• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

"Космонавтика" атналыгы кысаларында

Опубликовано: 12.04.2019

    “Күктә ни булмас дисең, очсыз – кырыйсыз күк бит ул”,- дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешеләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Космик тикшеренүләрнең алда нинди юнәлешләрдә дәвам итәчәген, нинди яңалыкларга китерәчәген ул чакта тулаем күзаллау мөмкин булмаса да, беренче адымның кеше тормышда яңарыш мизгеле икәнен күпләр аңлый иде. Чыннан да, планетабызны читкә китеп өйрәнүнәтиҗәсендә бик күп яңа ачышлар ясалды. Җир атмосферасы һәм магнит кырының составын, төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын космосның табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрен, Кояшта барган процессларны җентекләп өйрәнү һәм башка тикшеренүләр фән дөньясына бихисап яңалыклар бирде.
    Укучыларыбыз белән “Космос – ул без” дип исемләнгән видеоролик карадык. Ул космонавтика үсешенең төп этапларын чагылдыра. Видеоролик документаль хроника кадрларына, космонавтларның очыш вакытында һәм Җиргә әйләнеп кайтканнан соң тавыш аудиоязмаларына нигезләнеп эшләнгән. Укучыларга Җирнең ясалма иярчене “Спутник – 1”, кешелек тарихында беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә космоска очучы космонавт Юрий Гагарин, дөньяда беренче хатын-кыз – космонавт Валентина Терешкова, тарихта беренче ачык космоска чыккан кеше – Алексей Леонов, “Союз – 4” һәм “Союз – 5” корабльләре, Халыкара космик станция, “Мир” – орбиталь станцияләр турында мәгълүмат бирелде. Балаларга бик ошады. 



К списку новостей