Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Фликеры 12.09.2023

Укучыларга яктылык кайтаргыч фликерлар ни өчен кирәк, аларны кайчан һәм кайда тагарга икәнлеге һәрдаим әйтелеп тора. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрик!
-
Мөһим сөйләшү 11.09.2023

Бүген мәктәбебездә, “Разговоры о важном” дәресләрендә, Туган илебезгә мәһабәт,патриотлык хисләре тәрбияләү буенча чаралар үтте. Укучылар белән “ Там, где Россия” темасы нигезендә видеоматериаллар каралды, күнегүләр эшләнелде.
-
Дару үләннәре 08.09.2023

Табигатьтә дару үләннәре бик күп, тик без аларны тулысы белән файдаланмыйбыз. Аз гына авырып китсәк, аяк астында яткан үләннәрне файдаланасы урынга, даруханәдән химия белән эшләнгән даруларны алырга барабыз.
Дару үләннәрен үз вакытында дөрес итеп җыя, киптерә белергә генә кирәк. Укучыларыбыз әти-әниләре белән берлектә бик теләп карлыган яфрагы, юкә чәчәге җыеп тапшырдылар. -
"Кешенең ат белән дуслыгы" 07.09.2023

9 нчы сентябрьдә Кырлай авылында "Ат көне" үткәрелә.
Районыбызда "Кешенең ат белән дуслыгы" дигән конкурс үткәрелүен белгәч, укучыларыбыз үзләренең рәсем буенча осталыкларын сынап карарга булдылар. Иң матурлардан саналган эшне район конкурсына юлладык.
-
"Тынычлык территориясе" ("Территория мира") акциясе 06.09.2023

Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары "Тынычлык территориясе" ("Территория мира") акциясенә кушылдылар. Тәрбия сәгатендә тынычлык турында сөйләштек, рәсемнәр ясадык, төрле уеннар уйнадык. Ахырдан тынычлык символы булган ак күгәрченнәр ясадык. Тормышыбыз матур, илләребез тыныч булсын!
-
Юл хәрәкәте атналыгы 05.09.2023

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән бүген, юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы кысаларында, юл хәрәкәте билгеләрен, урамда һәм юлларда җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшердек, ныгыттык. Укучыларга юлда килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска кирәклеге аңлатылды. Адымнар нык, юллар имин булсын!
-
Мөһим сөйләшү. Разговор о важном 04.09.2023

Мөһим сөйләшү дәресе белем көненә багышланган иде.
Сегодня в нашей школе, как и во всех школах страны, учебная неделя началась с «Разговора о важном». Этот общероссийский масштабный проект, запущенный с 1 сентября 2022 года, реализовывается в формате внеурочных занятий.
Первое занятие по теме «День знаний» из цикла «Разговоры о важном» прошли сегодня, 4 сентября в школе. Целью данного мероприятия стало повышение мотивации школьников к приобретению новых знаний. Ребята обсудили понятие «знание», поговорили о людях, которые благодаря своим знаниям смогли изменить мир, посмотрели ознакомительный видеоролик «О Российском обществе». -
Сыйныф сәгате. Халык кәсепләре 02.09.2023

Бүген мәктәпләрдә сыйныф сәгате Татарстан Республикасының халык кәсепләре белән танышуга багышланды. Халык сәнгать һөнәрләре - гаять зур рухи байлык, ул безгә үткән буын мәдәниятен җиткерә. Осталар - тимерчеләр, чүлмәкчеләр, рәссамнар, тукучылар үзләренең уникаль кәсепләре барлыкка килгән кечкенә шәһәрләрне һәм авылларны бөтен дөньяга таныттылар. Үткәрелгән әңгәмәләр, каралган презентацияләр укучылар өчен файдалы һәм әһәмиятле булды.
-
Белем көне 01.09.2023

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бәйрәмебезгә Арча муниципаль районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы кунак булып килде. Бәйрәм тантанасы оешкан төстә, бик матур узды.
-
Балалар сабантуе. 16.07.2023

Балалар өчен сабан туе үткәрелде. Уен, җыр-бию белән үрелеп барды әлеге чара.













