Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
"Бөек Җиңү юллары" конкурсы. 07.04.2015

Март аенда район мәрхәмәтлелек үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Бөек Җиңү юллары" дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырган иде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашты. 8 нче класс укучысы Зиннатуллина Рузилә грамота белән бүләкләнде.
-
Башлангыч класс укытучыларының республика семинары 06.04.2015

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты башлангыч класс укытучылары өчен Арча педагогия көллиятендә “Яңа стандартларны тормышка ашыру шартларында башлангыч класс укытучыларының педагогик осталыкларын үстерү” темасына курслар алып бара. Шушы уңайдан, бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының республика семинары үзды. Тәҗрибәле укытучыларыбыз үз дәресләрендә Сингапур системасының структураларын куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Мәктәп укытучыларыннан табигать фәннәре укытучысы Гаффарова Дамира Вәкилевна 1 нче класста әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресеннән “Тырыс тотып гөмбәгә” темасына , инглиз теле укытучысы Потехина Ләйсән Альбертовна 3 нче класста “Увлечения. Простое продолженное время”, Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна 4 нче класста “Рассказываем истории. Простое прошедшее время” темасына, башлангыч класслар укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәмовна 3 нче класста “Җитмәгән саннарны ничек табарга” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәрес биргән укытучыларның үзанализы тыңланды. Дәресләргә семинарда катнашучылар да анализ ясады. Курста катнашучылардан- Арча районы Иске Кырлай мәктәбе укытучысы Фазлыева Эльмира Вәкиловна- мәктәп , анда белем һәм тәрбия бирүче укытучылар коллективы турында җылы фикерләр җиткерде. Укучыларның фән олимпиадаларында ел саен призлы урыннар алуларын, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, республика күләмендә җиңү яулап килүләрен атап әйтте . Башлангыч класс укытучысы Гайнетдинова Нурисә Гыйльмулловна укучылар белән “Җиңү язы килде, җирне нурга күмеп” дигән әдәби кичә уздырды. Кусларны җитәкләгән Фәйзрахманова Бриллиант Имаметдиновна чарада чыгыш ясаган укучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тиешле югарылыкта тота белүләрен, укучыларда сәнгатьлелек күнекмәләренең формалаштырылуын атап әйтеп узды. Cеминарда катнашучы укытучылар һәрберсе киләчәк эшләренә яңа бурычлар куеп кайтып киттеләр.
-
“Сәлам фронттан!” район фәнни-практик конференциясе 04.04.2015

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм «Казан арты» тарих-этнография музее укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, туган төбәкне өйрәнүчеләр арасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән бәйге оештырды. Сугыш хатлары, сугыш фотолары, фронтовикларның үзләре белән сугыш кырыннан кайткан шәхси әйберләре, киемнәре һ.б., тыл һәм сугыш ветераннарының, фронтовикларның язмышына нисбәтле документлар, фронтовик-укытучыларга багышланган темалар буенча бәйгедә катнашырга мөмкин иде. Бәйгегә килгән биш дистәгә якын эшнең 12се безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары эше иде. Конкурс йомгаклары буенча укучыларның “Сәлам фронттан!” район фәнни-практик конференциянең беренче өлеше безнең мәктәптә үтте. 3 класс укучысы Нәбиуллина Әдиләнең эше 1урын, укытучы Йосыпова Роза Кыяметдин кызының эше 2 урын, 7 класс укучысы Гайнетдинова Миләүшә эше 3 урын белән бәяләнде. Жюри әгъзалары Арча шәһәре Әдәбият һәм сәнгать музее җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович һәм Арча шәһәренең “Казан арты” музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгизович мәктәп укучыларың эзләнү-тикшерү эшләрен югары бәяләделәр.
-
Укучылар һәрчак эзләнүдә. 03.04.2015

Яшел Үзән шәһәре оештырган “Каюм Насыйри исемендәге укучыларның иҗади эзләнү эшләре конкурсы”на безнең мәктәп укучылары да эшләр тапшырган иде. Күпсанлы эшләр арасыннан 8 нче класс укучысы Гаффарова Әнисәнең хезмәте, уңай бәяләнеп, конкурсның йомгаклау турында катнашу хокукына ия булды. 3 нче апрель көнне аңа зур залда чыгыш ясарга кирәк булачак. Без Әнисәнең, җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Йосыпова Роза Кыяметдиновнаның бу конкурста уңышка ирешүләрен телибез.
-
Котлыйбыз! 02.04.2015

"Арча ягы - данлы Тукай ягы" дип исемләнгән балалар иҗаты Х Республика конкурсында 4 нче класс укучысы Харисов Айбулат “Курай” номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Курайчылар триосы да (Харисов Айбулат, Гыйлаҗиев Рамил, Ситтиков Булат) I дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Харисов Рәдис Рафис улын һәм курайчыларны котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
"Үткәннәргә башыбызны иябез" 01.04.2015 Район буенча Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Үткәннәргә башыбызны иябез" исеме астында үткәрелгән башлангыч сыйныф укучылары өчен шигырь сөйләүче бәйгесендә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Хөсәенова Фирүзә, Казиле башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Арсаева Зөһрә катнашып сертификатка ия булдылар. Укучыларга алга таба уңышлар телибез!

-
"Россия династияләре" регионара конкурсы җиңүчеләре. 31.03.2015

Республика күләмендә укучыларның фән өлкәсендәге эзләнүләренә карата игътибар елдан-ел арта гына бара. Укучыларыбыз да эзләнүләрне төбәк тарихына бәйләп алып баралар, андагы кешеләрнең төрле өлкәдә күрсәткән хезмәтләрен барларга тырышалар. Ил язмышында үз ягыңның гади кешеләре алып торган урынны билгеләү өчен айлар, кайвакытта еллар да кирәк. Шулай булганда , уңыш та ерак йөрми.Республикада "Россия династияләре" регионара эзләнү эшләре конкурсы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәптән 2 укучы катнашты. "Укытучылар династиясе" номинацияcендә катнашып , 8 нче класс укучысы Шәяхмәтова Сафия I урын, "Спортсменнар династиясе" номинациясендә "Минем көрәшче туганнарым" исемле чыгышы белән 4 нче класс укучысы Сабирова Азалия II урынны яуладылар. Укучылар Казан шәһәренең 139 нчы гимназиясендә бүләкләү тантанасында булдылар. Фән өлкәсендә беренче адымнар ясарга өйрәткән тәҗрибәле укытучы Якупова Хәнифә Зиннәтовнаның да зур хезмәте бу, билгеле.
-
«Русский медвежонок - языкознание для всех» 30.03.2015 «Русский медвежонок - языкознание для всех» - самый популярный в стране конкурс школьников по русскому языку. Международная игра-конкурс с 2000 года ежегодно проводится. Победителям выдаются ценные призы. Учащиеся нашей школы тоже принимают активное участие. В этом учебном году ученица 3 класса Гилязиева Гузель стала победителем конкурса.

-
Укучылар фәнни-гамәли конференциядә 28.03.2015

Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары һәрчак эзләнүдә. Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Безнең мәктәптән конкурсның икенче этабында катнашу бәхете 3 укучыга эләкте: 10 нчы класс укучысы Шәрәфиев Инсаф, 11 нче класс укучылары Шиһапова Гөлназ һәм Вәлиева Чулпан((җитәкчеләре тарих фәннәре укытучысы Якупова Хәнифә Зиннәтовна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гүзәл Нургалиевна). Конкурста 100 дән артык укучы катнашты, алар 9 секцияuдә чыгыш ясадылар. Укучылар һәм аларның җитәкчеләренең чыгышы КФУ галимнәре тарафыннан бәяләнде. Укучыларның тема буенча дөрес фикер йөртә белүе генә түгел, иптәшләренең чыгышларына карата дөрес итеп сорау куя белүләре дә исәпкә алынды. Ниһаять, көтелгән нәтиҗә: 11 нче класс укучысы Вәлиева Чулпан, “Татар филологиясе” секциясендә “Туган як-матур төбәк” эзләнү эше белән чыгыш ясап, III дәрәҗәле дипломга ия булды. Фән өлкәсендә беренче адымнарын ясаган укучыларга зур уңышлар телибез.
-
Нәүрәз бәйрәме 25.03.2015 Казиле башлангыч мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Укучылар өйдән-өйгә кереп нәүрүз әйттеләр, авылдашлар күчтәнәчләр бирделәр. Соңыннан мәктәптә җыелып бәйрәм үткәрделәр.Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынашты.Кыш җиңелде ,үз биләмәләрен язга тапшырды.Оештырылган уеннарда нәниләр дә, укучылар һәм өлкәннәр дә актив катнашты.Җырладылар,биеделәр,рәхәтләнеп күңел ачтылар. Карга боткасы белән сыйланып, күкләрнең аяз, илләрнең тыныч, тормышның мул булуын теләп,шат күңел белән өйләргә таралыштылар









