Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
-
Гуманитар ярдәм 23.11.2026

Безнең балалар бакчасы да махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен «Чак-чак для защитника» акциясендә катнаша. Аш пешерүчеләребез аны үз куллары белән, күңел җылысын салып әзерли. Без бөтен коллектив белән бу изге эшкә шатланып кушылабыз: һәр йомгак чәкчәктә — ярдәм, һәр телемдә — мәрхәмәт һәм хәтер. Гуманитар ярдәм — бу кешелеклелек күрсәтү, читтә калмау, бәладә булганнарга кул сузу. Сугышчыларыбызга терәк булу, аларга җылылык һәм өмет җибәрү безнең өчен зур горурлык. Чәкчәгебез аларга көч, ә безнең догаларыбыз тынычлык һәм җиңү алып килсен!



-
Иртәнге аш 20.11.2026

Балалар бакчасында иртәнге аш — баланың сәламәтлеге, кәефе һәм көн буе актив булуы өчен мөһим. Иртәнге аш ашаган бала дәресләрдә игътибарлырак була, уйный-өйрәнә, тиз арый дип әйтмибез.
Бакчабызда иртәнге аш көн тәртибенә кертелгән: балалар вакытында, бергәләп, файдалы ризыклар ашый. Ашамлыклар исемлеге балалар сәламәтлеге таләпләренә туры килә: боткалар, сөт ризыклары, җимеш-җиләк — барысы да бала организмы өчен кирәкле.
-
Уйный-уйный үсәбез 17.11.2026

Уйныйбыз-үсәбез!
Балалар бакчасы-ул «күзәтү» генә түгел, ә беренче ачышлар вакыты!

Безнең дәресләрдә без хәреф һәм саннарны гына өйрәтмибез. Без уйларга, чагыштырырга һәм фантазияләргә өйрәнәбез.
«Шөгыль»сүзе артында нәрсә тора?
Бу үсеш:
Мантыйк-башваткычлар һәм конструкторлар аша.
Сөйләмнәр-әңгәмәләр һәм әкиятләр уку аша.
Вак моторикада — ябыштыру һәм рәсем ясау аша.
Эмоциональ интеллекттан — дуслашырга һәм килешергә өйрәнәбез.Һәр шөгыль-мөстәкыйльлеккә һәм үз-үзеңә ышанычка таба кечкенә адым ул!













