Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Минем яраткан әнием 15.01.2015 Яңа Кенәр укучылар йорты район күләмендә "Моя любимая мама" рәсемнәр конкурсы үткәрде. Конкурста 2-7 класста укучы 12 катнашты. "Мама дома" номинациясендә 4 класс укучысы Харисов Айбулат 2 нче урын алды.

-
Беркем дә онытылмый, Бернәрсә дә онытылмый! 15.01.2015 Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне ел әйләнәсе тәртиптә тотуны мәктәп укучылары үзләренең изге бурычлары итеп саныйлар. Укучылар мемориал тактага исемнәре уелган авылдашлары белән кызыксынып, алар турында мәктәп музеенда сакланган мәгълүматлар белән танышып торалар. Бу балаларның патриотик аңнары үсүгә зур ярдәм итә. Бүген 8-9 класс укучылары укытучы Сәгъдиева Халисә Камил кызы җитәкчелегендә һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.

-
Новости ГИА-9 14.01.2015

Для участия в государственной итоговой аттестации за курс основного общего образования (далее - ГИА-9) по учебным предметам, в том числе не включенным в список обязательных, обучающиеся 9-х классов до 1 февраля текущего года подают заявление лично на основании документа, удостоверяющего их личность, с указанием перечня сдаваемых учебных предметов, формы (форм) ГИА, языка, на котором планируют сдать экзамен за курс основного общего образования в текущем году.
-
"Сәламәтлек сукмагы" акциясе 13.01.2015

Бүген мәктәптә "Сәламәтлек сукмагы" акциясе үтте. Соңгы көннәрдә яуган кардан мәктәп тирәсен бергәләп чистарттык.
-
Боз сараенда. 12.01.2015 Каникулларның соңгы көнендә 21 укучы Арча шәһәрендә яңа гына ачылган Боз сараенда ял итеп кайтты. Үзебезнең мәктәп янында ясалган шугалакта тимераякта көн дә шуабыз. Шулай да, Боз сараенда ял итү һәркемгә ошады.

-
Кышкы каникулда санаториядә. 11.01.2015 7-8-9 классларда укучы 6 бала Мамадыш районында урнашкан "Надежда" санаториясенә ял иттеләр. Әйбәт итеп ял итеп, белем туплап, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. Путевкалар белән ярдәм иткән социаль яклау хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

-
Каникуллар бетте. 11.01.2015 Озын-озакка сузылган кышкы каникуллар тәмам. Кадерле укучыларыбыз! Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең шат күңел белән, укуга һәм эшкә дәрт белән мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз.

-
Педагогик совет утырышы. 10.01.2015

Бүген мәктәптә педагогик советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә төп доклад ФГОСның икенче буыны кертелүнең бурычлары һәм максатларына багышланган иде. Директор урынбасары Закирова Л.Ә. урта классларда яңа уку елыннан ФГОС кертелү белән коллектив алдында торган бурычларны аңлатты, укытучылар белергә тиешле документлар турында информация бирде. Уку елының икенче чирегенә һәм беренче яртыеллыка нәтиҗәләр ясап директор урынбасары һәм класс җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Шулай ук, “Профессиональный стандарт педагога” документы белән таныштылар. Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек барышы турында рус теле укытучысы Шакирова Г.К., математика укытучысы Газизова А.Х. информациясе тыңланды. Педсоветка йомгак ясап директор Сагдеев Т.И. өченче чиректә мәктәп алдында торган бурычлар турында сөйләде.
-
Күңелле стартлар 10.01.2015 Кышкы каникуллар планы буенча 9 нчы гыйнвар көнне Бөркетләр һәм Пингвиннар командалары арасында Күңелле стартлар ярышы булып үтте. Уенны башлаггыч класс укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәмовна һәм Сабирова Рәмзия Галәүовна үткәрделәр. Ярыш бик күңелле һәм җанлы узды.

-
Теннис 10.01.2015

9 нчы гыйнвар көнне теннис буенча да ярышлар булып узды. Кызлар командасы һәм егетләр командасы ярышты. Дуслык җиңде.








