Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
"Парклар маршы" конкурсының нәтиҗәләре 22.05.2015

Парк һәм скверлар елы уңаеннан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән "Парклар маршы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Нәбиуллина Камилә һәм Гаффарова Әнисә бу конкурста җиңүче булдылар. Катнашкан укучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт җиткерелде. Укучыларыбыз ел саен бу конкурста актив катнашалар. Иҗат итүгә сәләт кирәк. Сәләтле укучылар күп булу безне куандыра гына.
-
"Тәмәкедән башка бер көн" акциясе 21.05.2015

"Мөстәкыйль балалар" төркеменә йөрүче укучылар"Тәмәкедән башка бер көн" акциясе үткәрде. Башта проектта катнашучылар югары класс укучылары белән "Правда о табаке" исемле документаль фильм карадылар. Аннары укучылар белән тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә корылды. Укучыларга буклетлар таратылды. Аннары проектта катнашучылар урамда өмә оештырдылар. Җирлектә яшәүчеләрдән"Тәмәкесез бер көн" исемле бер көнлек килешү төзү турында куллар җыелды.
-
WordSkills Russia 2015 . 20.05.2015 В целях повышения престижа рабочих профессий, привлечения молодежи в производственные секторы экономики, а также совершенствования стандартов по рабочим профессиям и специальностям профессионального образования МО и Н РТ организует ярмарку профессий. Сегодня наши учащиеся участвуют на чемпионате по профессиональному мастерству WordSkills Russia 2015 .

-
“Наркотикларга “юк” дибез!” 19.05.2015 Республика буенча «Наркотикларсыз тормыш» исемле бер айлык акция барачак . Акция үз эченә күп чараларны алган. Алар арасына төрле конкурсларны, җирлектә яшәүче халык белән очрашулар үткәрүне, ышаныч телефоннарының эшләп торуын , стендларга белешмәләр элүне планга кертү таләп ителә. Безнең мәктәп бүгеннән шушы акция кысаларында “Наркотикларга “юк” дибез!” исемле рәсем конкурсы игълан итте. Рәсем конкурсында барлык укучылар катнаша ала.

-
11 нче класс укучылары беренче сынау үтә 18.05.2015

Бүген 11 нче класс укучылары татар теле фәненнән мониторинг эше башкардылар. Укучыларның 11 ел дәвамында үткән белем һәм күнекмәләрен бәяләү эше булды бу . Укучылар үзләре укыган әсәрдән китерелгән өзек буенча сочинение да язарга тиешләр. Сынау эшен көтелгән нәтиҗәләр белән башкарып чыгуларын теләп калабыз.
-
Бүген мәктәптә өмә 16.05.2015

Бүген мәктәптә өмә узды. Бакчада күләмле эш башкарылды. Барлык орлыклар чәчелде, территория чистартылды, чәчәк үсентеләре утыртылды. Өмәдә барыбыз да актив катнаштык.
-
Итоги участия на конференции "Нобелевские надежды-2015 16.05.2015

Ученики и учителя Нижнеметескинской средней школы ежегодно участвуют в конкурсе « НОБЕЛЕВСКИЕ НАДЕЖДЫ». Конкурс проводится для учащихся 7 - 11 классов общеобразовательных организаций, студентов профессиональных образовательных организаций СПО в целях создания условий для формирования интереса к познавательной, творческой, экспериментально – исследовательской, проектной, интеллектуальной деятельности учащихся и студентов, для оказания поддержки талантливой молодежи в социальном и профессиональном самоопределении.
Первый этап конкурса был письменный заочный. Второй финальный этап предполагал очное участие и защиту работы в одной из номинаций финалистов.
Ученица 9 класса Рахимзянова Диляра по номинации «Древисина» (руководитель-учитель татарского языка и литературы Юсупова Роза Киямутдиновна), ученица 8 класса Зиннатуллина Рузиля по номинации «Экология» (учитель химии и биологии Маннанова Лилия Равилевна) прошли на второй тур, получили сертификат. Ученица 8 класса Шаяхметова Сафия (руководитель – учитель математики Аскарова Резеда Ахатовна) стала лауреатом по номинации «Математика», ученик 7 класса Сабиров Айнур по номинации «Мененджмент» (руководитель – учитель истории и обществознания Якупова Ханифа Зиннатовна) занял 2ое место.
-
Укучылар экскурсиядә 15.05.2015

11 нче класс укучылары В. П. Энгельгард исемендәге Атрономия обсерваториясендә экскурсиядә булдылар. Обсерватория Казаннан ерак түгел, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә урнашкан. Экскурсия планетарий бинасында слайдлар күрсәтүдән башланган, аннары йолдызлы күк йөзенә сәяхәт ясаганнар, планеталар, аларның иярченнәре белән, йолдызлы күкнең тәүлеклек әйләнеше белән танышканнар. “Космик эраның башлануы” дигән 3D-фильм карау да бик кызыклы булган. Космик аппаратларга утырып очу, Ай өслегеннән йөгерү - күңелдә калырлык мизгелләр . Экскурсия соңрак башка биналарда дәвам иткән. Укучылар китапларда язылмаган яңалыклар белән танышканнар. Экскурсияне оештыручы физика, информатика укытучысы Фазылҗанова Н.М. бу чараның бик файдалы булуын хәбәр итте.
-
Экскурсиядә 14.05.2015

Тормыш иминлеге нигезләре программасында каралган практик дәресләрне гамәлгә ашыру максатында, 8 нче класс укучылары экскурсиягә чыгып киттеләр. Алар бүген ел буена туризм буенча алган белемнәренең ныклыгын сынап караячак. ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г. – ка һәм 8 нче класс укучыларына уңышлы эш көне телибез.
-
Сәламәт яшьләр - сәламәт киләчәк 13.05.2015

Сәламәт яшьләр-сәламәт киләчәк. Районыбызда яшьләр арасында спортны үстерүгә бик нык игътибар ителә. Мәктәпнең спорт ярышларында теләп катнаша торган сәләтле укучылары күп. Физкультура укытучылары ярышларга ныклы хәзерлек белән чыгалар. Бүген дә бер төркем укучылар Фазылҗанов Г.Г., Җәләлиев И.И. җитәкчелегендә районга спорт ярышына киттеләр. Аларга яхшы нәтиҗәләр телибез.








