Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 13.12.2023
Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.Бакчабызда тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр. Без бүген балалар белән йөк машинасы ясадык.
-
"Илебездә констититуция көне" 12.12.2023
12 декабрьдә илебез үзенчәлекле бәйрәм - Конституция көнен билгеләп үтә.Мәктәпкәчә яшьтә үк без балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштырабыз, Ватанга һәм дәүләт символларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык тәрбиялибез, башлангыч хокукый белемнәр бирәбез, дәресләр һәм уен чаралары ярдәмендә хокукый культураны формалаштырабыз.РФ Конституциясе көнендә балалар “закон”, “тәртип”, “хокук” төшенчәләре белән, дәүләт символикалары: флаг, герб белән таныштылар, Россия флагы буядылар.Үткәрелгән чаралар Ватаныбызның төп законы, илебездә яшәүче гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы күзаллауларны ныгытырга һәм аныкларга ярдәм итә, демократик җәмгыятьтә яшәү өчен күнекмәләр формалаштыра.
-
"Кыш бабайга хат" 11.12.2023
Безнең балалар бакчасында ел саен «Кыш бабайга хат» акциясе үткәрелә. Тәрбиячеләр бу акциягә иҗади якын киләләр. Балалар Кыш Бабайга рәхәтләнеп хат язалар. Педагоглар барлык хатларны балаларның ата-аналарына тапшыра, алар инде Кыш Бабайга хатны тапшыру мәсьәләсен хәл итә.
-
"Татар орнаментлары" белән таныштык 08.12.2023 Татар халкы тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну тәрбияләү, игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик фикерләүне үстерү, вак моториканы, күрү-мотор координациясен үстерү, татар орнаменты элементлары («тюльпан», «шиповник», «дулкын") исемнәре белән таныштыру»), балаларның татар милли бизәкләре атамасында сүзләрен активлаштыру максатыннан балаларыбыз белән татар орнаментлары белән таныштык, күңелле домино уенын уйнадык.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 07.12.2023 Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.
-
"Кышны күзәтәбез" 06.12.2023 Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү, кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү, кыш турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан балалар белән бүген кыш турында сөйләштек, кыш турында мәкальләр әйттек.
-
"Җимлекләргә җим салдык" 05.12.2023
Балаларыбыз табигатьтәге һәрбер үзгәрешне зур кызыксыну белән күзәтеп баралар. Саф һавага чыккач та, кошлар турында онытмыйча, җимлекләргә җим салалар, җимлеккә килгән кошларны күзәтәләр. Кышның сихри матурлыгы җем-җем иткән карларда, кышлаучы кошларда. Шуңа да, кырыс салкын көннәрдә, кечкенә дусларыбызга ярдәм итәргә кирәклеген балаларыбыз гына түгел, бөтенебез дә аңласак иде.
-
"Пластилин: гади эшләнмәләр" 04.12.2023 Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур.Пластилин белән уйнау, фигуралар ясау бармаклар эшчәнлеге өчен бик файдалы. Шуңа күрә пластилиннан җәнлекләр ясарга өйрәнәбез.
-
"Әниләр бәйрәме үтте" 01.12.2023 Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак. Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без Апаз балалар бакчасында да бәйрәм уздырдык. Гомумән, без бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас итеп уздырырга тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә. Бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.
-
"Өстәл уеннары уйныйбыз" 30.11.2023
Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге компьютерлар заманынында да, балалар бакчасында алар популярлыгын югалтмый.