Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Районара Бәширов укулары 20.01.2023
Буген Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә I Районара Бәширов укулары уздырылды. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Курение - это не только дым! 17.01.2023
Укучыларга тәмәке тартуның зыяны турында профилактик видео күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында фикерләр алшытык.
-
Проект "Мин -Арча баласы!" 17.01.2023
17 января в Арском районном Доме культуры состоялось закрытие третьего сезона проекта «Мин Арча баласы". Укучыларыбыз призлы урыннар яулады.
-
Прорыв блокады 16.01.2023
Бүгенге "Мөһим сөйләшү" дәресе Ленинград блокадасын искә алуга, хәтер яңартуга багышланды.
Сегодняшний Разговор о важном был об истории обороны и блокады Ленинграда. Она началась 8 сентября 1941 года и продолжалась 872 дня. Тогда люди города жили в окружении фашистов и испытывали массу трудностей. Житель блокадного Ленинграда, ветеран труда Дмитрий Николаевич Мурин рассказывает, что самое страшное было бомбёшки, холод и голод. Никита Владимирович Благово тоже житель блокадного Ленинграда. Он рассказывает о своих воспоминаниях. Ему тогда было 9 лет. В декабре, январе месяце 11-15 тысяч человек умерали в день. На маленькие талончики давали в день 125 грамм хлеба на каждого жителя. Но несмотря на такие трудные испытания, жители не падали духом, верили в победу. -
"Юлда сине күрсеннәр!" 14.01.2023
Юлда йөрү кагыйдәләренең транспорт чаралары өчен генә түгел, ә жәяүлеләр өчен дә мөхим икәнен барыбыз да белә инде. Җәяулеләр өчен кагыйдәләрне үтәү куркынычсызлыкны саклау, алар нинди кагыйдәләр икәнен искә төшерүнең бер кайчан да артыгы булмыйдыр. Без дә мәктәбебез укучылары белән хәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен искә тошереп, белемнәрне ныгытып кына калмыйбыз, хәрберсенең тышкы киемнәрендә яктырткыч элементлары кирәк икәнен аңлатып , бармы юкмы икәнен тикшереп торабыз.
-
Иске Яңа ел белән! 13.01.2023
Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Әмма күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында белмидер дә. Эш шунда, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.
Шул уңайдан укучыларыбыз белән без дә Кушлавыч клубында бәйрәм оештырдык. Клуб мөдире Хәнәфиева Фәния апа укучылар белән төрле матур, кызыклы уеннар үткәрде. Укучылар бик актив булдылар. Ахырдан кечкенә генә истәлекле бүләкләр бирдек. Бәйрәм һәр балага ошады. -
“Без сезне өйдә көтәбез!” Акция 12.01.2023
Безнең мәктәбебез укучылары да, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, “Без сезне өйдә көтәбез!” дип аталган патриотик акциядә катнаша, хатлар язалар. Шушы хатлар аша безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән солдатларга хөрмәтебезне күрсәтәбез.
Участвуем в акции "Мы ждем вас дома" -
Яңа чирек башланды 10.01.2023
Рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Безнең максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын киләчәк буынга җиткерү.
Ә Россиядә 2023 ел укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. "Укытучы һөнәре – иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Шулай ук, 2023 елда Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел. Шул уңайдан, киләсе ел безнең илдә педагогларга һәм остазларга багышланачак. Укытучы елы, остазлар елы», - диелә Кремльнең матбугат хезмәтендә. -
Кышкы каниулда тыныч яллар 24.12.2022
Көннәр суытып су өсләре бозлангач, карлар явып таулар, яр кырыйлары кар белэн каплангач балалар гына тугел олы кешелэр өчен дэ үз-үзенә, гомеренә җаваплы караш тагын да арта. Кышкы чор, бигерәк тә каникул вакытлары балаларны урамга төрле уеннарга тарта торган вакыт.
Каникулга китәр алдыннан без дэ барлык мәктәп укучыларын җыеп , аларны өйдэ ялгыз калган очракта, урамда уеннар вакытында, өй тирәсендә түбә яннарында һэм башка күп кирәкле булган куркынычсызлык кагыйдэлэре белән таныштырып, инструтаж уткәреп киттек. -
Яңа еллар белән!!! 23.12.2022
Буген мәктәбебездә балаларның көтеп алган бәйрәме Яңа ел үтте. Укучыларыбыз "Аюкай куян", "Яңа ел биштәре" дигән тамаша курсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Уеннарда актив катнаштылар. Мәктәп директоры алдынгы , класстан тыш чараларда актив катнашучы укучыларга дипломнар тапшырды. Ахырдан лоторея уйнатылды. Бәйрәм бик куңелле узды.
Бәйрәм фотоларын алдагы яңалыкларда да чыгарып барырбыз.