Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Язгы өмә - Субботник 03.04.2023

Әйләнә-тирәбезне чистарту эшенә керештек.
-
Мөһим сөйләшү 03.04.2023

Бүгенге “Мөһим сөйләшү” темасы Җир көненә багышланды. Елда җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә. Беренчесе – 21 мартта, икенчесе инде 22 апрельдә. Апрель Җир көненең тарихын карап киттек, хәзер инде икенчесенең тарихына да күз салыйк.
Бәйрәм 1971 нче елда ООН секретаре У Тан Җир шары халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана. «Салкын космоста очучы һәм әйләнүче җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен» - ди ул.
Бу көнне Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңылдый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коела.
Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 нче мартта түгел, ә 22нче апрельдә чыңлый.
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз. -
Ура Каникулы!!! 30.03.2023

Мәктәпләрдәге каникул – балаларның һәм яшүсмерләрнең – иң көтеп алынган вакыты. Бу - ял һәм күңел ачулар чоры. Без дә укучыларның ялларын файдалы да куңелле дә узсын дип " Ура - каникулы " дигән исем астында мәктәп спортзалында төрле халык уеннары, куңелле стартлар, спорт уеннары уйнауны оештырып кутәренке кәеф булдырдык.
-
"Минем сәламәтлегем-минем кулларда" 29.03.2023

Укучыларның язгы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру максатыннан укучыларыбыз белән "Минем сәламәтлегем-минем кулларда" исеме астында эстафета уздырдык. Укучыларга йөгерү, сикерү белән мавыктыргыч, бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Ахырдан рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге чара укучыларга бик ошады.
-
Файдалы каникуллар 28.03.2023

Каникул вакыты булуга карамастан, ОГЭга әзерлек эшләре системалы рәвештә дәвам итә. Рус теле һәм математика фәннәре буенча, укучы авырыксынган темаларны аңлаттык, күнегүләр эшләдек.
-
Начар гадәтләрдән сак булыйк! 28.03.2023

Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр дә артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә; кызларда - 13 яшьтә күзәтелә. Россиядә 16-17 яшьлекләр арасында тартучылар арасында 45 процент яшь егетләр һәм 16 процент кызлар тәшкил итә.
Мәктәп балаларының беренче тапкыр тәмәке тартып каравының сәбәбе:
• кызыксынучанлык;
• яшьләрнең йогынтысы;
• өлкәннәргә охшарга тырышу;
• рекламаның һәм фильмнарның йогынтысы;
• проблемалардан качу;
• стресслар, неврозлар.
Укучыларыбыз белән “Тәмәке төтене һәркем өчен зарарлы” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Җинаятьләр кодексы һәм РФ законнары буенча зарарлы матдәләр куллануның начар нәтиҗәләргә китерүе турында аңлаттык. Тәмәкенең сәламәтлеккә китергән зыяны, кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында әңгәмәдә балалар теләп катнаштылар. -
27 март - театр көне 27.03.2023

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Мәктәбебездә “Мирас”театры эшләп килә. Укучыларыбыз спектакльләрдә бик теләп катнашалар. Күренекле драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Театр җитәкчесе Аюпова Рания Фирдүс кызы балаларне сәнгатьле сөйләм теленә, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәтә.
-
Дөрес туклану атналыгы 24.03.2023

Бу атна республиканың барлык мәктәпләрендә “Сәламәт туклану атналыгы" дип игълан ителде. Аның төп максаты – укучылар, ата-аналар, республиканың белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактик чара булып тора. Безнең ата-аналар да, укучылар да мәктәптә ашатуларыннан бик канәгать. Һәр көнне балаларга меню буенча кайнар аш оештырыла. Без укучылар белән даими рәвештә дөрес туклану буенча тәрбия сәгатьләре үткәрәбез. “Формула правильного питания” китабындагы материал белән танышып, андагы кроссвордларны чишәбез. Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе икәнен онытмыйк!
-
Женские имена РТ: история и современность 23.03.2023

В рамках реализации регионального проекта "Женские имена РТ: история и современность" сегодня мы познакомили учащихся с жизнью и творчеством многоуважаемой личности Фаттерахмановой Саярой Гибадулловной. Арча районыннан чыккан күренекле шәхесләр бик күп. Шулар арасында Фаттерахманова Саяра Гибадулловна да үзенчәлекле шәхес. Ул Иске Ашыт авыл клубында хезмәт итүгә 42 ел гомерен багышлый. Шушы еллар эчендэ куелган күпме спектакль, чара аны 1984 елда атказанган мәдәният хезмәткәре итә, 2019 елда районның мактаулы гражданины исемен алуга ирештерә. Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү өчен Иске Ашыт мәдәният йортында мемориаль такта куела һәм авылның мәдәният йорты аның исеме белән йөртелә башлый.
-
Тиздән язгы каникуллар! 22.03.2023

Балаларның көтеп алган язгы каникуллары җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?
Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау уңаеннан “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләнелде. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге , яктылык кайтаргычларның һәрвакыт үзләрендә булырга кирәклеге искәртелде.













