Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"18 нче сентябрь - бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне" 18.09.2024
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү - тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль. Балалар бакчасында бала элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, ә юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның иң мөһим кагыйдәләренә дә өйрәнә.Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында бүген безнең балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «юл табышмаклары» квест - уены булып узды.
-
"18 нче сентябрь - бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне" 18.09.2024 Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балаларыбыз белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чара узды. Безнең чарада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртелде.. Уртак эшчәнлек барышында балалар белән әңгәмәләр һәм уен ситуацияләре үткәрелде: «кечкенә җәяүлеләр кагыйдәләре», «урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре», «һәр җәяүле истә тотарга тиеш»...Юл буенча булган юл билгеләре белән якыннан таныштык.
-
"18 нче сентябрь - бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне" 18.09.2024 18 сентябрь көнне Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында бакчабызда әти-әниләребез өчен мәгьлүмат-памяткалар таратылды
-
"Су буена экскурсиягә" 17.09.2024 Ел саен көз көне балалар белән табигатькә, су буйларына экскурсиягә бару безнең бакчаның традициясе булып тора. Бу ял итү, тәэсирләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Экскурсия вакытында балалар чын табигый дөнья белән аралашу тәҗрибәсе алалар, туган якның матурлыгын сакларга, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар. Бүген дә без балаларыбыз белән су буйларын күзәтеп, табигатькә сокланып кайттык.
-
"Сердце для солдата" 16.09.2024 Воспитанники нашего детского сада присоединились к акции "Сердце для солдата"
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 13.09.2024 Балаларны турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү, кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү, эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан балаларыбыз белән кисеп ябыштыру шөгылендә йөрәкләр ясадык.
-
"Уен площадкасында" 12.09.2024 Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.
-
"Апробация модели оценки компетенций воспитателей ДОУ" 11.09.2024 Наш воспитатель Нигметзянова Лилия Гаптелахатовна прошла экзамен апробацию моделей оценки компетенций воспитателей дошкольных образовательных организаций Республики Татарстан
-
"Янгын куркынычсызлыгы щиты белән таныштыру" 10.09.2024
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм өйдә ата-аналар зур игътибар бирергә тиеш булган мөһим сорауларның берсе. Авыр хәл килеп чыкканда һәм аны булдырмау өчен грамоталы тәртип тормышны саклап кала ала. Янгын куркынычсызлыгын өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Бала балачактан ук янгынның матди кыйммәтләргә генә түгел, ә кешеләрнең тормышына да куркыныч булган куркыныч күренеш булуын, шырпыларның уенчык булмавын белергә тиеш.Балаларыбыз тәрбиячебез белән берлектә балалар бакчасы территориясендә янгын сүндерү щитын карап, янгын куркынычсызлыгы белән таныштылар. Балалар янгын сүндерү әйберләренең максатларын белделәр һәм аларның исемнәрен ныгыттылар, утны сүндерү чаралары белән таныштылар. Ә иң мөһиме, балалар кечкенә шаяртудан зур бәла булачагын аңладылар.
-
"Көзге агач яфракларын күзәтү" 09.09.2024 Балаларның яфраклы агачлар турындагы күзаллауларын камилләштерү, сүзлек запасын арттыру, активлаштыру,сөйләм телен хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр белән баету, танып белү үзенчәләген, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен үстерүне камилләштерү, агачлар дөньясына сакчыл караш, алар турында кайгыртучанлык теләге тәрбияләү максатыннан көндезге саф һавада йөрү вакытында яфракларны күзәттек.