Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 20 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
- "Чәчәкләр күзәтәбез" 05.09.2023 Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү;балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету,чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү максатыннан бакчабызда үсүче чәчәкләр белән таныштык. Киләсе елга утырту өчен чәчәкләрнең орлыкларын җыйдык.
- "Иртәнге уеннар" 04.09.2023 Уен балаларның иң яраткан шөгыле. Иртәнге якта һәрбер бала төрле уеннар белән мәшгуль булалар. Төрледән төрле шакмаклар, машиналар, конструкторлар, курчаклар белән уйныйлар. Фикерләү сәләтен үстерү өчен дидактик уеннар бик күп ярдәм итә. Гомумән алганда бала дөньяны уеннар аша танып белергә, күрергә өйрәнә.
- "1 нче сентябрь белем бәйрәме" 01.09.2023 Туган илнең һәр шәһәрендә, районында, авылында 1 нче сентябрь- Белем бәйрәмен каршы алдылар. Яңа уку елы укучыларны, балаларны кабаттан очраштырды. Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара. Сабыйларның шат авазы яңгырый, кулларында үзләредәй матур чәчәк бәйләме. Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче Сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара. Кечкенә генә булсалар да, рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.
- "Рәсемле китаплар карадык" 13.06.2023 Күп белергә теләсәң, Китап булыр кулыңда. Менә хәзер сүз башлыйбыз, Шул якын дус турында. Китап-бакча, андагы рәсемнәр шул бакчаның гөлләре. Бүген балалар белән бик кызыксынып матур, рәсемле китаплар карадык. Китапның битләрен ертмаска, саклап тотарга кирәклеге турында аңлатылды.
- "12 нче июнь -Россия көне" 09.06.2023 12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Шул уңайдан без балаларыбыз белән Рәсәй флагы ясап, аны өч төскә буядык. Ил көнебез һәрчак тыныч, күгебез аяз булсын дигән теләктә калабыз.
- "Иртәнге гимнастика" 08.06.2023 Иртәнге гимнастика балаларны савыктыру һәм тәрбияләү чарасы булып тора. Аның максаты- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, уңай эмоциональ тонус булдыру. Күнегүләр эшләү ихтыяр көчен таләп итә, үзсүзлелек тәрбияли, балаларны тәртипкә өйрәтә.
- "Дуслык турында сөйләштек" 07.06.2023 Сөйләм теле шөгылендә дуслык турында сөйләштек. Сөйләшү барышында мәкальләр кулланып, балаларның логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстердек. Балалар дус, тату яшәргә кирәклеген, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшенделәр.
- "Әвәләү эшчәнлеге" 06.06.2023 Төркемдә узган әвәләү эшчәнлеге балаларга кызыклы һәм файдалы узды. Эшчәнлектә балалар ирекле темага пластилиннан төрле әйберләр ясадылар. Хәрәкәтләнү ярдәмендә бармаклар эшчәнлеге үсте. Әвәләп ясау баланың күзаллавын, хәтерен, тою хисен, уйлау сәләтен үстерде. Балаларда хезмәт сөючәнлек, тырышлык сыйфатлары формалашты.
- "Өстәл уеннары" 05.06.2023 Балалар белән иң яратып уйнала торган уеннар-өстәл уеннары. Уен ярдәмендә балалар зирәклек, оешканлык, коллективта үз-үзен тота белү, җитезлек кебек маур сыйфатлар тәрбияләнә. Өстәл уеннары бала психикасына уңай йогынты ясый һәм балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, бергә күмәкләшеп уйнарга өйрәтә.
- "Бадминтон уйнадык" 02.06.2023 Куркынычсыз спорт төреннән саналган бадминтон ракеткасы тотып уйнау бакчабызда оештырылды. Бадминтон уены сетканың ике ягында бер-берсенә капма-каршы торган ике уенчы арасында уйнала. Уен барышында ике яклап төрле тизлектә очкан воланны күзәтү күз мускулларын ныгыта. Шуңа күрә без балалар белән саф һавада спорт белән шөгыльләнәбез.