Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Хоккей ярышы 26.02.2015

8-11 нче класс укучылары арасында хоккей ярышы узды. Күчмә кубок 10 нчы класс укучыларына тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 25.02.2015

Ел саен “Мәгариф” журналы редакциясе, республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, яшь уйлап табучылар өчен конкурс игълан итә. Быелгы конкурста Д. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Хәбибуллин Илмир беренче урын алды (укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхакович). Традиция буенча җиңүчеләрне беренче урын алган укучы мәктәбендә котлыйлар. Республика күләмендәге котлау Түбән Мәтәскә мәктәбендә 23 нче мартта булачак.
-
«Без булачак солдатлар» 24.02.2015 Казиле башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Без-булачак солдатлар” бәйгесе үтте. Егетләр батырлык турында мәкальләр әйттеләр. ”Автомат җыю”, ”Радистлар”, ”Әти-әнигә хат”, ”Сәламемне очкыч аша”, Марш брасок” уеннарында хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.

-
Безнең Ришат беренче! 24.02.2015 Яшел Үзән шәһәрендә бочче буенча ярышлар үткәрелде. Анда Чабаксар, Волжск, Яшел Үзән, Арча шәһәрләре командалары катнашты. Арча Укучылар сарае данын Айрат Низамов, Зилә Сөнгатуллина, Ралинә Шакирова, Руслан Хәбибуллин, Тимур Рәхмәтуллин һәм безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Ришат Әхмәдуллин яклады. Ярышлар өч төркемдә үткәрелде. Ришат Әхмәдуллин чемпион булды һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Тренеры Фәрит Минхәировны һәм Ришатны чын күңелдән котлыйбыз!

-
Тел-рухи дөнья көзгесе 21.02.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан, "Тел- рухи дөнья көзгесе" исеме астында интеллектуаль уен оештырылды.Укучылар "Тартыклар" һәм "Сузыклар"төркеменә бүленеп, туган телебез турында мәкальләр, шигырьләрнең авторларын һәм исемнәрен әйттеләр, тылсымлы сүзләр кулланып җөмләләр төзеделәр, табышмакларга җавап таптылар. Нәтиҗәдә "Сузыклар" төркеме җиңү яулады.Уен "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

-
Ел укытучысы 20.02.2015

Инглиз теле укытучысы Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна "Ел укытучысы-2015" конкурсында район укытучылары белән көч сынашты. Ул "Иҗади укытучы" номинациясендә җиңү яулады. Без аны шушы уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә югары профессиональ баскычларга күтәрелүен телибез.
-
Уңышлар телибез! 19.02.2015

Бүген инглиз теле укытучысы Исмагилова Гүзәл Альберт кызы "Ел укытучысы - 2015" конкурсының муниципаль этабында катнаша. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Укытучылар ярыша. 18.02.2015

Бүген мәктәптә "Ел укытучысы-2015" конкурсының муниципаль этабының беренче туры үтте. Апаз урта мәктәбенең физика укытучысы, Сеҗе төп гомумибелем мәктәбенең химия укытучысы, Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы, Утар -Аты төп гомумибелем мәктәбенең татар теле укытучысы ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Биатлон 17.02.2015

Укытучы Фазылҗанов Г.Г. югары класс укучылары белән биатлон ярышы уздырды. Ярышта җиңеп чыгучы командаларга, шәхси беренчелекне алучыларга грамоталар тапшырылды. 19 нчы февральгә хоккей ярышы планлаштырылды.
-
Күңелле стартлар 16.02.2015

"Оборона-масса" айлыгы кысаларында 3-4 нче класс укучылары арасында күңелле стартлар уены үткәрелде. Югары класс укучылары биатлонга хәзерләнә.








