Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Сөмбелә чибәре 2023" конкурсы 20.10.2023 Республикакүләм оештырылган "Сөмбелә чибәре 2023" конкурсында катнашып, бакчабызда тәрбияләнүче Фәйзиева Зөләйха Дамир кызы 3 нче урынны алды. Котлыйбыз Зөләйханы. Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Арча радиосында кунакта" 20.10.2023 Бакчабыз мөдире Зәйнуллина Индира Талгатьевна "Арча радиосында кунакта булды. Апаз балалар бакчасының бүгенге көндә ничек яшәп ятуы, бакчаның тарихы, эшчәнлеге белән райондашларыбызны таныштырып кайтты.
-
"Чиккән сөлге белән танышу" 19.10.2023 Күңел бизәкләре белән чигелгән, чукланган, челтәрләнгән сөлгеләр-халкыбызның кыйммәтле милли ядкарьләре.Бакчабыз музеенда сөлгеләр зур урынны алып тора. Балаларыбызда халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә,сөлгеләр дә зур әһәмияткә ия. Һәр сөлге үзе бер тарих, истәлек. Берсеннән-берсе матур, чигүле тастымал һәм сөлгеләрен күреп,халыкның бу мирасына мәхәббәт уяна. Бүген дә без балаларыбыз белән шулар турында сөйләштек.
-
"Альяпкыч һәм читек бизәү" 18.10.2023 Балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү, татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау максатыннан кисеп ябыштыру шөгылендә альяпкыч һәм читек бизәдек.
-
"Татар халкының милли киемнәре белән танышу" 17.10.2023 "Туган телем сагында" акциясе кысаларында татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү, милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары, орнамент турында төшенчә бирү, милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән татар халкының милли киемнәре белән таныштык.
-
"Татарча мультфильмнар карыйбыз" 16.10.2023 Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтүне матур әдәбият һәм фольклор әсәрләренә таянып алып барабыз. Балалар белән татарча мультфильмнар карыйбыз, аудиоязмалар тыңлыйбыз.
-
"Чишмә буенда" экскурсиядә 13.10.2023 Балаларыбыз белән чишмә буена экскурсиягә бардык. Экскурсиянең максаты балаларны чишмә тарихы белән таныштыру, аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлату. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерү иде.Балалар белән чишмә буен чүпләрдән арындырдык,викторина сорауларны һәм табышмакларга җавап бирелде,төрле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Миләш агачы белән танышу" 12.10.2023 Балаларга бакчабыз территориясендә үскән миләш агачы турында мәгълүмәт бирү, аның матурлыгын, файдасын аңлату максатыннан балаларыбыз белән миләш агачы, аның яфраклары белән таныштык.
-
"Китапханәдә кунакта" 11.10.2023 Бүген балаларыбыз белән Апаз авыл китапханәсендә кунакта булдык. Китапханәче Рамилә Рөстәмовна илебез сагында торучы, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз хакында мәгьлүмат сәгате үткәрде. "Илебез тынычлыгы өчен горур атлап" исеме астында фото күргәзмә белән таныштырды.
-
"Яфраклардан көзге келәм" рәсем шөгыле 10.10.2023 Көз. Мул унышлар , сары, кызыл бизәкләр белән, жир йөзен алтынсу төскэ кертеп, туган ягыбызга көз килде. Төркемебездә ел фасыллары, аларның характерлы билгеләре турында әнгэмэ уткэрелде.Көзге яфраклар, аларның төсләре, формаларын чагыштырдылар. Сары яфраклардан "Көзге келәм" ясау балаларнын иҗадилык сыйфатларын устерде. Алтынсу төслэр балаларның куңелләрен кутәрде. Шөгыль эчтәлекле, иҗади, кунелле рухта тәмамланды.