Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Авылыбыз мәчетендә" экскурсиядә 16.11.2023 Бакчабызга йөрүче балаларыбыз белән авылыбызда урнашкан мәчеткә экскурсиягә бардык.
-
"Башлангыч сыйныфлар бездә кунакта" 15.11.2023 Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы бәйләнеш, бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп укучылары белән аралашуын үстерү максатыннан Апаз гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары бакчабызга кунакка килде. Балаларыбыз көндезге прогулка вакытында төрледән төрле уеннар уйнадылар.
-
"Күңелле шигырьләр остасы" 14.11.2023 Шәүкәт Галиев - балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан Апаз авыл китапханәчесе Минҗанова Рамилә "Күңелле шигырьләр остасы" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде.
-
"13 нче ноябрь бөтендөнья яхшылык көне" 13.11.2023 Һәр ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә.Барлык кешеләр дә үз юлларында бары тик тугры һәм игелекле дуслар гына каршыларга тели. Мондый кешеләр әйләнә-тирәдә булганда күңел җылырак һәм шатлыклы була бара.
-
"Пластилиннан көзге яфраклар ябыштыру" 10.11.2023 Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Пластилиннан кечкенә шариклар тәгәрәтү, кызыл, сары, яшел төсләрне ныгыту,пластилиннан сылап яфраклар әвәләү, көз фасылына кызыксынучанлыкны үстерү максатыннан балаларыбыз белән пластилинны чеметеп алып, алдан әзерләнгән кәгазьгә сылап, кабарынкы яфраклар ясадык.
-
Рус теле дәфтәрен эшләү" шөгыль барышы 09.11.2023 Бүген шөгыль барышында балаларыбыз белән рус теле дәфтәрен эшләдек. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкият геройлары буенча, кечкенә төркем балалары түгәрәк формасындагы төсләрне өйрәнде.
-
"Бакчабыз мөдире семинарда" 09.11.2023
Бүген бакчабыз мөдире Индира Талгатьевна Мөндеш балалар бакчасында "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче заманча татар балалар бакчасында мәктәп белән дәвамчанлык булдыруда белем тирәлегенең әһәмияте" темасына районкүләм семинар-практикумда булып кайтты. Чара барышында бакча, башлангыч сыйныфлар белән танышып, тәрбиячеләрнең, укытучыларның эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.
-
"Куркынычсызлык буенча бакчабызда укулар" 08.11.2023
Обьект янындагы территориягә һөҗүмнәр булдырмау, кораллы җинаятьчеләр бинаның ишеге аша үтеп керү омтылышы, кораллы җинаятьчеләр запас чыгу юллары аша үтеп керү омтылышын булдырмау, обьектта кораллы явыз ниятле кешене табу максатыннан балалар бакчасында балаларыбыз һәм эшчеләребез белән берлектә укулар оештырылды,үз-үзенне тоту кагыйдәләре яңартылды.
-
“Өйләрдәге төсле утлар” 07.11.2023 Өчпочмак, турыпочмаклык, квадрат формалы предметларны ябыштыра белергә, форманы атый белергә, төсләре буенча чиратлаштыра белергә өйрәтү, төсләрне белү күнекмәсен ныгыту максатыннан балаларыбыз белән кисеп ябыштыру шөгылендә өйләр ясадык.
-
"Халыклар бердәмлеге турында" 03.11.2023 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә бакчасыбызда Апаз авыл китапханәчесе "Халыклар дуслыгы-тынычлык нигезе" дип аталган мәгълүмати - танышу сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар бу көннең мөһимлеге, аның илебез өчен тарихи әһәмияте турында белделәр. Китапханәче балаларга Россиянең төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштерүен һәм алар бергәләп Ватаныбызның байлыгын тәшкил итүен аңлатты.