Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Кисеп ябыштыру шөгыле "Җимлектә кош" 12.02.2024 Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Кисеп ябыштырганда бала предметның формасын,төсен тизрәк истә калдыра,ябыштыру процессы баланың төгәллеген,пөхтәлеген үстерә.Буген балалар тәрбияче апалары белән җимлектәге кошны сүрәтләп кисеп ябыштырдылар. Бу шөгыль аларга бик ошады.

-
"Әти-әниләр өчен ачык шөгыль" 09.02.2024 Бүген бакчабызда сөйләм теле буенча әти-әниләребез өчен ачык шөгыль булып узды. Шөгылебезнең темасы -"Безнең гаилә, тату гаилә". Әти-әниләр шөгыль барышыннан канәгать калдылар,рәхмәт сүзләре әйттеләр.

-
"Дымково колынын" бизәдек 08.02.2024

Иҗади сәнгать эшчәнлекләрендә балаларны эшлисе эшкә кызыксындырып, аларның иҗади эшли, иҗат җимешләрен күрә белүләренә ирешү, матурлыкны тоярга өйрәтү төп максат булып тора. Бүген без балаларыбыз белән "Дымково колынын" бизәдек. Эш барышында балалар белән тиешле төсләрне дөрес итеп сайлап алып, тигез, матур булырлык итеп буярга өйрәндек. Эшчәнлек балаларга бик ошады.
-
Матбугат дөньясында. "Салават күпере" журналы белән таныштык 06.02.2024 Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Салават күпере" журналы белән таныштык. Алар бик кызыксынып "Салават күпере" журналындагы биремнәрне үтәделәр, наклейкаларны тиешле урыннарга ябыштырдылар, буяу карандашлары белән журналның раскрасскалрын буядылар. Чараның максаты балаларны матбугат басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту. Балалар журналлары баланың күзаллавы, игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә. Һәрбер балалар басмасында башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, викториналар, өстәл уеннары, әкиятләр, шигырьләр урын алган.

-
"Авылыбыз китапханәсендә" 05.02.2024 Бүген Апаз авыл китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.Китапханәче Рамилә Минҗанова балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде. Татар язучылары китаплары белән таныштык.

-
"Шөгыль барышында агач ботакларын ябыштырдык" 01.02.2024 Бүген балаларыбыз белән киселгән агач ботакларын билгеле бер формага ябыштырдык. Балалар шөгыльне бик уңай кабул иттеләр, кызыксындылар, актив катнаштылар. Куелган бурычлар, максатлар тормышка ашырылды.

-
"Кегли уены уйнадык" 30.01.2024 Кегли уены балада хәрәкәт төгәллеген, җитезлекне һәм осталыкны, төгәллекне һәм күз үлчәүне үстерә. Моннан тыш, бу вакыт үткәрүнең искиткеч ысулы.Бу мавыктыргыч ярышта дуслык рухы балаларның кәефен күтәрә.

-
"Бүлмә гөлләрен тәрбиялибез" 29.01.2024 Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирүне дәвам итү, аларга яктылык, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтүне дәвам итү, бергәләп эшләү күнекмәләрен ныгыту. Хезмәткә уңай караш тәрбияләү. Гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту максатыннан балаларыбыз белән гөлләргә сулар сиптек, аларның яфракларынан тузаннарын сөрттек.

-
"Туган телем сагында" атналыгы 25.01.2024 Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү, балаларда татар халык бизәкләренә кызыксыну, үз эшләренә соклану хисе тәрбияләү максатыннан милли киемнәр турында әңгәмә үткәрдек.«Кәләпүшем-калфагым», «Әпипә» җырларын тыңладык, балаларыбыз белән милли орнаментлар белән курчак бизәдек.

-
"Туган телем сагында" атналыгы 24.01.2024

Габдулла Тукайга, туган илгә,туган телгә карата хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләрен тәрбияләү максатыннан бүген балаларыбыз белән Габдулла Тукай шигырьләре укыдык. Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә кызыксыну уяту мөһим. Чөнки Г. Тукай рухын буыннан-буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит. Без – бәхетле, без – шагыйрьле, без – Тукайлы халык икәнен онытмыйк!













