• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Космонавтика көне!..

Опубликовано: 12.04.2019

 12 апрель – Космонавтика көне. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан бүген укучыларга презентация күрсәтелде.
    Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында Клушино авылында колхозчы семьясында туган. Юраның әти-әнисе-гади колхозчылар. Әтисе, Алексей Иванович Гагарин (1902—1973), - балта остасы, әнисе, Анна Тимофеевна Матвеева (1903—1984), - фермада эшләгән. Юра кечкенәдән үк бик кызыксынучан малай булып үсә. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. 1943 нче елның 9 апрелендә Кызыл Армия авылны немецлардан азат итә. Мәктәптә уку башлана. Юра яштәшләре белән парта арасына утыра. Ул вакытта дәфтәрләр булмаганлыктан, гәҗит һәм обой битләре кисәкләренә язарга туры килә. Мәктәптә яхшы укый. Гаиләнең матди хәле начар була. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 
1955 нче елның 27 нче октябрендә Юрий Гагаринны армиягә алалар һәм Оренбург шәһәрендәге Ворошилов исемендәге хәрби авиация училищесына укырга җибәрәләр. 1957 нче елның 25 нче октябрендә укуын тәмамлый һәм Төньяк флотның (Мурманск өлкәсе) авиация полкында очучы булып хезмәт итә. 
    1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый. 
    Батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.



К списку новостей