Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
ЭКОВЕСНА 2023 29.04.2023
Санитар-экология айлыгы кысаларында бүген су буйларын җыештыру өмәсендә катнаштык. яр буйларын, чишмәләрне җыештырдык.
-
Урман утырту - изге эш 29.04.2023
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек
бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы.
Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән,
ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
27 нче апрель Татарстанда урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Матур традициягә әйләнгән әлеге
чарада безнең мәктәп тә ел саен актив катнашып килә. Укучылар һәм хезмәт укытучысы Минһаҗев А.Ә.,
биология укытучысы Бикчәнтәев Р.Ә. бу эшкә күңел биреп, тырышып эшләделәр. Хәзер агачларны кадерләп,
саклап үстерергә генә кирәк. -
День пожарной охраны 28.04.2023
30 апрель - янгын сагы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Янгын сагы хезмәте һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм матди байлыкны уттан саклап кала. Бәхетсезлек очрагы турында беренче сигнал керүгә зур осталык, фидакарьлек күрсәтеп, экстремаль шартларда дөрес юл таба белә.
Шушы уңайдан без мәктәптә ОБЖ фәненнән ачык дәрес үткәрдек, видео карадык. Бигрәк тә язгы чорда янгын чыгу куркынычының зур булуын, коры үләннең тиз кабынып китүен һәм зур янгынга әверелергә мөмкин булуын аңлаттык. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тагын бер кат искә төшердек.
Бәйрәмнәре уңаеннан, көндәлек киеренке хезмәтләре һәм оперативлык күрсәтүләре өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз! -
Безопасное колесо 28.04.2023
"Безопасное колесо" дип исемләнгән район конкурсында катнаштык.
-
Җиңү диктанты Диктант Победы 27.04.2023
Җиңү диктанты 2023 нәрсә ул? Бу 2023 елга планлаштырылган Бөтенроссия акциясе. Беренче тапкыр ул 2019 елда бөтен ил буенча үткәрелә торган башка акцияләр белән беррәттән оештырылган. Җиңү диктанты 2023 тарихи хәтергә кагылырга, үз көчен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек бирәчәк чараларның берсе.
Бу чарада Россиянең һәр кешесе катнаша. Әле алай гына да түгел, акциядә башка илләр гражданнары да катнаша ала, Россия территориясендә булганнар гына түгел, ә аннан читтә булганнар да. Бу диктантта, читтән торып, онлайн режимда катнашу мөмкинлеге бар. Моның өчен рәсми сайтка яки Җиңү диктанты кушымтасына керү кирәк булачак. Чарада теләсә кайсы яшьтәге кеше катнаша ала.
Без дә бүген шушы акциядә катнашып, Җиңү диктанты яздык. -
"Мәңге нур син, и Тукай!" 26.04.2023
26 нчы апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 137 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу барлык татар җиһанын туган телен, гадәт-йолаларын, тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел. Чыннан да татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотыла, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Шул уңайдан укучыларыбыз белән Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдык, музейда шигырьләр сөйләдек, викторина үткәрдек. -
"Без Тукайлы халык..." 25.04.2023
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, туган авылында мөхтәрәм кунаклар кабул иттек. Укучыларыбыз чыгышыннан соң, музей ишек алдында әдәби компазиция күрсәтелде. Әтисе Мөхәммәтгариф каберенә зиярат кылганнан соң, бездәге чара шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды. Кунаклар Кырлайга юл тотты.
-
Мөһим сөйләшү 24.04.2023
Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном Яз һәм Хезмәт бәйрәме турында булды. Труд может приносить пользу тебе самому, может - твоим близким, а может - всему обществу и целой стране! Такой труд называется созидательным, и именно он, согласно результатам исследований, приносит человеку наибольшее удовлетворение. При этом не так важно в какой сфере трудится человек - изобретает новое лекарство или строит дома, заводы или дороги, придумывает новые современные механизмы или обучает детей. Любой труд ценен и важен - поэтому ему посвящён целый Праздник Весны и Труда, который отмечается в нашей стране - и ещё в 90 странах! - уже больше 100 лет.
-
Субботник 2023 22.04.2023
Әйләнә-тирәбезне чистарту өмәсендә укучылар да, укытучыларда тырышып эшләде.
-
"Без срока давности" Единый урок 19.04.2023
Ел саен 19 апрельдә бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан җәберләнүчеләрне искә алу, Бердәм гамәлләр көне буларак үткәрелә. Бу көнне төрле истәлекле чаралар уздырыла. Чаралар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, фән һәм мәдәният учреждениеләрендә, төбәк һәм муниципаль учреждениеләрдә билгеләп үтелә.
Нәкъ 1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының 39 нчы Указы чыгарыла. Ул Совет халкын һәм әсир кызылармеецларны үтерүдә һәм җәзалауда гаепле булган немец-фашист явызларына, шпионнарга, совет гражданнары арасыннан Ватанга хыянәт итүчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә җәза чаралары турында. Бу документның барлыкка килүе нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең оккупацияләнгән территориядә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм мондый җинаятьләрнең җәзалануын тануның беренче факты була.
Шушы дата уңаеннан укучылар белән бердәм дәрес үткәрдек. Шушы фаҗига корбаннарын искә алдык.