Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Тәрбиячебезнең чираттагы уңышы" 26.05.2023 Бакчабызның тәрбиячеләре һәрдаим төрледән төрле конкурсларда катнашып торалар. Зурлар төркеме тәрбиячесе Нигмәтҗанова Лилия Гаптеләхәт кызының чираттагы уңышы.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 25.05.2023 Май-язның соңгы ае. Аны чәчәчкләр ае диләр. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү максатыннан кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгылендә кәрҗингә чәчәкләр тутырдык.
-
"Балачак-уйнап, көлеп үсәр чак" 24.05.2023 Уен ул-гасырлар буена үскән , камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек җәмгыяте үсү белән уеннар да камилләшә бара. Урамда көндезге прогулка вакытында "Йөзек салыш", "Казлар" уенын уйнадык. Уен барышында балалар тирә-юньне, дөньяны танып-белергә өйрзәнделәр. Үзләренә дуслык тойгылары тупладылар.
-
"Мәктәпкә сонгы кыңгырау бәйрәме" 23.05.2023 Мәктәпкә укырга керүче, зурлар төркеме балалары белән Апаз гомүми белем бирү мәктәбенә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен карарга бардык. Бу бәйрәм шатлыклы да, бераз моңсу да, чөнки чыгарылыш укучылары үзләренең белем алган мәктәбе белән саубуллаша. Укучылар барлык килгән кунакларга бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
"Геометрик фигуралардан пазллар" 22.05.2023 Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү, балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү,1 дән 5 кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү, геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү, балаларның күрсәтмә- образлы фикерләвен үстерү максатыннан кечкенәләр төркемендә, математика шөгыле барышында геометрик фигуралардан пазллар төзедек.
-
"Юный полиглот" конкурсында 19.05.2023 Арчада "Педагог һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән "Юный полиглот" конкурсында катнашып, Фәйзиев Раян Раниль улы 3 нче урын алып кайтты. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Электр җиһазлары белән сак бул!" 18.05.2023 Кече яшьтән балаларны үз тормышы, куркынычсызлыгы турында кайгырту өстендә эш алып бару мөһим. Көндәлек кулланылышта булган электр җиһазларын куллануда саклык чараларын истә тотарга кирәк. Ток суга күрмәсен. Без үз чиратыбызда балалар белән тирә-юньдәгеләрнең һәм үзеннең сәламәтлегенне саклап калу тәртипләре, кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрдек.
-
"Бакчабыз мөдире семинарда" 18.05.2023
Бүген бакчабыз мөдире Индира Талгатьевна Яңа Кенәр балалар бакчасында "Художественно-эстетическое развитие дошкольников через национальные традиции и обычаи" темасына зона семинарында булып кайтты. Чара барышында бакча белән танышып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеген күзәтеп, балаларның шөгыльләрен карадылар.
-
"Авылыбыз фермасында" 17.05.2023
Балаларның кызыксынучанлыгын үстерү, әйләнә-тирә мөхит турында күзаллауларын тирәнәйтү максатыннан без зурлар төркеме белән авылыбызның фермасына экскурсиягә бардык.Тулаем алганда, фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды. Сәяхәт, балаларның авыл хайваннары белән кызыклы рәвештә танышуы онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр калдырды.
-
"Табигать кочагында " 16.05.2023 Балаларның табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү,табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, җирне матурларга, “дәваларга” өйрәтү максатыннан зурлар төркеме белән табигатькә экскурсиягә бардык. Бөтен тирә-як агачлар, үләннәр яшеллеккә күмелгән. Без шул матурлыкны күреп, судагы балыкларны, болыннарны, тау битләрен күзәттек. Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайттык.