Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Рәхим ит, Яңа ел" бәйрәм иртәсе 29.12.2023

Яңа ел- тылсымлы, матур әкият һәм могҗиза көтү вакыты. Иң яраткан, көтеп алынган, шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. 29 нчы декабрь көнне бакчабызда "Рәхим ит, Яңа ел!" исеме астында яңа ел иртәсе булып узды. Әкият геройлары белән кызыклы уеннар, кыш бабай белән Кар кызын каршы алу оештырылды. Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта, бик күңелле үтте.
-
"Мәктәбебездә кунакта" Бәйрәм иртәсе. 28.12.2023

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында ныклы элемтәне дәвам итеп балаларыбыз белән Апаз гомуми белем бирү мәктәбенә, башлангыч сыйныф укучыларының чыршы бәйрәмне бардык.
-
"Бакчабызның бәйрәмгә әзерлеген күзәттек" 27.12.2023

Саф һавада балаларыбыз белән бакчабыз территориясендә бәйрәмгә әзерлекне күзәттек. Бизәлгән тәрәзәләребезне, чыршыны карадык.
-
"Татар халык ризыклары белән таныштык" 25.12.2023

Балаларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру, аларның төрләрен билгеләү, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү кеше яшьтән үк башлана. Шул максаттан, без дә балалар белән чәй эчеп, милли ризыклардан авыз иттек.
-
"Бакчабыз музеенда" 21.12.2023

Балаларны музей хәзинәләренә җәлеп итүдә музейның роле бик зур. Музей гадәти булмаган кыйммәтле хәзинәне – кеше төзегән предметларын саклый. Музей буенча экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү кызыксынуын, сөйләмен үстерүгә ярдәм итә. Монда ук алар патриотик тәрбия ала. Бүген балалар белән бакчабыз музеенда экскурсиядә булдык. Алар анда хуҗалык әйберләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балалар бик канәгать калдылар.
-
"Агач төпләренә кар салдык" 20.12.2023 Агачлар өчен иң куркынычы — тамырларының өшүе. Алар түбән температураны агачларның җир өстендәге өлешенә караганда ныграк сизә.Өшүдән кар аеруча яхшы саклый. Шуңа күрә без балаларыбыз белән бакчабыз территориясендә үсүче алмагачларыбыз төбенә кар өйдек.Кар күп яуганнан соң аны агач төбенә генә түгел, ә скелет ботак төпләренә кадәр кәүсәләргә дә өяләр.

-
"Авылыбыз фельдшеры бакчабызда кунакта" 18.12.2023 Авылыбыз фельдшеры Гөлзәмия Мансуровна Миннебаева бакчабызда кунакта булды.Балаларыбыз белән профилактик әңгәмә үткәрде, аларның сәламәтлекләрен тикшерде.

-
"Чыршы бизәдек" 15.12.2023 Бүген балалар белән чыршы бизәдек. Балалар бик сөенеп, шатланып чыршыны матур уенчыклар белән бизәп куйдылар. Хәзер инде балалар Кыш бабайның килүен зарыгып көтәләр.

-
"Төсле кәгазьдән фонарьлар ясадык" 14.12.2023

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без балалар белән бакчабызны бизәүне дәвам итәбез.Бүген без фонарьлар ясадык. Балаларга фонарьлар ясау бик ошады-оригиналь бизәк, аны ясау бик җиңел,фонарьлар һавалы һәм гадәти булмаган якты булып чыкты.Фонарьлар яңа ел интерьерын бизәп кенә калмый, ә өйгә бәхет тә җәлеп итә дип санала. Шуңа күрә, балалар үз чыршыларын бизәр өчен өйдә шундый фонарьлар ясарга булдылар.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 13.12.2023

Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.Бакчабызда тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр. Без бүген балалар белән йөк машинасы ясадык.













