Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
8 март бәйрәме 07.03.2023

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, әниләребезне бәйрәмгә чакырдык. “Мирас” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Хәбир Ибраһимның “Квартет” әкияти-тамашасын, ә башлангыч сыйныф укучылары үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне йомгаклап, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын! -
Тыл ветераннарын котладык 07.03.2023

Тыл ветераны Фәүзия әбине дә бәйоәм белән котладык.
-
Тылсымлы билгеләр илендә 03.03.2023

ЮИД ның оешуына 50 ел.
Светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итеп, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч класс укучылары белән дидактик уен оештырдык. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый. Укучыларыбыз әлеге чарада актив катнаштылар. -
Батырлык дәресе 02.03.2023

Бүген уздырылган “Батырлык дәресе” Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланды. Аларның хезмәтен, тормыш шартларын тасвирлаучы видеороликлар карадык. Төп максатыбыз: укучыларны патриотизм, гражданлык бурычларын үтәү кебек төшенчәләр белән таныштыру, үз халкыңның тарихына, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү. Соңыннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җыела торган гуманитар ярдәм турында сөйләштек. Һәр укучы, әти-әниләре белән киңәшләшеп, булдыра алганча ярдәм итәргә дигән фикергә килде. Илебез өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры тиз һәм югалтуларсыз үтеп китсен. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
Игътибарлы булыйк! 01.03.2023

Бүген югары сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында сөйләштеләр.
-
ЮИД - 50 лет 28.02.2023

Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. 2023 елның 6 мартында Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 50 ел тула. Бу отрядлар эшчәнлеге балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү системасының аерылгысыз өлеше булып тора, балигъ булмаганнар катнашында аварияләрнең кимүенә һәм юл хәрәкәтендә белемле һәм законга буйсынучан катнашучыларны тәрбияләүгә ярдәм итә.
Без бүген яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларының тарихы, килеп чыгышы белән таныштык. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, ике командага бүленеп, уен-ярыш үткәрдек. -
Мы - граждане России 27.02.2023

Бүген укучылар белән Парламент дәресе уздырдык. Утар Аты авыл жирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы укучыларны парламент, депутатлар, аларның эшләре белән таныштырды. Истәлекле фотоларга төштек.
-
Күңелле стартлар 25.02.2023

Хәрби патриотик айлыкны йомгаклау максатыннан, укучылар белән командаларга бүленеп, күңелле стартлар үткәрдек.
Әлеге эстафета - ярыш балаларның җитезлеген, көчен сынау гына түгел, сәламәтлеккә, спортка кызыксыну арттыру, патриотик тәрбия дә булып торды. Ике команда да бөтен көчен биреп уйнады. Укучылар барысы да күтәренке кәефтә калдылар. -
"Ил терәге - ир егетләр" 22.02.2023

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без иң якын кешеләребезне - әти-абыйларыбызны, бабайларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли. Бу чын ир-атлар, кыю, җитез, ышанычлы , шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк малайлар бәйрәме.
Менә бүген дә балалар бабайларына, әтиләренә бик матур бәйрәм әзерләделәр. Матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, нәни куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Ахырдан Мөхәммәт Мәһдиевның "Без - 41 нче ел балалары" фильмын карадык. Бәйрәм бик күңелле узды. -
"Туган телем, моңлы телем" 21.02.2023

Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Шушы дата уңаеннан, укучыларыбыз белән, “Тел бәйгесе” викторинасы үткәрдек. Ике командага бүленеп, “Тел чарлау”, “Кем тапкыррак?”, “Кем күбрәк белә?” һ.б. уеннары уйнадык.
Шулай ук бүген Тукаевлар музеенда татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында сөйләштек.
Татар халык мәкале: “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтебез яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.













