Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Туберкулез - йогышлы чир! 14.04.2023

Бүген башлангыч класс укучылары белән туберкулез турында сөйләштек, видео карадык.
Туберкулез - гомуми йогышлы авыру. Авыру кешедән яки хайваннан сәламәт кешеләргә күчә торган авыру йогышлы дип атала. Туберкулез киң таралган һәм күпчелек очракта озакка сузылган авыру буларак, 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләрнең сәламәтлеген югалтуның сәбәбе булып тора. Ел саен дөньяда 8 миллион яңа туберкулез очрагы теркәлә һәм 3 миллион кеше аннан үлә. Туберкулез үсеш алган илләрдә һәм аеруча матди яктан тәэмин ителмәү, эшсезлек, ачлык, сәламәт булмаган һәм авыр хезмәт һәм көнкүреш шартларыннан интегүче халык катламнары арасында киң таралган. -
Янгын куркыныч нәрсә... 13.04.2023

Яз җитүгә янгын куркынычы күпкә арта, чөнки кар эреп беткәч, былтыргы кипкән үләннәр ачыла, ә яшел чирәм әле үсеп өлгермәгән була. Бу чорда янгын теләсә нинди ялгышлыклар аркасында килеп чыгарга мөмкин, әйтик, сүндерелмәгән тәмәке, кояш нуры белән җылытылган пыяла, коры үләннәрне, территорияләрне җыештырганда чүп-чарны контрольсез яндыру һ.б.
Әлеге вакытта укучыларга пожар куркынычсызлыгы турында аңлату аеруча әһәмиятле булып тора. Шушы уңайдан, без укучылар белән “Пожар куркынычсызлыгы” дип аталган класс сәгате үткәрдек. Өйдә, мәктәптә һәм табигатькә чыккан вакытта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләштек. -
Космонавтика көне 12.04.2023

1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньяда беренче кеше белән космик корабль-спутник чыгарыла. Шул вакыттан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр. Дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты...
Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру, космоска кызыксыну уяту максатыннан мәктәбебездә күп чаралар үткәрелде. Юрий Гагарин турында нәфис фильм карадык, «Улыбка Гагарина» акциясендә катнаштык, клуб мөдире Хәнәфиева Фәния апа викторина уздырды. Укучыларга әлеге чаралар ошады. -
Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне 11.04.2023

Бүген илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә.
Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.
1945 елның 11 апрелендә, Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый, дип тарихка кереп калган.
Укучылар белән бу коточкыч вакыйгаларның сәбәпләрен ачыкладык, нәтиҗәләр ясадык. -
Мөһим сөйләшү 10.04.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү Разговор о важном "Космонавтика көненә" багышланды. А.Н.Шкаплеров космонавтлар турында балаларның төрле сорауларына җавап бирде. "Космонавт космик экспериментлар уздыра, шул фән өлкәсенә кереп китә. Кеше ул - романтик, шуңа аны космоска тарта да",- дип җавап бирде космонавт. Космоска багышланган "Вызов" фильмын төшергәндә катнашкан актер Ю.С.Пересильд та үзенең космоста төшерелгән роле, андагы кичерешләре турында сөйләде. Космоста булган тавышларны да тыңладык. О.Артемьев Гагарин, Лионов, Терешкова, Савицкая кебек танылган космонавтлар турында сөйләде. Советлар Союзы чорында 11 космонавт галәмдә була. "Ничек космонавт булырга?"дигән сорауга да җавап бирделәр укучыларга. "Рекорды России" дигән интерактив уен уйнатылды.
-
Тотальный диктант 08.04.2023

Сегодня обучающиеся нашей школы приняли участие в просветительской акции "Тотальный диктант".


Много географических названий и реалий, неутомимый путешественник и удивительный Дальний Восток. Таким запомнится 20-й "Тотальный диктант". -
Галәм – кызыклы, серле нәрсә ул! 06.04.2023

Галәм – кызыклы, серле нәрсә ул! Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Безнең укучыларыбыз да Галәм киңлекләре белән бик кызыксыналар, күбрәк белергә тырышалар. Үзләренең күзаллауларын кәгазь битләренә төшерәләр. Бүген без бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык. Шулай итеп, мәктәбебездә “Космонавтика” атналыгын башлап җибәрдек.
-
Каен бөресе җыю 05.04.2023

Яз айлары – каен, нарат һәм кара тополь бөреләрен җыю вакыты.
Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.
Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз.
Безнең мәктәп укучылары да, укытучылар да бөре җыюда актив катнаштылар.
Зифа буйлы сердәш каенкайлар безгә сихәт бирә. Табигать белән дус булыйк . -
Туберкулезга каршы көрәш көне 04.04.2023

24 март- туберкулезга каршы көрәш көне. 1882 нче елның шушы көнендә Берлинда табиб Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микроб хакында ачыш ясавын игълан иткән. Хәзерге заманда да бу йогышлы авыру кешелек өчен зур зыян китерә. Укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, рациональ туклану турында сөйләштек. Тәмәке һәм алкогольдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактик чара булуып торуы әйтелде. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дия торган булганнар. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап, еш ашарга тиеш. Һәр ел саен үз вакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә.
-
Субботник 2023 04.04.2023

Дәресләрдән соң чәчәклекләрне чистарттык.













