Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Тәрбиячебез конкурста" 22.11.2023 Районара үткәрелгән "Лучший мастер-класс педагога ДОУ" конкурсында тәрбиячебез Нигмәтҗанова Лилия Гаптелахат кызы мастер-класс күрсәтеп 3 нче урынны яулады. Тәрбиячебезгә алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Туган телем сагында" атналыгы 21.11.2023 Татар халык уеннары – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Балаларыбыз белән "Туган илем сагында" атналыгы кысаларында татар халык уеннары уйнадык.
-
"Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары бакчабызда" 20.11.2023 Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларын һәм күзәтү максаты белән (уен, уку, хезмәт, сәнгать, көнкүреш) мәктәп укытучыларының балалар бакчасына килүе, тәҗрибә уртаклашулары кирәк. Бүгендә бакчабызда башлангыч сыйныф укытучылары Гөлсинә Исламгалиевна һәм Хәят Садиковна кунакта булдылар. Укытучыларны балалар бакчасы программасы белән таныштырдык, математика шөгылен карадылар.
-
«Апаз урта гомуми белем мәктәбе» нә кунакка бардык 17.11.2023 Бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче, киләсе уку елында мәктзбебез бусагасын 1 нче сыйныфка атлап керүче балаларыбыз белән бүген Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булдык. Мәктәпнең спорт залы, китапханәсе, ашханәсе, сыйныфлары белән танышып чыктык. Китапханәче Гөлзилә Фагимовна матур китаплар белән таныштырды. Мәктәпнең спорт залына кереп уеннар уйнадык. Балаларыбызга бу очрашу бик ошады.
-
"Авылыбыз мәчетендә" экскурсиядә 16.11.2023 Бакчабызга йөрүче балаларыбыз белән авылыбызда урнашкан мәчеткә экскурсиягә бардык.
-
"Башлангыч сыйныфлар бездә кунакта" 15.11.2023 Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы бәйләнеш, бакчада тәрбияләнүче балаларның мәктәп укучылары белән аралашуын үстерү максатыннан Апаз гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары бакчабызга кунакка килде. Балаларыбыз көндезге прогулка вакытында төрледән төрле уеннар уйнадылар.
-
"Күңелле шигырьләр остасы" 14.11.2023 Шәүкәт Галиев - балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан Апаз авыл китапханәчесе Минҗанова Рамилә "Күңелле шигырьләр остасы" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрде.
-
"13 нче ноябрь бөтендөнья яхшылык көне" 13.11.2023 Һәр ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә.Барлык кешеләр дә үз юлларында бары тик тугры һәм игелекле дуслар гына каршыларга тели. Мондый кешеләр әйләнә-тирәдә булганда күңел җылырак һәм шатлыклы була бара.
-
"Пластилиннан көзге яфраклар ябыштыру" 10.11.2023 Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Пластилиннан кечкенә шариклар тәгәрәтү, кызыл, сары, яшел төсләрне ныгыту,пластилиннан сылап яфраклар әвәләү, көз фасылына кызыксынучанлыкны үстерү максатыннан балаларыбыз белән пластилинны чеметеп алып, алдан әзерләнгән кәгазьгә сылап, кабарынкы яфраклар ясадык.
-
Рус теле дәфтәрен эшләү" шөгыль барышы 09.11.2023 Бүген шөгыль барышында балаларыбыз белән рус теле дәфтәрен эшләдек. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкият геройлары буенча, кечкенә төркем балалары түгәрәк формасындагы төсләрне өйрәнде.