Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Әти-әниләребез бакчабыз музеенда" 19.02.2024 Соңгы елларда халыкның үз туган теленә, милли мәдәнияткә, рухи дөньяга, тарихка игътибары артты. Үткәннәрне белмичә, тарихны өйрәнмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш ул – узган меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе.Ата - аналарның халкыбыз хәзинәләре турында белемнәрен киңәйтү, халкыбызның хәзинәләренә кызыксыну уяту,ата-аналар белән берлектә әби-бабаларыбызның борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү максатыннан әти-әниләребез белән бакчабыз музее белән таныштык.
-
"Йорт хайваннары белән танышу" 16.02.2024 Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү, тышкы кыяфәтләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү, йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, өрә, мияулый, сөт бирә,һ.б.) максатыннан балаларыбыз белән күңелле ферманы күзәттек, йорт хайваннары белән таныштык.
-
"Муса Җәлил-балаларның якын дусты" 15.02.2024 Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Апаз авылы китапханәчесе Рамилә Минҗанова “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен китапханәче укыды. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.
-
"Чаналар эстафетасы" 14.02.2024 Балаларның саф һавадагы ялын ямьле, күңелле һәм әлбәттә, сәламәтлекләре өчен файдалы да итеп оештыру максаты белән бакчабызда балаларыбыз белән чаналар эстафетасын үткәрдек.
-
Музыка уен-кораллары белән танышу, алар белән уйнау 13.02.2024 Балаларның музыка уен кораллары турында күзаллауларын киңәйтү һәм гомумиләштерү,музыка уен коралларының төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм системага салу,ритмны тою сәләтен һәм хәтерне үстерү, балаларда музыка уен коралларына карата кызыксыну уяту һәм аларда уйнарга өйрәнү теләген тәрбияләү, музыкага мәхәббәт, музыка уен коралларына сакчыл караш тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән музыка уен кораллары белән таныштык, алар белән музыка астында уйнап карадык.
-
Кисеп ябыштыру шөгыле "Җимлектә кош" 12.02.2024 Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Кисеп ябыштырганда бала предметның формасын,төсен тизрәк истә калдыра,ябыштыру процессы баланың төгәллеген,пөхтәлеген үстерә.Буген балалар тәрбияче апалары белән җимлектәге кошны сүрәтләп кисеп ябыштырдылар. Бу шөгыль аларга бик ошады.
-
"Әти-әниләр өчен ачык шөгыль" 09.02.2024 Бүген бакчабызда сөйләм теле буенча әти-әниләребез өчен ачык шөгыль булып узды. Шөгылебезнең темасы -"Безнең гаилә, тату гаилә". Әти-әниләр шөгыль барышыннан канәгать калдылар,рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-
"Дымково колынын" бизәдек 08.02.2024
Иҗади сәнгать эшчәнлекләрендә балаларны эшлисе эшкә кызыксындырып, аларның иҗади эшли, иҗат җимешләрен күрә белүләренә ирешү, матурлыкны тоярга өйрәтү төп максат булып тора. Бүген без балаларыбыз белән "Дымково колынын" бизәдек. Эш барышында балалар белән тиешле төсләрне дөрес итеп сайлап алып, тигез, матур булырлык итеп буярга өйрәндек. Эшчәнлек балаларга бик ошады.
-
Матбугат дөньясында. "Салават күпере" журналы белән таныштык 06.02.2024 Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Салават күпере" журналы белән таныштык. Алар бик кызыксынып "Салават күпере" журналындагы биремнәрне үтәделәр, наклейкаларны тиешле урыннарга ябыштырдылар, буяу карандашлары белән журналның раскрасскалрын буядылар. Чараның максаты балаларны матбугат басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту. Балалар журналлары баланың күзаллавы, игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә. Һәрбер балалар басмасында башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, викториналар, өстәл уеннары, әкиятләр, шигырьләр урын алган.
-
"Авылыбыз китапханәсендә" 05.02.2024 Бүген Апаз авыл китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.Китапханәче Рамилә Минҗанова балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде. Татар язучылары китаплары белән таныштык.