Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
4 нче класс укучылары проект эшли 17.04.2015

10 нчы апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр 4 нче класс укучыларының белем нәтиҗәләрен тикшерү буенча мониторинг үткәрелә. Бүген укучылар метапредмет эшчәнлек формалаштыруны бәяләү буенча проект эше башкаралар. Проект эше төркемнәрдә оештырыла.
-
Безнең укучылар шигърият бәйгесендә 16.04.2015

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге яшь язучылар иҗатын барлау буенча күп эш башкара. 15 нче апрель көнне Казан шәһәре Пирамида күңел ачу үзәгендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгенең йомгаклау турында безнең районнан 7 укучыга катнашу бәхете тиде. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татартан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов һәм башка бик күп мәртәбәле шәхесләр катнашты. Җиңүчеләрне котлап, “Казан” бию ансамбле Г.Камал исемендәге Академия театры артистлары һәм башка сәхнә йолдызлары чыгыш ясады. Безнең мәктәп укучылары Гаффарова Әнисә һәм Арсаева Чулпан җиңүче дипломына ия булдылар. Гаффарова Әнисә бү бәйгедә “Җиңү язы килде җиргә”, Арсаева Чулпан “Көтеп алынган Җиңү” шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Укучыларның әсәрләре ” Илһам” альманахында урын алды. Әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк укучыларыбызның республикада үз иҗатлары белән чыгыш ясаулары беренче генә тапкыр булмаса да, бу көн аларда иҗатка тагын да зуррак омтылышлар уяткан. Илһам чишмәләрегез саекмасын. Афәрин, кызлар!
-
Әзерлек төркемендә укулар дәвам итә. 15.04.2015 Яңа уку елына беренче класска укучылар туплау башланды. 1 сентябрьдә 8 укучы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә, 11 укучы Мөндеш филиалына, 1 укучы Казиле филиалына беренче класска укырга киләчәк. Укытучылар Сабирова Р.Г., Арсаева Л.Р., Гайнетдинова Н.Г., Хәйретдинова В.Р., Гаффарова Д.В., Хәбибуллин Р.Р., Гыйбадуллина И.Г. январь аеннан бирле әзерлек төркемендә эшлиләр.

-
"Кошлар - безнең дусларыбыз" 14.04.2015 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Башта укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүмат тыңлыдылар. Аннары уенда катнашырга теләгән 13 укучы кошлар турындагы сорауларга җавап бирде, табышмакларның җавапларын әйтте, канатлы дусларыбызга багышлап җыр җырлады, биремнәр үтәде. Нәтиҗәдә финалга 3 укучы гына үтте. Бәйгенең җиңүчеләре: Гыйбадуллин Инсаф, Закиров Дилүс, Закирова Гөлинә.

-
Мәктәп тормышы 13.04.2015

Бүген безнең мәктәбебез яңалыкларга бик бай булды.
Татар-башкорт көрәше буенча “Ватан” агрофирмасы призына үткәрелгән шәхси беренчелектә 8 нче класс укучысы Хәйретдинов Марсель –II урын , 9 нчы класс укучысы Минҗанов Салават – III урын, 5 нче класс укучысы Мәннанов Әлфис, 9 нчы класс укучысы Хәйретдинов Салават IV урынны яулап кайттылар.
10 нчы класс укучысы Лотфуллин Самат баскетбол ярышында район командасы составында катнашты, команданың III урын алуында аның да өлеше бар.
13 нче апрель-мәктәптә космоавтика көне үткәрелде. Информатика һәм физика укытучысы Фазылҗанова Н.М. “Безне галәм чакыра” исемле чара үткәрде.
“Бердәм Россия” партиясе оештырган “Бөек Җиңү җырлары “ исемле патриотик җырлар конкурсында 9 нчы класс укучысы Шиһабиева Энҗе , 7 нче класс укучысы Фазылҗанов Ришат II урынны яуладылар. Җитәкчеләре- сәнгать фәннәре укытучысы Хәбибуллин Р.Р.
-
"Зирәк тиен" уен-бәйгесе 11.04.2015

Кичә мәктәптә тел һәм әдәбиятка битараф булмаган укучылар катнашында "Зирәк тиен" бәйгесе үткәрелде. Безнең укучыларыбыз бу елны да сынатмадылар, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Сорауларына җавап бирер өчен баш ватарга кирәк икәнен аңлый укучылар. Без укучыларның тел өлкәсендә булган белемнәрен уңышлы файдалануларына ышанабыз, аларның җиңү яулаларын телибез.
-
“Туган як” музее 10.04.2015 Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Туган як” музее эшли. Музей туган ягыбызга караган күмәк хуҗалыклар, мәктәп, мәдәният учаклары, җирлекнең күренекле кешеләре тарихын тирәнтен өйрәнү макстыннан 1994 нче елда оеша. “Туган як” музееның җитәкчесе- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Лилия Әхәт кызы. Музейга 1980 нче елдан ук тарихи экспонатлар җыела башлый. Хәзерге көндә анда 600 дән артык тарихи-мәдәни мирас тупланган. Материалларны җыю, туплау буенча укучылар, төбәктә яшәүчеләр дә кызыксынып китәләр. Арча шәһәре Әдәбият һәм сәнгать музее җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович һәм “Казан арты” музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгизович та музей эшенә югары бәя бирделәр. Музей материалларын файдаланып укучыларның фәнни-гамәли эшен оештыру тәҗрибәсен уңай бәяләделәр.

-
Әнәс Галиевны искә алу кичәсе 10.04.2015 3 нче апрель көнне «Казан арты» тарих-этнография музее үзенең әдәбият сөючеләрен Арча районы Кушлавыч авылында туган фронтовик язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер кичәсенә җыйды. Бу кичәгә килгән барлык кунаклар да үзләренә рухи азык алып кайтып киттеләр.

-
Ата-аналар җыелышы. 09.04.2015 9 нчы апрельдә мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. "Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү – төп бурыч” темасына тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәтовна чыгыш ясады. Директор Т.И. Сәгъдиев III чирек нәтиҗәләренә анализ ясады, IV чиректә мәктәп алдында торган бурычлар, максатларга тукталды. Җыелышның икенче өлешендә әти-әниләр класс җыелышларында булдылар. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре балаларның имтиханга әзерлек эшләренең торышы, яңалыклар-үзгәрешләр, имтиханнарның якынча даталары белән таныштылар.

-
“Фән һәм без” исемендәге VIII фәнни-гамәли конференция 08.04.2015 7 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Фән һәм без” исемендәге муниципаль VIII фәнни-гамәли конференция үтте. Укучылар 10 секциягә бүленеп эшләделәр. Математика һәм информатика буенча секциядә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Шаяхмәтова Сафия чыгыш ясады һәм II дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Җитәкчесе математика укытучысы Әскәрова Резеда Әхәт кызына һәм Сафияне уңышлары белән котлыйбыз!









