымдагы елның октябрендә безнең илдә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Бүгенге тәрбия сәгатендә укучыларга шул хакта мәгълүмат бирелде, максаты белән таныштырылды.













