Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Акция "Окна Победы" 08.05.2023

Акция "Окна Победы" Окна Победы - это возможность сказать слова благодарности нашим прадедам за их великий подвиг и самопожертвование.
-
Тыл ветераннарын котладык 08.05.2023

Сугыш елларында халыкның батырларча эшләре турында сөйләгәндә, аеруча хатын-кызларның хезмәт батырлыгы турында әйтәсе килә. Аларның хезмәте Ватаныбызның героик елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Тыл Ветераннарыбыз Асыя апа белән Фәүзия апаны бәйрәм белән котладык.
-
Профилактик әңгәмә 05.05.2023

Укучыларга антитеррорның кеше тормышы өчен нинди куркыныч янавын
һәм аларны белергә кирәклекне аңлату; укучыларның сәламәтлеген саклау,
куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен
үстерү; укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан "Дөнья -
терроризмга каршы" дигән темага әңгәмә үтте.
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм
мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу
вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны
таләп итә.
Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп
баласы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.
Заложник (тоткын) булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы
киңәшләр.
Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның
үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-
әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына
хәбәр итегез.
Сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга
кирәкми.
Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган
әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик
куркыныч!
Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз.
Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян
килмәсә, башкаларга булышырга.
Кеше гомере бер генә бирелә. Үзебезнең тормышыбызны да,
башкаларныкын да саклыйк! Елмаеп, шатланып яшик! -
Акция "Георгий лентасы" 04.05.2023

Җиңү көненең төп символларының берсе – Георгий тасмасы, тынычлык өчен көрәшкән солдатларыбызның батырлыгы һәм истәлеге билгесе. Георгий тасмасы беренче тапкыр императрица Екатерина II идарә иткәндә барлыкка килә. Екатерина II сугышчыларның батырлыгы билгесе итеп Изге Георгий орденын раслый. Өч кара һәм ике кызгылт-сары полосалы тасма орденның бер өлеше булып тора. Бүген Георгий тасмасы хәрби дан символларына тиң, шуңа күрә аны ничек дөрес итеп тагарга икәнен дә белү мөһим. Совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәгендә мәңгегә калганлыгын күрсәтеп, тасма күкрәкнең сул ягына тагып йөртелергә тиеш. Георгий тасмасы - ул хәтер ясагы. Тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу, ветераннарга хөрмәт символы, Бөек Ватан сугышында җиңү белән горурлану һәм үз гомерләре бәрабәренә сугыш кырында тынычлыкны саклап сугышкан солдатларга рәхмәт әйтү билгесе дә булып тора.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан безнең мәктәп укчылары да, “Георгий тасмасы” акциясендә катнашып, авылдашларыбызга тасмалар тараттылар һәм аны ничек тагарга кирәклеген аңлаттылар.
Хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез! -
Җиңү байрагы - Знамя Победы 04.05.2023

Бүген 4 нче май көнне Мөһим сөйләшүдә Рәсәйнең Дәүләт Флагы белән бергә Җиңү Байрагын күтәрдек. Укучылар гимн җырлады. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәме алдыннан әзерлек эшләре дәвам итә. Тәрәзәләр бизәлә.
-
Юлларда сак булыйк! 02.05.2023

Бүген укучылар белән юлларда имин йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Җәй җитү белән балалар велосипедта урамга чыгалар. Велосипедта һәм роликларда ничә яшьтән йөрергә ярый, куркынычсызлык кагыйдәләре турында кабатладык. Презентация карап, бу кагыйдәләрне ныгыттык.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме (Карга боткасы) 01.05.2023

Татар халкы - бик борынгы халык. Ул элек - электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык - искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу -татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Шунысы аяныч , бүгенге көндә әби-бабаларыбыздан килгән күп кенә бәйрәм һәм йола күренешләре югалып бара . Менә шуны истә тотып, без туган ягыбызда онытылып бара торган милли йолаларның берсе - “карга боткасын” оештырырга булдык. Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бергә, төрле уеннар белән үрелеп барды әлеге йола.
-
ЭКОВЕСНА 2023 29.04.2023

Санитар-экология айлыгы кысаларында бүген су буйларын җыештыру өмәсендә катнаштык. яр буйларын, чишмәләрне җыештырдык.
-
Урман утырту - изге эш 29.04.2023

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек
бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы.
Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән,
ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
27 нче апрель Татарстанда урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Матур традициягә әйләнгән әлеге
чарада безнең мәктәп тә ел саен актив катнашып килә. Укучылар һәм хезмәт укытучысы Минһаҗев А.Ә.,
биология укытучысы Бикчәнтәев Р.Ә. бу эшкә күңел биреп, тырышып эшләделәр. Хәзер агачларны кадерләп,
саклап үстерергә генә кирәк. -
День пожарной охраны 28.04.2023

30 апрель - янгын сагы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Янгын сагы хезмәте һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм матди байлыкны уттан саклап кала. Бәхетсезлек очрагы турында беренче сигнал керүгә зур осталык, фидакарьлек күрсәтеп, экстремаль шартларда дөрес юл таба белә.
Шушы уңайдан без мәктәптә ОБЖ фәненнән ачык дәрес үткәрдек, видео карадык. Бигрәк тә язгы чорда янгын чыгу куркынычының зур булуын, коры үләннең тиз кабынып китүен һәм зур янгынга әверелергә мөмкин булуын аңлаттык. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тагын бер кат искә төшердек.
Бәйрәмнәре уңаеннан, көндәлек киеренке хезмәтләре һәм оперативлык күрсәтүләре өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз!













