Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Рәсәйдә фән көне 08.02.2023

8 февраль - Россия фәне көне. Шул уңайдан укучылар белән видео дәрес карадык, бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштык, фикер алыштык.
1999 елның 7 июнендә, император Петр I боерыгы буенча, 1724 елның 28 гыйнварында (яңа стиль буенча 8 февраль) Россия Фәннәр академиясе Сенаты Указы белән гамәлгә куелган.
Россия фәннәр академиясе - космик киңлекне фундаменталь фәннәр мәнфәгатьләрендә тикшерү һәм куллану өчен төп академик институт. Төрле елларда институтны татарлар да җитәкли: Сәгъдиев Роальд Зиннур улы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, 36 яшендә СССРның иң яшь академигы була. 1932 елның 26 декабрендә туган (90 яшь), Казанда 19 нчы мәктәптә укыган, Мәскәү дәүләт университетының физика факультетында Л.Ландау укучысы булган, Курчатовта хезмәт чыныгуы алган, РФА Себер бүлегенең атом физикасы институтында эшләгән. 1973-1988 елларда космик тикшеренүләр институтын җитәкли. Хәзерге вакытта АКШта яши.
Галиев Альберт Әбүбәкер улы - фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре - плазма физикасы, космик физика, Ленин премиясе лауреаты, 1940 елның 19 октябрендә Уфа шәһәрендә туган. Мәскәү энергетика институтына укырга керә, Новосибирск дәүләт университетына күчә. Самбо буенча Мәскәү чемпионы була. Атом физикасы институтында эшли. 28 яшендә ул СССРда иң яшь фән докторы була. 1971 елдан ул Мәскәү физика-техник институтында (МФТИ) укыта. 1973 елдан космик тикшеренүләр институтында эшли, 1988 елда аны җитәкли. Ул 2022 елның 12 сентябрендә вафат булды.
Бүген космик тикшеренүләр институтында Хәзерге заманның иң зур астрофизигы Гыйльфанов Марат Равил улы эшли, 1962 елның 18 июлендә Казанда туган, 131 нче мәктәпне, МФТИны тәмамлаган, Зельдович, Сюняев укучысы, РФА академигы. -
М.Пришвину - 150 лет 07.02.2023

4 февраля исполнилось 150 лет со рождения русского писателя Михаила Михайловича Пришвина.
На уроке литературы был проведен урок-путешествие. Ребята узнали о детстве, отрочестве и учёбе, о путешествиях М. Пришвина. Писатель оставил нам множество рассказов, повестей, очерков о природе. Книги автора неповторимы, просты и содержательны. Читая произведения, чувствуешь запахи, шум лесов и полей, цвет земли и неба, слышишь пение птиц, шелест трав, разговор зверей. Девчонки и мальчишки приняли участие в громком чтении рассказов.
Путешествуя по страницам произведений М.Пришвина, ребята узнали, что все истории пронизаны добротой и имеют, как правило, счастливый конец. Все согласны с писателем, что мы - хозяева нашей природы, а она является для нас кладовой солнца с великими сокровищами жизни. -
Мөһим сөйләшү - Рәсәйдә фән көне 06.02.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном Россия фәненә багышланды. 8 февраль - Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Без караган видео фән өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр турында барды. Россиянең танылган физигы Михаил Ковальчук балалар биргән сорауларга мавыктыргыч итеп җаваплар бирде, күп төрле проектлар өстендә эшләүләрен әйтте. Илебезнең лаеклы гражданнары исемен йөртү өчен патриот булу, бик күп белергә омтылу, тырышып уку кирәклеген ассызыклады.
-
Чаңгы шуу - күңелле шөгыль 04.02.2023

Кар яву белән, кышкы спорт төрләрен яратучылар чаңгыга баса.
-
Финансовая грамотность 03.02.2023

Учащиеся нашей школы приняли участие в мероприятии : Онлайн-уроке финансовой грамотности «Все про кредит или четыре правила, которые помогут достичь цели».
Урок произвел хорошее впечатление на детей. Отличительной особенностью прослушанного онлайн урока стало «живое» общение обучающихся школы с профессионалами в сфере финансового рынка. При этом ребята не просто прослушивали материал, но и активно участвовали в уроке: проводили коллективные обсуждения, голосовали, направляли отзывы. У многих из них возникло желание поделиться полученной информацией с родителями. Особенно интересна ученикам была история кредитов. Очень заинтересовали виды кредитов, условия кредитования и как грамотно взять кредит. Ребята узнали все тонкости кредитных договоров, на что следует обратить внимание при составлении договора. Они узнали о том, как поступить в случае, если нет возможности платить кредит и об основных правилах кредитования. Урок был достаточно понятно и грамотно объяснен. Вопросов практически не возникало. -
Сталинград сугышы һәрчак хәтердә! 02.02.2023

1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде.
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.Фашистлар нефтьле Кавказ, Кубань җирләрен алу һәм сугыш барышын үз файдасына бору өчен илнең көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итәргә планлаштырган була. Алар сан ягыннан безнең армиядән өстен булган. 1942 елның сентябрендә алар Сталинград янына ук килеп җитә. Шәһәрдә тәүлек буе һәр йорт өчен каты сугышлар барган. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла һәм, озак дәвам иткән канкоештан соң, дошманны камауга ала. Боҗрага якынча 300 мең фашист эләккән була. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә, 91 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.
Бүген тәрбия сәгатендә без укучыларны шушы тарихи вакыйга белән таныштырдык, шушындый матур тормыш төзү өчен туган илебез халкының нинди авырлыклар кичерүен аңлатырга тырыштык. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Китапханәче Фаттахова Рәмзия апа Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин һәм аның дивизиясенең дә шушы тарихи бәрелештә катнашуы турында сөйләде, китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Сталинград сугышы һәрчак хәтердә! -
Матросов батырлыгына 80 ел. 01.02.2023

1943 елның 23 февралендә (кайбер чыганакларда 27 февраль) - Совет армиясенең туган көнендә - 19 яшьлек комсомол егет Александр Матвеевич Матросов дошман амбразурасын күкрәге белән каплап тиңдәшсез батырлык ясый.
1943 елның 19 июне Карары нигезендә Александр Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушы батырлык кылучыларны матросовчылар дип атап йөртә башлыйлар. Аларның ил буенча гомуми саны 470 кә җитә.
Бүген укучыларыбыз белән Александр Матросовның батырлыгына 80 ел тулу уңаеннан, видео, презентация карап үттек. Матросовның әлеге хәрби батырлыгы Ватанга мәхәббәт һәм батырлык символына әйләнде. Бу вакыйга белергә һәм истә тотарга кирәк булган тарихыбызның кечкенә бер бите генә. Матросовны без Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерен биргән герой дип истә калдырырга тиеш. Барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын! -
Мөһим сөйләшү
30.01.2023
Бүгенге Мөһим сөйләшү (Разговор о важном) Россия укучылар хәрәкәтенә багышланды. Севастополь кызы Диана Красовская укучылар хәрәкәте кирәк дигән тәкъдим ясаган, моны илебез призеденты В.В.Путин күтәреп алган һәм 2022 елның 20нче июлендә Артек лагерендә "Беренчеләр хәрәкәте" дип исемләнгән оешма барлыкка килгән. Балалар анда нинди төп юнәлешләр барлыгын сөйләделәр. Хәрәкәтнең җитәкчесе Григорий Гуров үткәрелгән проектларны санап чыкты. Ахырдан укучыларыбыз белән әлеге РДШ сайтына керү һәм проектларда ничек катнашып булуы турында сөйләштек.
-
“И, моңлы туган телем!” 28.01.2023

Бүген укучыларыбыз “И, моңлы туган телем!” районкүләм иҗади фестивалендә катнашып, II урын алдылар. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы намуслы хезмәте өчен Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа һәм аның укучыларына иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Блокада икмәге 26.01.2023

Бүген мәктәптә "Блокада икмәге" дип исемләнгән чара үткәрелде, күргәзмә оештырылды. Укучыларга ул вакытта Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турында мәгълүматлар җиткерелде. Бу чараның символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. Хәзерге буын балаларына сугыш ачысын күрергә язмасын! Табыннарыбызда кадерле икмәк булсын!













