• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а
Телефон: 8843663-92-00
E-Mail: dsapaz.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Зайнуллина Индира Талгатьевна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 19
У нас учат: 1

Новостной блок

"Әниләр бәйрәме үтте"

Опубликовано: 01.12.2023

Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак. Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без Апаз балалар бакчасында да бәйрәм уздырдык. Гомумән, без бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас итеп уздырырга тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә. Бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.


К списку новостей