Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Әвәләү шөгыле" 15.01.2025 Бүген балалар белән әвәләү шөгылендә кунакларга дип күчтәнәч ясадык. Балалар үз теләкләре буенча, алда өйрәнгән төрле ысулларны кулланып, таныш предметлар әвәләделәр. Балаларның үз теләкләре буенча эшләгән эшләре аларның мөстәкыйльлекләрен һәм иҗадилыкларын үстерергә ярдәм итә.
-
"Бездә бүген туган көн" 13.01.2025 Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар,бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Бүген балаларыбыз белән Фахрутдинова Ләйләне котладык.
-
"Новогодняя феерия" 13.01.2025 Поздравляем сотрудников детского сада, родителей наших прекрасных малышей! Наш детский сад занял 2 место за новогоднее оформление подведомственной территории в конкурсе "Новогодняя феерия"
-
"Кар яуганын күзәттек" 10.01.2025
Туган як табигате белән балаларны күзәтүләр эшчәнлеге аша тәрбияләүне дәвам итү, гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлык, аңа сак караш тәрбияләү максатыннан бүген балаларыбыз белән кар яуганын күзәттек.
-
2025 год в России объявлен Годом защитника Отечества 09.01.2025
Это решение принято в честь 80-летия Победы в Великой Отечественной войне и в знак уважения к участникам специальной военной операции. «В 2025 мы будем отмечать 80-летие Великой Победы. В связи с этим предлагаю объявить 2025-й год Годом защитника Отечества в честь наших героев и участников специальной военной операции сегодня и в память о подвигах всех наших предков, сражавшихся в разные исторические периоды за Родину во славу наших отцов, дедов, прадедов, сокрушивших нацизм», — заявил Владимир Путин на заседании Госсовета в Кремле 20 декабря 2024 года. Год защитника Отечества 2025 – это не просто календарная дата, а символ национального единства и патриотизма. Это выражение глубокой признательности тем, кто защищал и продолжает защищать суверенитет и безопасность нашей страны. За основу логотипа взято изображение монумента «Родина-мать зовет!» на Мамаевом кургане в Волгограде, эмблема содержит георгиевскую ленту, слово «Победа!» и число «80». 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу карар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт йөзеннән кабул ителде. "2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуңа бәйле рәвештә 2025 нче елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм, - дип белдерде Владимир Путин 2024 елның 20 декабрендә Дәүләт Советы утырышында. Ватанны саклаучы елы 2025 - ул календарь дата гына түгел, ә милли бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек символы. Бу безнең илнең суверенитетын һәм куркынычсызлыгын яклаучыларга тирән рәхмәт белдерү.
-
"Бакчабыз яңа елны каршы алырга әзер" 28.12.2024 Балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән бакчабыз сихри дөньяга әверелде.... Бакчада әкият туды: матур кышкы тәрәзәләр, төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршылар каршы ала. Шулай ук кабул итү бүлмәсе, урам территориясен бизәүдә күп көч куелды. Уртак хезмәт нәтиҗәсе балалар күңелендә онытылмаслык хәтирә, яңа ел кәефен булдырыр дип өметләнәбез!
-
"Бакчабызда Яңа ел бәйрәме" 27.12.2024
27 нче декабрь көнне безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмен үткәрдек. Яңа елны каршылау безнен балалар өчен аеруча зур шатлыклы вакыйга, чөнки балалар бакчасында, үткәрелгән Яңа ел кичәсе, истә калырдай зур бәйрәм ул! Бәйрәмнең күңелле хатирәләре балада гомер буена кала. Без бәйрәм кичәсе өчен сценарий төзедек. Бәйрәм иртәсе күңелле җырлар, шигырьләр, кызыклы бию номерлары белән узды.
-
"Чыршы бизәдек" 25.12.2024 Бүген балалар белән чыршы бизәдек. Балалар бик сөенеп, шатланып чыршыны матур уенчыклар белән бизәп куйдылар. Хәзер инде балалар Кыш бабайның килүен зарыгып көтәләр.
-
"Әвәләү шөгыле" 24.12.2024 Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше. Балалар аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны чынбарлыктагы кебек кабул итә, хис-кичерешләрен тулаем ача. Бүген балалар белән пластилиннан чыршы ясадык. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый, төрле күнекмәләр ясала. Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә,кул белән тоярга тиеш.
-
"Миләш агачын күзәтү" 23.12.2024
Миләш турында информация туплау, аның, файдалы якларын өйрәнү, аларга сакчыл караш булдыру максатыннан балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында миләш агачын күзәттек. Ни өчен без бу теманы сайладык соң? Безнең туган ягыбызда миләш агачы бик күп. Нинди агач соң ул миләш? Ул кайларда үсә? Аның нинди файдалы яклары бар? Бу агач турында балаларга күбрәк мәгьлүмат бирәсебез килде.