• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Тарихта Бөек Җиңү...

Опубликовано: 16.10.2019

    Бүген укучыларга Бөек Жиңунен 75 еллыгы унаеннан уңаеннан Сталинград сугышы, Мамай курганы турында тулы белешмә, эчтәлекле презентация күрсәтелде. Мамай курганы - 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган каты бәрелешләр урынында, Идел елгасы уң ярында, Волгоград шәһәренең Үзәк районында урнашкан калкулык. Бүген ул урында "Сталинград сугышы Каһарманнарына" "Ватан-Ана чакыра" төп һәйкәле белән мемориаль комплекс урнашкан. Мамай курганында берничә туганнар каберлек һәм шәхси каберләр урнашкан, бөтенесе 35 000 кеше күмелгән.
    Белорусь авылы Хатынь... Иң зур масштаблы географик карталарда да бу авылның исемен эзләп табып булмый. Бу авылның язмышы ничек хәл ителгән? Сугыш башлангач, 1943 нче елның 22 нче мартында бу авылны немецлар басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар. 149 кеше тереләй утта яна, көя...
    Хатынь... Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау: «Зың-зың...» Бу кыңгыраулар Хатынь кешеләренең ачы күз яшьләрен, әйтелмәгән уй-теләкләрен, сүзләрен сөйлиләр һәм хәтерләтәләр. Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь — авыллар каберлеге ул. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.



К списку новостей