• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Бәйрәм белән!

Опубликовано: 06.11.2019

    Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
    Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
    Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
    Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
    Без дә укучылар белән, “ТР Конституция”се турында сөйләштек. Конституция эчтәлеге, Дәүләт символлары, телләре турында мәгълүмат бирелде. Ахырдан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
    Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.



К списку новостей