Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2023

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
23 нче май көнне 4 нче сыйныф укучыларының башлангычны тәмамлау һәм 9нчы сыйныфта укучылар өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын әти-әнилэр, район мэгариф идарэсеннэн килгэн кунагыбыз, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар! -
Табигать гүзәллеге. 20.05.2023

Мәктәбебездә күп еллардан бирле сакланып килүче традиция буенча, укучылар белән табигать кочагында ял иттек. Максатыбыз дүртенче сыйныф укучыларын Татарстан Варислары Берлеге сафларына алдык. Төрле күңелле ярышлар оештырдык. Җиңүчеләр бүләкләнде. Ә походның иң тәмле өлеше - уха пешереп ашау булды. Балалар бик канәгать калдылар.
-
19 май - Пионерия туган көн. 19.05.2023

19 май - Пионерия туган көн. Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.
Бүген районыбызда укучылар белән бик матур чарада катнаштык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. -
Халыкара музейлар көне 18.05.2023

18 май көнне дөнья Халыкара музейлар көнен билгеләп уза.
Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Шул көннән алып 18 май – безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн. Зур һәм кечкенә музейлар бу көнне “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр, күргәзмәләр, концертлар оештырып, тантаналы рәвештә уздыра.
Шул уңайдан без дә, өлкән сыйныф укучылары белән, Арчаның "Казан арты" һәм "Әлифба" музейларында булдык, бик күп кызыклы мәгьлүматлар алдык. Соңыннан Казансу паркында ял иттек. Ялыбыз бик күңелле һәм файдалы булды. -
Ышаныч телефоны көне - День телефона доверия 17.05.2023

17 нче май – Ышаныч телефоны көне буларак билгеләп үтелә. Быел Балалар ышаныч телефоны көне “Нәрсә турында дәшмәвеңне әйт” девизы астында уза. “Балалар ышаныч телефоны”ның Бердәм гомумроссия номеры (8-800-2000-122) балалар белән рәхимсез эш итүгә каршы көрәшү буенча Гомуммилли мәгълүмати кампания кысаларында 2010 елда булдырылды. Мәктәптә шушы уңайдан укучылар белән әңгәмә үткәрдек. Ышаныч телефонына ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләштек.
Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр дә була.
Синең, Ышаныч телефонына шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлегең бар. Ышаныч телефонындагы психолог-консультант сине ничек бар, шулай кабул итәргә әзер. Әгәр синең проблемаңны хәл итәр өчен алга таба да ярдәм кирәк булса, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәчәкләр.
Шунысын да истә тотарга кирәк: абунәчеләрнең фикерләре гаепләнми, тикшерелми һәм тәнкыйть ителми. Бу сөйләшү өчен уңай шартлар тудырырга һәм проблеманы тирәнтен аңлап төшенергә мөмкинлек бирә.
Абунәчеләр мөрәҗәгать иткәндә үзләренең исемнәрен, кайда икәнлекләрен һәм башка яшерен мәгълүматларын сер итеп саклау хокукына ия. Шуның белән бергә әңгәмәнең эчтәлеге язып алынмый. -
Татарстанда 2023 ел «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» 16.05.2023

Татарстанда 2023 ел «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителде.
Халкыбызнын йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әхәмияткә ия.
Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры булды, чөнки алар безгә бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Мирас ул - буыннан-буынга күчеп килә торган байлык.Безне, төп бурычыбыз йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.
Без дә яшь буынга, мәктәп укучыларыбызга төрле халык уеннары турында сөйләп, бергәләшеп " Түбәтәй", "Без, без, без идек", " Буяу сатыш" кебек күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттек.
Бүгенге көндә бәйрәмнәребезне йола, гореф-гадәтләребезне онытмыйбыз икән, димәк милләт яши, милләт яшәгәч тел яши, ягьни тормыш дәвам итә. -
15 нче май - халыкара гаилә көне 15.05.2023

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бүген шушы уңайдан мәктәбебездә ике ишле гаилә арасында бәйге үткәрелде. Алар үзләренең сәләтләрен, осталыкларын, җитезлекләрен, төпле фикер йөртүләрен күрсәттеләр.
Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куаныч, безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти.
Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята. Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын! -
"Язгы игелек атнасы" акциясе 11.05.2023

Ел саен бөтен ил буенча "Язгы игелек атнасы" акциясе уза. Безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Шушы акция кысаларында, мәктәбебезнең яшь волонтерлары, әлеге чараның "Өстәл уеннары" юнәлешендә актив катнаштылар, бер-береңә карата мәрхәмәтле, хөрмәтле булу кебек сыйфатларны үзләштерделәр.
-
Табигать гүзәллеге. 10.05.2023

Туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне
сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, әйләнә-
тирә дәресендә башлангыч сыйныф укучылары белән экскурсиягә
чыктык. Авылыбызның матур табигате һәр балада соклану хисләре тудыра.
Укучылар шомырт, алмагач агачларындагы, терек һәм терек булмаган
табигатьәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Саф һавада бергәләп сәяхәт итү
күңелләрне күтәрде. -
Җиңү бәйрәме 09.05.2023

Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез.













