Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ" 15.05.2024 Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Бүген халыкара гаилә көне уңаеннан, балаларыбыз әти-әниләребез белән берлектә бакчабызда "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт бәйрәме үтте. Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!

-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 14.05.2024 Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Кисеп ябыштырганда бала предметның формасын,төсен тизрәк истә калдыра,ябыштыру процессы баланың төгәллеген,пөхтәлеген үстерә.Буген балалар тәрбияче апалары белән тасмалардан төрле чәчәкләр кисеп ябыштырдылар,бу шөгыль аларга бик ошады.

-
"13 нче май-Бөтендөнья тузганак көне" 13.05.2024 Тузганак- безгә шатлык өчен бирелгән кечкенә кояш. 13 майда Бөтендөнья тузганак көне билгеләп үтелә. Табигатькә сак караш, үсемлекләр белән кызыксыну, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән тузганак чәчәге турында таныштык.Балалар тузганакның матур язгы чәчәк кенә түгел, ә дару үсемлеге булуын һәм аны ризык итеп куллануларын белделәр.

-
Акция "Георгиевская лента" 08.05.2024 Коллектив детского сада присоединилась к акции "Георгиевская лента"

-
"Аппликация ясадык" 08.05.2024 Җиңү бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштыруны дәвам итү, балаларда горурлык, ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватаныбыз тарихына патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән 9 нчы май Җиңү көненнә аппликация ясадык.

-
"Окно Победы" 06.05.2024

9 МАЯ – День Победы. Самый великий и радостный праздник. В этот день собираются ветераны, звучат поздравления, песни, все люди преклоняются перед Великим подвигом нашего народа. Дорого далась эта победа нашему народу, погибли более 20 миллионов человек на этой страшной войне, в каждой семье есть о ком вспомнить. Чтобы поблагодарить участников Великой Отечественной Войны, сказать им «Спасибо за героизм и стойкость» - наш детский сад принял участие в акции «Окна Победы». Сотрудники нашего детского сада приняли активное участие в этой акции. Мы украсили окна своего детского сада главными символами победы. Мы благодарим наших Героев и говорим им: «Спасибо за Победу! Спасибо за ваши подвиги, за наш мир! Спасибо за мужество, героизм, отвагу и смелость!
-
"Шашка уйныйбыз" 03.05.2024 Безнең балалар бакчасындагы балаларының иң яраткан уеннарының берсе ул шашка. Бу өстәл уены балаларның логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә. Шашка уйнау кечкенә балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә. Безнең төркемдә малайлар да, кызлар да шашка уйнарга ярата. Шашка уены буенча төркем эчендә без төрле ярышлар да үткәреп торабыз.

-
"Аппликация" 02.05.2024

Балаларны табигый материаллар, аларда иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү, төгәллек, түземлелек, пөхтәлек тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү максатыннан балаларыбыз белән борчактан аппликация ясадык.
-
"Тукай - безнең күңелләрдә" 26.04.2024

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Яраткан язучыбызның туган көне уңаеннан бакчабызда күп кенә чаралар уздырылды.Сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр, поделкалар ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Без Тукайны укыйбыз" әдәби марафонда катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең күңелләрдә горурлык һәм якты хис уята.
-
“Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” 25.04.2024 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Апаз авыл китапханәсе белән берлектә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” исемле әдәби кичә үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, балалар үзләре өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә” исемле шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче Рамилә Минҗанова балаларны Габдулла Тукайнын китапларыннан торган китап күргәзмәсе һәм китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырды. Шулай ук Габдулла Тукайга багышлап куелган һәйкәлләрнең кайсы шәһәрләрдә урнашканнары турында да сөйләп китте.














