Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2021

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел аның тууына 135 ел булды.
Шул уңайдан мәктәбебездә, гомумән авылыбызда зур бәйрәм чаралары үтте. Укучыларыбыз белән Тукаевларның музей йортында журналист Риман абый Гыйлемханов белән очраштык. Ул укучыларга Тукай белән туган булуы турында сөйләде.
Бәйрәм кичәсе Тукай һәйкәленә чәчәк салу, әтисе каберенә зиярат кылу белән тәмамланды. -
Арча шәһәрендә үткәрелгән “Безопасное колесо-2021” конкурсында катнаштылар 24.04.2021

Мәктәбебезнең ЮИД отряды, Дәүләт автоинспекциясе хезмәтенең 85 еллыгы уңаеннан, Арча шәһәрендә үткәрелгән “Безопасное колесо-2021” конкурсында катнаштылар. Укучыларның белемнәрен түбәндәге юнәлешләр буенча бәяләделәр:юл йөрү кагыйдәләре, тормыш иминлеге нигезләре, велосипедта фигуралы йөрү, медицина. Алга таба да укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
"Милли мультьfest" республика балалар кинофестиваленең "Балалар фольклоры" махсус номинациясендә диплом белән бүләкләндек 22.04.2021

Бүген Казан шәһәренең Филормония концертлар залында "Милли мультьfest" республика балалар кинофестиваленең "Балалар фольклоры" махсус номинациясендә диплом белән бүләкләндек. Укучыларыбыз һәм Минһаҗева Зәлинә Г.Тукайның "Кышкы кич" шигыренә кыска метражлы фильм белән катнаштылар.
-
Г. Тукайның тууына 135 тулу уңаеннан "Моңлы сазым" дип аталган шигырь һәм җыр бәйгесе үтте 21.04.2021

Бүген Казан арты тарих, этнография музеенда Г. Тукайның тууына 135 тулу уңаеннан "Моңлы сазым" дип аталган шигырь һәм җыр бәйгесе үтте. Безнең укучыбыз Минһаҗева Зәлинә "Тукай әсәрләре төрле телләрдә" номинациясендә 3 урын алды. Ул шагыйрьнең "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрен ике телдә сөйләде. Аңа уңышлар телибез.
-
Бүген районкүләм "Без - Тукай варислары" дип аталган шигырь бәйгесе булды. 20.04.2021

Бүген районкүләм "Без - Тукай варислары" дип аталган шигырь бәйгесе булды. Укучылар, укытучылар Г.Тукай шигырьләрен, башка авторларның телгә, туган якка караган әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Укучыбыз Минзаҗева Зәлинә шагыйрьнең "Кышкы кич" шигырен сөйләп, өченче урын алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Эко яз -2021 акциясенә старт бирелде 14.04.2021

-
Г.Тукайның әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар карау 13.04.2021

Апрель безнең мәктәп өчен Габдулла Тукай ае, чөнки 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә татар халкының бөек шагыйре Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә бик күп чаралар үтә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары Тукай музеенда кунакта булдылар. Музей мөдире Ләйлә апа язучының балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштырды. Дәрес Г.Тукайның әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар карау белән тәмамланды.
-
Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы 12.04.2021

-
#улыбкагагарина акциясенә кушылдык 12.04.2021

#улыбкагагарина акциясенә кушылдык
-
“Тотальный диктант” яздык 10.04.2021














