Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Укытучылар киңәшмәсе үтте 02.06.2021

Бүген мәктәбебездә, 2020-2021 нче уку елында башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясап, укытучылар киңәшмәсе үтте. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә алдыбызга куелган бурычларның үтәлеше турында сөйләштек. Эшебезнең нәтиҗәсен тагын да яхшырту өстендә эшләү өчен максатлар билгеләдек.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2021

Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Кушлавыч авыл клубында кече сабантуй оештырылды. Халкыбызның милли уеннары белән бергә заманча уеннар да үткәрде Фәния апалары һәм Рәмзия апалары. -
Казанга сәяхәт 31.05.2021

Казанга сәяхәт
-
Табигатькә сәяхәткә чыктык 30.05.2021

Бүген укучылар һәм мәктәп коллективы белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Язгы табигатьнең матурлыгына хозурланып рәхәтләнеп ял иттек. Халкыбызның матур бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме үрнәгендә укучылар белән кече сабантуй үткәрдек. Халкыбызның милли уеннарын уйнадык, укучылар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сынадылар. Капчык киеп узышу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, күз бәйләп әйбер кисү кебек ярышларны бигрәк тә яраттылар. Күңелле ял итеп, сәяхәттән бик канәгать булып өйләргә таралыштык.
-
Короновирус инфекциясен бергәләп туктатыйк! 26.05.2021

-
“Музейга бездән бүләк” акциясе 26.05.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм музей ачылуга 25 ел тулу уңаеннан, “Музейга бездән бүләк” акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына музей-дәрес үткәрелде. Укучылар, авылыбыз кешеләре музейга алып килгән борынгы тәлинкәләр, сөлге, түбәтәй, иске дини китаплар, көзге һәм патефон кебек әйберләр белән таныштылар. Киләчәктә дә шушындый тарихи экспонатлар артыр дип өметләнәбез!
-
Соңгы звонок 22.05.2021

Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Бүген барлык мәктәпләрдә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Безнең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча истәлекле булып калыр дип ышанабыз. Укучыларга истәлекле җәйге яллар, уңышлар телибез. -
Эковесна - 2021 21.05.2021

Эковесна - 2021
-
Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатылды. 19.05.2021

Бүген укучыларның яктылык кайтаргычлары тикшерелде. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатылды.
-
Кросс - 2021 18.05.2021

Кросс - 2021













