Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 оя. 12.03.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбендә район буенча игълан ителгән "70 еллыкка-70 оя! " бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар.Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде.Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана",- ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

-
Бүген бездә бәйрәм 07.03.2015

Җиһанга Яз килде. Яз ул - җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.
Хатын-кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та ... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул - хатын-кыз.
М әктәбебез егетләре бүген кызларыбызны, укытучы, хезмәткәрләрне котлап, бәйрәм оештырдылар. Чараны алып баручы егетләр - 10 нчы класс укучылары Лотфуллин Самат, Вәлиәхмәтов Фәрит. 5-11 нче класстан берәр кыз төрле уеннар аркылы үз осталыкларын күрсәтте. Финалда 9 нчы класс укучысы Фәсхетдинова Әнисә җиңүче булды.
" Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-безнең мәктәпнең кызларында",- дигән шигырь юллары белән тәмамланды бәйрәм кичәсе.
-
“Җиңү килде, җирне нурга күмеп ”кичәсе 06.03.2015

Башлангыч класслар методик берләшмәсенең планы буенча бүген ата-аналар каршында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү килде, җирне нурга күмеп ”исемле әдәби –музыкаль кичә куелды. Укучылар маршировка ясадылар, “Журавли” музыкасына музыкаль композиция күрсәттеләр, 3 нче класс укучысы Нәбиуллина Әдилә бабасына багышлап төзегән проект эше белән уңышлы чыгыш ясады. Укучылар бу чарадан хәрби һөнәрләр турында башлангыч белемнәр дә алдылар.
Физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. балаларга өйрәткән күнекмәләр бәйрәм барышында уңышлы тормышка ашырылды. Арча сәнгать мәктәбе филиалы укытучылары Чулпан һәм Рәдис Харисовлар, мәктәпнең музыка укытучысы Хәбибуллин Р.Р. укучыларның музыкаль сәләтләрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Мәктәп коллективы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Балаларны әлеге бәйрәмгә хәзерләп, алар да үз алларында торган бурычларны үтәделәр, класс җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Профессиональ белем бирү айлыгы 05.03.2015

Мәктәптә укучыларыбызга профессиональ белем бирү буенча айлык башланып китте. Айлык кысаларында төрле чаралар тормышка ашырыла. Башкарган хезмәте аркылы танылган кешеләр белән очрашулар, уку йортларында ачык ишекләр көнендә булу укучыларда сайлаган һөнәр буенча кызыксынуларны тагын да арттыра, җаваплылык хисе тәрбияли. Бүген 9-11 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Мәннанова Л.Р., Фазылҗанова Н.М. белән район мәгариф бүлеге аркылы оештырылган Казан аграр университеты һәм Казан ветеринария академиясеннән килгән белгечләр белән очрашуда булдылар. Бүген - укучы, күпмедер вакыттан соң югары уку йорты студенты булырга әзер торган укучыларыбыз, яшьтәшләре белән ирекле аралашу вакытында, үзләрен борчыган сорауларга җавап та таптылар. Мондый очрашуларны оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Профсоюзлар эшчәнлеге 04.03.2015

2 нче март көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбе профсоюз оешмасы һәм администрациясе арасындагы килешүнең үтәлеше буенча профсоюз җыелышы булып узды. Җыелышта Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Фазлиева И.В. катнашты. Коллектив договорның үтәлеше турында мәктәп директоры Сагдеев Т.И. һәм профсоюз рәисе Маннанова Л.Р. чыгышлары тыңланды.
-
Иҗади эшләр конкурсы "Вперед в прошлое-2014" 04.03.2015

Мәктәптә укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту буенча аерым комиссия эшли , алдынгы педагогик тәҗрибә таратыла. Укучылар берничә ел рәттән КНИТУ тарафыннан оештырылган "Вперед в прошлое", “Нобелевские надежды” иҗади эшләр конкурсында катнашалар.
Бу уку елында да11 нче сыйныф укучысы Вәлиева Чулпан (җитәкчесе- Муллагалиева Г.Н.), 9 нчы сыйныф укучылары Рәхимҗанова Рәзилә (җитәкчесе - Маннанова Л.Р.), Шиһабиева Энҗе (җитәкчесе - Гаффарова Д.В.), 8 нче сыйныф укучылары Гаффарова Әнисә, Лутфуллина Сиринә (җитәкчеләре - Гаффарова Д.В.) "Вперед в прошлое” конкурсының финал этабында катнаштылар.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 03.03.2015

8 нче Март бәйрәме алдыннан традициягә кергән чаралар үтә. Башлангыч сыйныф укучылары укытучылар, әти-әниләр белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрүне планлаштыралар. Методик берләшмә җитәкчесе Хәйретдинова Венера Рөстәмовнаның укучылар белән оештырган кул эшләре күргәзмәсенә берәү дә битараф кала алмады.
5-11 нче классның егетләре бәйрәм уңаеннан концерт куярга хәзерләнәләр. Бу көнне кызларыбыз тапкырлыкта, өлгерлектә көч сынашачак.
-
Повышаем квалификацию. 02.03.2015 Учитель русского языка и литературы Шакирова Гузалия Камиловна участвовала на Всероссийском форуме "Учиться и жить вместе: открытое пространство инклюзии",который приурочен празднованию 70-летия со дня основания ЮНЕСКО. Форум прошёл 26-27 февраля в городе Казань в НОУ ВПО "Университет управления "ТИСБИ".

-
Теннис ярышында катнашучыларга зур уңышлар телибез! 01.03.2015

10 нчы класс укучылары Лотфуллин Самат һәм Вәлиәхмәтов Фәрит мәктәптә өстәл теннисы буенча ярышта җиңүче булдылар. Физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. җитәкчелегендә бу укучылар район буенча көч сынашырга киттеләр.
-
Зарница 27.02.2015

Укытучы Фазылҗанов Г.Г. "Патриотик тәрбия" айлыгында укучылар белән төрле чаралар үткәрде. Бүген 8 нче класс укучылары Аҗаган уенында катнаштылар. Айлык буенча нәтиҗәләр һәр атнаның оештыру линейкасында хәбәр ителә.








