Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"Иртәнге гимнастика"
Опубликовано: 10.10.2024
Иртәнге гимнастика балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләүнең кыйммәтле чарасы булып тора. Иртәнге гимнастика белән системалы рәвештә шөгыльләнүче балаларда йокымсырау халәте югала, күтәренкелек хисе барлыкка килә, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшчәнлек сәләте арта. Иртәнге зарядка баланың организмын «уятырга», аны нәтиҗәле итеп көйләргә, мускул системасына күпкырлы, әмма уртача тәэсир итәргә, организмның йөрәк, сулыш һәм башка функцияләре эшчәнлеген активлаштырырга, эчке органнар һәм тойгы органнары эшен стимуллаштырырга, дөрес позиция, Яхшы йөрү формалаштыруга ярдәм итәргә, яссы аяклылык барлыкка килүен кисәтергә тиеш. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана. Иртәнге гимнастика балалар бакчасында оешкан рәвештә көн башларга мөмкинлек бирә, көн режимын төгәл үтәүгә ярдәм итә.
К списку новостей