Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
«Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе 24.03.2015

Мәктәптә «Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар - Татарстан республикасы уйлап табучылар, рационализаторлар җәмгыяте һәм “Мәгариф” журналы. Конференция 3 бүлектән торды: яшь эзләнүчеләрнең техника өлкәсендәге ачышларыннан төзелгән күргәзмә; тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өлеше; галимнәр катнашында оештырылган осталык дәресләре. Әлеге чарада район администрациясе башлыгы Илшат Габдельфәртович Нуриев та катнашты.Ул осталык дәресләрендә булды, күргәзмә белән танышты, яшь уйлап табучыларга үз тәкъдимнәрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович конференциянең төп өлешендә район укытучыларының чыгышын тыңлады. Яшь кулибинчыларның эшеннән канәгать булуын хәбәр итте. Мөхтәрәм кунаклардан түбәндәгеләрнең чыгышын тыңлау укучылар һәм аларның җитәкчеләрендә яңа эзләнүләргә теләк тудырды. Конференция кунаклары: Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты ӘЮПОВ Мөхәммәт Йосыф улы, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, «Яшь кулибинчы-2015» конкурсының жюри рәисе НУРУЛЛИН Ринат Гали улы, Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе ХУҖИН Фаяз Шәриф улы, «Сүз» нәшриятенең баш мөхәррире, эзтабар-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы МОСТАФИН Шаһинур Сафа улы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире САБИРҖАНОВ Таһир Әюп улы.
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүче, яңа уку елыннан 1 нче сыйныфка керәчәк балалар да катнашты.

-
"Нур" телевидениесе сугыш ветераны Сара апа янында. 20.03.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Җамалиева Бибисара апа белән чираттагы очрашуда булып кайттылар. Ул һәрвакыт укучыларга төпле киңәшләрен бирә. Аның биргән киңәшләрендә туган җирне, туган йортны, тормышны чиксез яратуы сизелеп тора. Менә шул ярату хисе авырлыкларны җиңәргә, тулы яшәү рәвеше алып барырга булышкандыр да аңа. Бибисара апа бүгенгесе көндә күкрәк тулы орден-медальләрен чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, өйнең түрендә утыра.Арча укучылар сарае каршында оештырылган "Нур" телевидениесе дә Сара апа белән очрашуда катнашты. Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз, Җирдәге башаклар җыры бу. «Хәерле иртә!» дип уяткан Башкала куранты чыңы бу. Юлларда булыгыз, медальләр, Аяклар талса да, тынмагыз. Мендәргә күчмәгез, медальләр, Йөрәкләр катында чыңлагыз.

-
Видеоурок, посвящённый XVI Чемпионату мира по водным видам спорта 19.03.2015

19 марта классный руководитель 7 класса Исмагилова Гузель Альбертовна провела видеоурок, посвящённый XVI Чемпионату мира по водным видам спорта, который будет проводиться в столице Республики Татарстан г.Казани с 24 июля по 9 августа. Учащиеся посмотрели презентацию, из которой узнали много нового об Олимпийских играх, о летних и зимних видах спорта. Также учащиеся подробно изучили водные виды спорта. Ребята познакомились с программой, с символикой, спортивными объектами чемпионата.
-
Хөрмәтле коллегабыз - Гайнетдинова Нурисә Гыйльмулла кызының 55 яшьлек юбилее. 18.03.2015

Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмегез белән котлыйбыз! Киләчәктә Сезгә тыныч тормыш, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, тормыш иптәшегез белән тигез гомер итүегезне телибез.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең ,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
-
Сыерчык ояларыннан күргәзмә төзелде. 17.03.2015

Мәктәптә “Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы” акциясе узды . Акциядә укучылар бик теләп катнаштылар.Башка елларда да укучылар канатлы дусларыбызны оялы итүгә битараф булмадылар. Сыерчык ояларының иң яхшы дип саналганнары күргәзмәгә куелды. Тиздән аңа нәтиҗәләр ясалыр. Ә канатлы дусларыбыз безнең укучылар зур теләк белән ясаган ояларны үз итәр , әлбәттә.
-
Социаль белем бирү академиясе укучылары -бездә кунакта 16.03.2015

Профориентация айлыгында төрле уку йортлары белән очрашулар оештырыла. Арча районы социаль белем бирү академиясеннән студентлар килеп, 9-11 нче класс укучылары каршында уку йортына керү тәртибе, сайланган белгечлек буенча уку мөмкинлекләре, студентлар тормышы турында чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар уку йортына яңалыкка омтылган, укырга теләге булган укучыларны чакырып калдылар, буклетлар тараттылар.
-
Арский бал 14.03.2015

Учащиеся нашей школы Шигабиева Эндже, Маннанов Фангиз, Шаяхметова Сафия, Шарафиев Инсаф, Зиннатуллина Рузиля, Хайрутдинов Ильдус, Хасанова Зульфия, Салимов Рузиль приняли участие в районном конкурсе «Арский бал» посвященный к году Литературы . Руководителем группы была учитель английского языка Исмагилова Гузель Альбертовна. Нам была вручена грамота в номинации «Сюжетный танец».
-
Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу 13.03.2015

“Китапка мәхәббәт кайдан башлана?”соравына бүген ге көн укучысына китапханә, авыл җирлеге, мәдәният йортлары белән берлектә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә җавап табып булыр. Түбән Мәтәскә мәдәният йортында укучылар белән берлектә Саба районында яшәп иҗат итүче күпсанлы китаплар авторы, китап укучылар үз итәргә өлгергән сөйкемле ханым – язучы, журналист Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу кичәсе оештырылды. Очрашуны Иске Кырлай авылы китапханәчесе Венера Хәмзина алып барды. Безнең укучыларыбыз музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.Гөлсинә Галимуллина, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү белән беррәттән, журналист, язучы һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплылык таләп итә торган хезмәт икәнлегенә дә тукталды. Язучы ханым җирлектә урнашкан халыкның китап белән кызыксынуына битараф кала алмый , әлбәттә. Иң күп укучыларга аның бүләге дә бар: рәхмәт хатлары тапшыру -үзе күңелле мизгел булды. Укучыларыбызга үтемле, тирән эчтәлекле чара оештырулары өчен Түбән Мәтәскә китапханәсе мөдире Рәмзия Хәсәнова, җирлек башлыгы Фәргать Гарәфетдин улы Сираҗетдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Китапка булган мәхәббәт тукталмасын, язучыларга иҗат дәрте килеп торсын, диясе килә бүгенге кичәне караганнан соң.
-
Район башлангыч класс укытучылары семинары 12.03.2015

Мәктәпкә килгән кунаклар арасында укытучыларның белемен күтәрү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы укытучысы Сәгъдиева Илсия Тәлгать кызы, “Мәгариф” журналы сайты мөхәррире Римма Вәли кызы Гатина, район мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәк методисты Роза Гарапшовна Яхина һәм район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Мәктәпнең музыка укытучысы Раил Рәшит улы һәм инглиз теле укытучысы Ләйсән Альберт кызы кунакларга осталык дәресләре күрсәттеләр, сингапур методикасын куллану серләренә төшендерделәр. Кунаклар үзләре дә бу алымнарны кулланып карадылар, киләчәктә үз эшәрендә файдалану өчен өлге алдылар








