Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Игелек кыл" 05.12.2022
Бүгенге Мөһим сөйләшү (Разговор о важном) Россия волонтерлары дип аталды. Һәр кеше үзеннән яхшы эз калдырырга тиеш. Табигатьне саклау, макулатура җыю, кешеләргә, тереклеккә карата яхшылык эшләү безне тагын да бәхетле итә. Видеоматериал да шул турыда иде. Укытучы белән әңгәмә барышында укучылар үз мәктәпләрендә ничек волонтёр була алуларын сөйләштеләр. Интерактив уен белемнәрне ныгытты.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2022
“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың мәңгелек”
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул менә 8 нче тапкыр инде 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Укучылар белән әлеге көнне билгеләп үттек. Батырларга куелган һәйкәлне чистарту өмәсендә катнаштык. Илебез Батырлары хөрмәтенә венок салдык. -
СПИД - яман чир! 01.12.2022
1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Без бүген укучылар белән бу чирнең килеп чыгышы, аннан саклану чаралары турында сөйләштек, видеоролик карадык.
-
Солдат кайтты авылга! 30.11.2022
Мәктәбебездә балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар, очрашулар үткәрелә.
Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Җөлби авылыннан Вәлиуллин Марсель исән-имин туган авылына кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек , бер ел узып та киткән икән . Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, аның әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер. Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, Марсель үзе теләп Ватан алдындагы изге бурычын үтәде.
Марсель бүген мәктәбебезгә балалар белән очрашуга килде. Армия тормышы турында сөйләде, укучыларның сорауларына тулы итеп җаваплар бирде. -
"Әни җирдә иң зур кеше!" 29.11.2022
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итә. Без бүген дөньяда иң кадерле булган кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үттек. “Мирас” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар “Өч кыз" татар халык әкиятен, Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?” комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Укучыларыбыз матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. -
Үз илеңнең патриоты бул! 26.11.2022
Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
Халык элек - электән үк кешеләрдә( бигрәк тә яшь буында) туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата - анага, өлкәннәргә хөрмәт- итәгать , хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән.
Патриотик тәрбия биру максатыннан, буген мәктәбебездә укучылар белэн әңгәмә уткәреп, патриотик рухтагы фильм карадык. -
Татарча диктант яз! 25.11.2022
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
Без дә әлеге акциядә ел саен бик теләп катнаштык. -
Дөрес тукланабыз 24.11.2022
Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү, сəламəтлекне кайгырту hәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү максатыннан башлангыч класс укучылары белән дөрес туклану буенча әңгәмә уздырдык. М.М.Безруких, А.Г. Макеева,Т.А.Филиппова төзегән "Две недели в Лагере здоровья" дигән эш дәфтәрләрендә эшләдек. Укучылар төрле башваткычлар , кроссвордлар чиштеләр. Дәрес бик җанлы узды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 24.11.2022
«Сабантуй» журналында бастырылган «Балалар календаре» буенча, 25 нче ноябрь – Теш чистарту көне. Кайсы гына җирең авырып-сырхаулап китсә дә - бәла. Тик менә теш сызлавыннан да яманы бар микән? Без бүген укучылар белән шул хакта сөйләштек. “Маша һәм Аю” мультфильмында Машаның тешен дәвалау турындагы сериясен карадык. Мондый хәлләргә тарымас өчен, тешләрне ничек сакларга һәм ничек чистартырга кирәклеген искә төшердек, теш щеткасы сайларга өйрәндек. Тешләрнең матур, төзек булуы сәламәтлек өчен генә түгел, ә матур итеп елмаю өчен дә кирәк!
-
Мәктәптә туклану атнасы 23.11.2022
Укучы балаларыбызның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларның биредә туклану проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. «Мәктәптә туклану» сүзтезмәсе эчендә балаларыбызның сәламәтлеге ята.
22 нче ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр мәктәбебездә “Мәктәп ашханәсендә дөрес туклану” атналыгы башланып китте. Укучыларга дөрес туклану кагыйдәләре, серләре, витаминнар, туклану режимы турында сөйләнелде. Башлангыч сыйныф укучыларының төшке аш вакытында ата-аналар комитетыннан да әгъза бар иде. Нык, сәламәт һәм кыю булып үсәр өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, көн режимын сакларга һәм иң мөһиме файдалы, туклыклы ризыклар гына ашарга кирәк икәнен исегездән чыгармагыз! Сәламәт булыгыз!