Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Туган көнегез белән! 28.04.2015

Бүген математика фәннәре укытучысы Газизова Алия Хәкимулловнаның туган көне. Хөрмәтле укытучыбызны юбилее белән котларга район мәгариф бүлегеннән Кәлимуллина Зөлфия Рифовна да килде.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелең-гел изгелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укучылар спорт ярышларында 27.04.2015

Район буенча спорт ярышларында катнашкан укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайттылар.
-Әтнә районында Бәрәзә Хафиз исемендә оештырылган татар көрәшендә Мәннанов Фәнгиз-I урын;
-район буенча оештырылган баскетбол ярышында егетләр командасы IV урын;
-район Укучылар сарае оештырган туризм ярышында мәктәп командасы III урын;
-«Арча» - балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе оештырган кул көрәше буенча ярышта-
Бәдретдинов Айнур-I урын; Павлова Фәрия-I урын;
Гайнетдинова Миләүшә-II урын; Вәлиәхмәтова Кадрия-II урын;
Гәзизов Данис- II урын; Хәйретдинов Марсель- III урын;
- Әхмәдуллин Ришат Мамадыш шәһәрендә сәламәтлеге чикләнгән укучылар арасында уздырылган спорт ярышларында катнашты. Ул өстәл теннисы буенча I урын алды
-
"Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә" 25.04.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбе авыл китапханәсе мөдире Шәмсетдинова Миләүшә Нургали кызы белән берлектә Г.Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан "Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә" темасына викторина уздырды. Укучылар Тукай иҗатын өйрәнделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

-
Акция"Георгиевская ленточка" 24.04.2015

Сегодня с участниками общественного объединения “Молодая гвардия” провели акцию “Георгиевская ленточка”. Участникам акции прикрепляли условный символ военной славы к одежде. При проведении акции мы еще раз убедились в том, что жители нашего села с уважением относятся к воинам, сражавшимся за Отечество. Мы –молодое поколение- должны не забывать о великих подвигах наших дедов и отцов.
-
"Язгы изгелек" атналыгы 23.04.2015

20 нче апрельдән 27 апрельгә кадәр мәктәптә "Язгы изгелек" атналыгы үтә. Һәр көн укучылар белән төрле чаралар оештырыла. . Шундыйлардан "Дуслык" көне, ""Изге сүзләр" көне уңышлы үтте. Башлангыч класс укучылары белән дуслык эстафетасы үткәрелде. Китапханәче Сәгъдиева Х.К. "Әдәбият" елы уңаеннан, әдәби китаплар укуга кызыксыну тудыру максатында , информацион-белешмә сәгате алып барды Бүген без 6 нчы класс укучылары белән Түбән Мәтәскә авылындагы һәйкәлне җыештыруда катнаштык.
-
Җиңү бәйрәме алдыннан класс сәгатьләре 22.04.2015

Озак еллар Арчада яшәгән, 1958-1974 елларда Арча район хәрби комиссары булып эшләгән подполковник Иван Федорович Христофоровның якыннары янында тарих укытучысы Якупова Хәнифә Зиннәтовна булып кайтты. Гаилә архивында сакланган истәлекләр белән килене Христофорова Вера Сергеевна уртаклашты . Шул турыда Хәнифә Зиннәтовна 5 нче класс укучыларына 22 нче апрель көнне тәрбия сәгате күрсәтте.
Якташыбыз И.В.Христофоров сугышның беренче көннәреннән алып ахырына кадәр фронт разведчигы, укчы диңгез бригадасы разведка начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә... Карелия, Ленинград фронтларында катнаша. Әлеге язма белән безнең мәктәп сайтына урнаштырылган материал аркылы танышырга мөмкин.
-
Әлифба бәйрәме 21.04.2015

Бүген, 21 нче апрель көнне, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар : укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын аларга. Бәйрәмне 1 нче сыйныф укытучысы Сабирова Рәмзия Галәү кызы хәзерләде. Бәйрәмдә балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләр дә катнашты
-
Уку йортлары белән очрашулар 20.04.2015

Укучыларны районыбызда урнашкан уку йортларының эшчәнлеге белән таныштыруга зур әһәмият бирелә. Мәктәпкә Үрнәктә урнашкан Агропромышленность колледжы укытучы-мастерлары килде. Алар 9 нчы класс укучылары белән сөйләшү оештырдылар.Сөйләшү барышында белгечләр уку йорты тарихына тукталдылар, уку шартлары белән таныштырдылар.Сөйләшү ахырында белгечләр уку йорты турында төзелгән буклетлар тараттылар, укучыларны 16 нчы майда оештырылачак "Ачык ишекләр" көненә чакырып калдылар.
-
"Балалар китабы" атналыгы 18.04.2015

13 нче апрельдән 18 нче апрельгә кадәр мәктәптә "Балалар китабы" атналыгы үтте. Барлык чаралар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып уздырылды. Атналыкны үткәрүдә китапханәче Сәгъдиева Халисә Камилевна активлык күрсәтте.Укучылар "Табышмак әйтәм-тап", "Әкият геройлары бездә кунакта", "Китап - белем чишмәсе", "Изгелек җирдә ятмый", "Тукай-шагыйрьләр солтаны" кебек чараларда теләп катнаштылар. Башлангыч сыйныфта эшләүче класс җитәкчеләре Тукай шигырьләрен сәнгатьле укытуга, сәхнәләштерүгә игътибар иттеләр.
-
Тукай иҗатын искә алганда 18.04.2015

17 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнография музее сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын сөючеләрне үзенә җыйды. “Моңлы сазым” дип аталган кичәгә Арча районы мәктәпләреннән җыелган укучылар Тукай иҗатын хөрмәт итүләрен тагын бер кабат исбатладылар. Укучылар төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучы, аның шигырьләренә язылган җырларны башкаручы һәм Тукайга багышлап язган шигырьләрен сөйләүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Гаффарова Әнисә ( җитәкчесе Йосыпова Р.К.) үзе язган “Тукайга илтә уйларым” шигыре белән катнашып, дипломга лаек булды. Кичәне оештыручылар һәр катнашучыга рәхмәт белдерде һәм бу җыр-моң бәйрәме киләчәктә дә дәвам итәр, Тукай иҗатын яратучылар кимемәс дигән өметтә калдылар.








